ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

 13 март көнне Лесхоз мәдәният йортында "Сәйлән" балалар театр түгәрәгенә йөрүчеләр өчен концертта уңышлы чыгыш ясау уңаеннан күңел ачу программасы үткәрелде. Бу клуб берләшмәсе күптән түгел генә үз эшчәнлеген башлап җибәде һәм аңа 3 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар бик теләп йөри. Балалар өчен кызыклы уеннар, лотерея һәм чәй эчү оештырылды. Чара башында түгәрәк җитәкчесе Г.Зиннәтуллина үз укучыларын премьера белән котлады һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Балалар бу көнне рәхәтләнеп ял иттеләр, аралаштылар, тагын да ныграк якынлаштылар, бердәм команда булуның мөһимлеген тойдылар. Шулай итеп, чара җылы, дустанә шартларда узды, балаларга бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

13 март көнне Шәмәрдән мәдәният йортында балалар өчен «Вязание крючком» мастер-классы булды. Чара катнашучыларның иҗади сәләтләрен һәм вак моторикасын үстерү өчен оештырылды. Белгечләр ыргак белән бәйләү техникасы турында җентекләп сөйләделәр, төп алымнарны һәм бизәкләрне күрсәттеләр. Укучылар игътибарына бәйләү өчен төрле төрдәге эрләү һәм инструментлар тәкъдим ителде. Мастер-класс барышында һәр бала мөстәкыйль рәвештә кечкенә мунчаланы бәйли алды. Балалар, иҗади инициатива һәм фантазия күрсәтеп, кул эшләренең яңа төрен бик теләп үзләштерделәр.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

12
март, 2025 ел
чәршәмбе

12 март көнне Лесхоз мәдәният йортында яшьлэр һәм яшүсмерләр арасында наркотик матдәләр куллануны профилактикалауга юнәлдерелгән "Просто скажи – Нет "дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде. Очрашуның максаты булып яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең наркоманиянең зыяны турында күзаллауларын киңәйтү, наркоманияне авыру буларак күзаллауларын формалаштыру, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен мотивацияләү торды. Чарада катнашучылар наркоманиянең хәзерге заманның актуаль проблемасы булуын расладылар, наркотик матдәләрнең барлыкка килү тарихын барладылар, илебездә наркотиклар таралуның статистик мәгълүматлары, шулай ук яшьләр арасында наркотиклар куллануның сәбәпләре турында фикер алыштылар. Яшьләрнең тормышын сызып ташларга мөмкин булган заман күренешләре турында фикер алыштык. Алга таба балалар наркотиклар аркасында гомерләре өзелгән атаклы кешеләрнең мисалларын, шулай ук яшүсмерләр аркасында тормышта гаять зур биеклеккә ирешкән яшьләрнең заманча кумирлары мисалларын китерделәр.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

 Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Җиңү совет халкына кыйммәткә төште. Шуңа күрә Россия гражданнарының, бигрәк тә яшь буынның, үз илебез тарихын өйрәнүе һәм төрле вакытта Ватаныбызны саклаган геройлар истәлеген саклавы бик мөһим.

 Тенеки авыл клубында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тематик почмак ясалды. Бу почмак әлеге истәлекле датаның мөһимлеген искә төшерү, халкыбызның героик үткәне турындагы истәлекне саклау һәм үсеп килүче буында тарихка хөрмәт тәрбияләү өчен булдырылган. Анда Бөек Ватан сугышы сәбәпләре, төп этаплар, 9 Май бәйрәме һәм әлеге дата белән бәйле төп символлар турында мәгълүмат бирелгән.

 Шулай ук почмакта фотогалерея һәм Бөек Ватан сугышы якташлары, Әфган һәм Чечен сугышлары, СВО катнашучысы турында мәгълүмат урнаштырылган.

Хәтерлибез, кайгырабыз, горурланабыз, хөрмәт итәбез! / почмак тулылана/

Тэги: Тенеки авыл клубы

12 март көнне Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Ак калфак» клубы әгъзалары өчен дини кичә үткәрелде. Рухи һәм гореф – гадәтләр белән тулыланган чара изге Рамазан аенда көндезге уразаның бетүен күрсәтүче кичке аш Ифтары белән дәвам итте. Кичә Изге Коръәнне ачучы "Әл-Фатиха" сүрәсен укудан башланды.. Аннары чарада катнашучылар (вәгазь), «Әл-Фатиха " сүрәсенең әһәмияте турында лекция тыңладылар, уртак намаздан соң Рухият турында әңгәмә, ислам традицияләре турында сөйләүләрне дәвам иттеләр. «Ак калфак» клубында катнашучыларның ИМАН, МӘХӘББӘТ һәм шәфкатьлелек турындагы чыгышлар кичәгә аерым бер мохит өстәде. дини кичә һәм аннан соңгы ифтар мәҗлесе иманны һәм рухи кыйммәтләрне ныгыту өчен генә түгел, ә аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм бер-береңә ярдәм итү өчен дә менә дигән сәбәп булды.

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

12 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр белән берлектә, «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Гомерләр кайтавазы» концерты оештырдылар. Концерт программасы бай һәм күптөрле иде. Концертта катнашучылар башкаруында традицион халык җырлары да, заманча композицияләр дә яңгырады. Тамашачылар таныш көйләргә рәхәтләнеп җырладылар һәм башкаручыларга алкышлар белән ярдәм иттеләр. Тамашачылар барлык катнашучыларга ярдәмнәре һәм актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

12 март көнне Шәмәрдән мәдәният йортының спорт залында «Салават күпере» балалар бакчасының «Азбука здоровья» дигән сәламәтлек сәгате оештырылды. Чараның максаты балаларда сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллаулар формалаштыру һәм аларның физик сәламәтлеген ныгыту иде. Сәламәтлек сәгате барышында балалар гигиена һәм сәламәт туклануның төп кагыйдәләре белән таныштылар. Җитезлекне, көч һәм чыдамлыкны үстерүгә юнәлдерелгән актив уеннарга һәм күнегүләргә зур игътибар бирелде. Балалар төрле күнегүләр ясап, сикерү, туп һәм гантельләр белән рәхәтләнеп уйнадылар. Чара күңелле һәм дустанә атмосферада узды, «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген ныгытуга һәм уңай эмоциональ кәефенә ярдәм итте.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

11
март, 2025 ел
сишәмбе

11 март көнне Сулэ авыл клубында «бильярд уены»уздырылды. Бильярд-ул спорт кына түгел, ул мавыктыргыч интеллектуаль уен. Ул җитезлекне, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм тактик фикерләүне үстерә. Уен барышында балалар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, һәркем көндәшләрен җиңәргә теләде, ә жанатарлар дусларын хуплады. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Яшьләрнең бу спорт төре белән кызыксынуын югалтмавы шатлыклы, чөнки төгәллек, нык кул, яхшы күз үлчәүчәнлек, стратегик фикерләү һәрвакыт бәядә булды һәм булачак та.

Тэги: Сулэ авыл клубы

11 март көнне Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Ак калфак "клубы әгъзалары өчен тәсбих ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Хезмәткәрләр мөселман тәсбихләре турында сөйләделәр, аларны кайчан һәм кайда кулланалар һәм алар нәрсәдән ясалган. Тәсбихләр ясау өчен түбәндәге инструментлар кирәк булган: нык капрон җеп, чук өчен мулине җеп, бусинкалар, арадаш бусинкалар һәм кул эшләре өчен башка материаллар. Барысы да бик теләп мастер-класста катнашты, Әзерләнгән тәсбихләрне хатын-кызлар Ураза бәйрәменә туганнарына һәм якыннарына бүләк итү өчен үзләре белән алып киттеләр. Мастер-класстан соң чарада катнашучыларның барысы да тәм-томнар белән чәй эчтеләр.

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

 

Мишәбаш авылы мәдәният йортында Евлаштау китапханәсе, балалар бакчасы белән берлектә , халыкара хатын-кызлар көненә һәм изге Рамазан аена багышланган бик матур, тэрбияви чара үткәрелде.

Бәйрәм кичәсе рамазанның рухи әһәмиятен – шәфкатьлелеген искэ төшерүче Коръән сүрәләрен укудан башланды. Чара барышында хатын – кызларны якынлашып килүче бәйрәм-Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, чакырылган авылдашлар, Туган жиребездэ тизрәк тынычлык урнаштыру һәм якташларының исән-сау кайтуын сорап дога кылдылар.

Әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештырырга материаль ярдэм иткэннэре өчен иганәчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Тэги: Мишәбаш мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International