6 февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында "Солдатка аш" акциясе кысаларында Лесхоз бистәсе халкы белән токмач кисү оештырылды. Һәр катнашучы үз көчен, вакытын җәлләмичә, кирәк-яракларны өеннән алып килеп, изге теләкләрен тели-тели, җан җылысын салып башкарды бу эшне. Алар арасында солдат аналары да бар иде. Һәркем үз хис-кичерешләрен, яңалыкларын сөйләп, вакытның үткәне дә сизелмәде. Үз күңелен биреп, туган җир җылысын салып әзерләнгән ризыгыбыз солдатларыбызга аш булсын. Һәрберебез ил афәтенә битараф булмыйча, бердәм булып, җиңүне якынайтыйк! Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Изге эшебез дәвамлы булсын.