7 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы «Тулган ай» фольклор коллективы «Гомерләр кайтавазы» дигән концерт оештырды. Бу чара «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен үткәрелде. Концерт «Хатфә» халык җырына театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Коллективта катнашучылар традицион җырлар, биюләр, күңел җырларын гармунга һәм мини-постановкаларга кушылып, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Мондый вакыйга буыннар арасындагы элемтәне ныгытып кына калмый, ә бәлки үзәктә җылы атмосфера тудырырга ярдәм итә, кешеләрнең йөрәкләрен шатлык һәм өмет белән тутыра.