15 июнь көнне мәдәният хезмәткәрләре мәчет белән берлектә Курсабаш авылында мөселман балалар сабантуе үткәрделәр. Бәйрәмне авылның имам хатибы Рәдиф хәзрәт ачып җибәрде. Балалар намаз, Коръән сүрәләре укыдылар.
Милли уеннар, ярышлар балаларга бик күп уңай эмоцияләр һәм позитив диңгез бүләк итте.
Сабантуй мәйданында бәйрәм кәефе тудырып, музыка яңгырады. Чара кызыклы һәм бай күңел ачу программасына ия булды.«Кашыкта йомырка белән йөгерү», «чүлмәк вату», «Капчыкларда йөгерү»уеннары күңелле һәм дәртле узды.Балалар сабантуе барлык катнашучыларга җәй буе күтәренке кәеф бирде.
14 июнь көнне Эзмә мәдәният йорты мөдире. Саматов З. Б Урта Нырты авылында мәчет ачу тантанасын алып барды. Чарада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов һәм Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты.
14 июнь көнне Байлар Сабасында беренче мәртәбә «хәләл Фест»фестивале узды. Фестиваль ачылышында бик күп кунаклар катнашты, алар арасында Җәлил хәзрәт Фазлыев та бар иде. Эзмә мәдәният йорты мөдире З.Б. Саматов фестивальдә музыкаль номерлар белән катнашты һәм тантаналы ачылыш алып барды. Чара халәл продукциясе ярминкәсе, уеннар һәм балалар өчен мастер-класслар белән дәвам итте.
Җәй-елның иң матур вакыты, балаларның яраткан вакыты .14 июнь көнне Туктар авыл клубы балалар белән табигатькә экскурсия оештырды, анда без "крокодил" һәм "Ал кирәк-гол кирәк"не уйнадык. Яңа Чишмәне карадык, аның территориясен чистарттык. Тәм-том белән сыйландык һәм вакытны яхшы уздырдык.

8 июнь көнне Мичән авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре Мичән авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә "Сабантуй" татар милли бәйрәмен оештырдылар һәм уздырдылар. Рәсми өлештә "Саба" ҖЧҖ директоры Шәймәрданов Р.Р., Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.А. котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Күпьеллык традиция буенча, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен майданда хөрмәтләделәр һәм тырыш хезмәтләре өчен бүләкләделәр. Мәдәният хезмәткәрләре Сабантуйның кереш өлешендә һәм милли уеннарны оештыруда актив катнаштылар. Бәйрәм барысында да якты һәм уңай тәэсирләр калдырды.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }strong { font-weight: bold }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }
7 июньдә иң якты һәм көтеп алынган халык бәйрәмнәренең берсе, Сабантуй, "Сабантуй" спорт комплексында узды. Язгы кыр эшләре тәмамлануны символлаштыручы бу тантана традиция буенча меңләгән кунакны һәм катнашучыны җыя. Мастер- класслар мәйданчыгында Иске Мичән м/й мөдире һәм Яңа Мичән м/й ның сәнгать җитәкчесе «Токмач кисү» буенча мастер-класс үткәрделәр.
Чара барышында барлык кызыксынучыларны матур татар традициясе - токмач кисү белән таныштырдылар, камыр әзерләү серләрен ачтылар һәм аны ничек нечкә итеп кисәргә һәм аш пешерергә икәнен сөйләделәр. Сабантуй кунаклары мастер- класста бик теләп катнаштылар, сораулар бирделәр.

Теләге булганнар шунда ук әзер продукцияне — тәмле токмач сатып ала алдылар.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }strong { font-weight: bold }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }
10 июнь көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре үсеп килүче буын арасында наркоманияне профилактикалау максатыннан "Кояшкай" мәктәп яны лагере балалары өчен наркотик матдәләрнең зыяны турында профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Балаларга төрле наркотиклар куллануның аянычлы очраклары, гамәлдәге наркотикларга каршы законнар һәм шундый хокук бозулар өчен каралган җаваплылык турында сөйләделәр.
Аеруча СНЮС дип аталган тәмәкегә игътибар иттеләр. Укучыларның бу тәмәке төренең зарарсыз булуы турындагы фикерләрен юкка чыгардылар һәм аны кулланучыларның нинди нәтиҗәләргә очравы турында сөйләделәр.
Очрашу ахырында мәдәният хезмәткәрләре балаларга наркотик һәм психотроп матдәләр кулланудан ничек сакланырга кирәклеге турында киңәшләр бирделәр, мөмкин кадәр күбрәк спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш иттеләр.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }strong { font-weight: bold }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }
12 июнь көнне бөтен ил Россия көнен бәйрәм итә. Яңа Мичән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре халык арасында дәүләт символикасын тарату максатыннан "Россия триколоры" дигән урам акциясе оештырды. Мәдәният хезмәткәрләре авылдашларга Россия флагы төсләре төшерелгән тасмалар тапшырды һәм аның тарихы һәм әһәмияте турында сөйләде. Акция җирле халыкта зур кызыксыну уятты.