"Фермерда кунакта"экскурсиясе

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

13 августта Иштуган авыл мәдәният йорты белгече Әхмәдуллиннар гаилә фермасына кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе оештырдылар. Алар искиткеч кешеләр, биредә  үз көчләре белән нык крестьян хуҗалыгы булдырганнар, аларның продукциясе безне югары сыйфаты белән сөендерә. Үзләренең хезмәт сөючәнлеге һәм туган җиргә мәхәббәт нәтиҗәсендә алар һәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Хуҗалык хезмәткәрләре балаларга хайваннар, аларның биологик үзенчәлекләре, аларны ашату һәм карау процессы турында җентекләп сөйләделәр. Бу мәгълүматны дәреслектән алу кыен, аны хайваннар белән аралашканда гына алырга була. Уңайлы һәм җылы сыер абзарында бик күп сыер һәм бозаулар асрала. Без сыерларны ашату процессын күрдек. Саву цехында булганнан соң, сөт алу һәм куллану, саклау  процессы һәм саву аппаратлары белән таныштылар. Балалар экскурсиядән бик канәгать калдылар. Алар бу чарадан зур тәэсирләр белән кайттылар һәм  өйләренә үзләренең әти-әниләре белән уртаклашырга ашыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International