14 нче августта Олы Нырты, Килдебәк мәдәният йорты, Язлы Арташ, Зур Арташ һәм Чабья-Чурчи мәдәният хезмәткәрләре бергәләп «Дуслык» агитбригадасы булып чыгыш ясадылар. Игенчеләр алдында алар туп-туры басуга чыктылар. Көн-төн эшләүче комбайнчылар, аларның ярдәмчеләре һәм шоферлары җыелган бөртекне ындырга ташыйлар иде. Агитбригада әгъзалары игенчеләргә үзләренең иң яхшы җырларын бүләк иттеләр, шигырьләр аша иң җылы теләкләрен ирештерделәр. Гармунчы Радик Локмановның дәртле көйләренә алдынгы комбайнчылар рәхәтләнеп җырладылар. Авыл хезмәтенең намусы һәм яшәү мәгънәсе турындагы җырлар һәркемне үткән юлга борылып карарга, үз эшләрен бәяләргә һәм яшәешнең асылы турында уйларга мәҗбүр итә. Бигрәк тә өлкәннәр белән беррәттән, кырда яшьләр дә тырыш хезмәт куюы сөендерә. Алар игенчеләребезнең чын гимнына әверелгән «Чайкала иген кырлары» дигән җырны зур канәгатьлек белән күтәреп алдылар. Бу искиткеч очрашу һәр кешенең күңелендә җылы хисләр калдырды.