ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Элекке вакытлар турында сөйли башлагач, балалар әкият дөньясына чума.Бүген,19 гыйнварда, Кече Шинар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балаларга татар халык әкиятләре сөйләделәр. Әкият иленә сәяхәт бик күңелле дәвам итте.Балалар үзләренең әкиятләрен сөйләделәр.Алар тормыш авырлыкларын җиңеп була икәненә тагын бер кат инандылар.Аннары бирем бирелде: яраткан әкият геройларын буяу.

Тэги: Кече-Шиңар мәдәният клубы

19 гыйнварда Кече Шинар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре район мәдәният йортында, "Ак калфак" клубы әгъзалары өчен "Яңа ел маҗаралары" дигән яңа ел тамашасына культ-поход оештырдылар

Тэги: Кече-Шиңар мәдәният йорты

Цирк-балачак әкиятләренең тылсымлы дөньясы. 19 гыйнварда Килдебәк мәдәният йортына Пензадан цирк килде. Балаларга клоун төрле күңелле тылсымнар күрсәтте. Цирк, елмаю, шатлык, ләззәт, яхшы кәеф һәм, әлбәттә, күп уңай эмоцияләр бирә торган балалар өчен күңелле бәйрәм, һәм ул озак вакыт хәтердә тылсымлы булуы белән күңелдә кала торган!!! Бу циркта бик күңелле булды, балалар гына түгел, ата-аналар да шатландылар, балалары белән бергә балачакка кайттылар. Тамаша һәркемгә ошады.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

11 гыйнвар көнне елда иң «әдәпле» даталарның берсе дип атарга була, чөнки Халыкара «Рәхмәт» көне билгеләп үтелә. Рәхмәт-кешеләр кичерә торган иң яхшы хисләрнең берсе. Без бер-беребезгә көн саен, зур һәм кечкенә сәбәпләр буенча рәхмәт белдерәбез. Ул балаларга яхшы  гадәтләр турында искәртергә һәм көндәлек аралашуда этикет кагыйдәләрен үтәргә өндәргә тиеш. Иштуган авыл мәдәният йортында  «Рәхмәт көне» дип исемләнгән танып-белү программасы үтте.Анда балалар белән “Рәхмәт” көне турындагы тарих белән таныштылар , әдәпле матур сүзләр турында сөйләштеләр, табышмаклар чиштеләр, “Сүзне дәвам ит», «Тылсымлы сүзләр»,  «Игътибарлы бул», «Ситуация» һәм башка уеннар уйнадылар. Балалар бу сүзнең төрле телләрдә ничек яңгыравын белделәр.Дуслык  һәм яхшылык турында видеоролик карадылар.Чара ахырында балаларга актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр,кешеләргә  “Рәхмәт” сүзен әйтергә онытмаска куштылар.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

19 нче гыйнвар Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина «Салават күпере» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Зимние узоры» дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрде. Чара барышында балалар рәхәтләнеп сөйләштеләр һәм кыш турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Балалар кышкы матур көннәргә багышлап матур рәсемнәр ясадылар. Шулай ук балалар өчен хәрәкәтле уеннар да оештырылды. Барлык бәйге темасын тылсымлы итеп, елның бу вакытының мизгелләрен үз рәсемнәрендә матур итеп тапшыра алдылар. Барлык катнашучыларга да бүләкләр һәм татлы призлар тапшырылды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

19 гыйнвар конне Елыш авыл клубында "Кем беренче?" дигэн исем астында остэл уеннары уйналды. Остэл уеннары вакытында балаларнын бер- берсе белэн дуслашып аралашалар, вакытларын кунелле уздыралар. Уенга азарт барлыкка килэ. Балалар бергэлэшеп "Нарды", "Домино", "Шашка" уеннарында коч сынаштылар. Килэчэктэ дэ балаларда остэл уеннарын уйнау буенча кызыксыну кимемэсен дигэн телэктэ калабыз.

Тэги: Елыш авыл клубы

18 гыйнварда Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина Шәмәрдән лицееның 2 «Г» сыйныфы укучылары өчен РФдә педагог һәм остаз елына багышланган «Мир школы глазами детей» дигән әңгәмә үткәрде. Педагог һәм остаз елы педагогларның иҗади һәм һөнәри потенциалын үстерү, һөнәрнең социаль абруен күтәрү өчен игълан ителде. Чара башында алып баручы педагог һөнәренең ни дәрәҗәдә мөһим булуы, укытучы эшенең укучылары өчен һәм аларның уңышлы киләчәге өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләде. Яшь укучылар үз укытучыларының хезмәтен күбрәк аңласын өчен, аларга төрле биремнәр бирелде, алар зур уңыш белән башкардылар. Алга таба балалар җылы, дустанә әңгәмәдә үзләренең яхшы ниятләре белән уртаклаштылар һәм барысы бергә «Мир школы глазами детей» дигән темага стена газетасын ясадылар. Чара «Первый раз, в первый класс» мультфильмын карау белән тәмамланды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Һәрнәрсәнең үзенә хас матурлыгы була, аны күрә белергә, аның белән ләззәтләнә белергә генә кирәк. Менә кышкы көн. Кышның колакны чеметтереп ала торган суыклары булса да, ул матур. Кышның үзәкне өзә торган ачы җилләре булса да, аның үз яме бар. Күз алдыгазда  гына китерегез. Кышның җилсез көне. Яфрак-яфрак кар ява. Ак күбәләктәй карлар, куыша-куыша, җир өстенә куналар.  Алар балаларның алсу битләренә, озын керфекләренә куна. Куна да эри. Ә чана шуучы балалар шуңа куаналар. Кышкы саф һаваны күкрәкләренә тутырып, бер сулыйлар да, күзләрен йомып, башларын өскә күтәрәләр. Кар төшә. Кар өелә. Менә шушы кышкы матурлыкны 18 январь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмэткәрлэре оештырган "Кышкы  табигать" дигән рәсем конкурсында балалар узләренен хыялларын  сурәтләделэр. Балалар кышкы табигатькә карата үз мәхәббәтләрен белдерә алдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

17 гыйнварда Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина «Теремок» балалар бакчасы балалары өчен «Мы друзья природы» дигән танып белү сәгате үткәрде. Чараның максаты: балаларның экологик проблемалар турында күзаллауларын киңәйтү, табигатькә һәм бөтен тереклеккә сак караш тәрбияләү иде. Танып белү сәгате барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга, кешенең әйләнә – тирә мохиткә йогынтысын һәм уртак йортыбыз-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Алга таба, балалар экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар, кешенең әйләнә-тирәсез яши алмавын ачыкладылар. Чарада катнашучылар табигатьтә зарарлы, кирәкмәгән үсемлекләр һәм хайваннар булмавын гаҗәпләнеп белделәр, алар барысы да тыгыз бәйләнгән, үзенчә матур һәм файдалы. Шулай ук уен формасында балалар «Экология» темасына төрле биремнәр чиштеләр, алар анда зур кызыксыну белән катнаштылар. Чара дусларча әңгәмә һәм йомгак ясау белән тәмамланды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

  Текстиль курчаклар ясау-бик кызыклы һөнәр төре. Мондый курчаклар балалар уеннары өчен дә, эчке бизәү өчен дә кызыклы булачак, шуңа күрә курчаклар төрле категория кешеләр өчен ясалырга мөмкин. Үз кулларың белән ясаган курчакны дусларыңа , якын кешеләреңә бирергә мөмкин. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган мастер класс өйдә уйнау  өчен чүпрәк  курчакларны ничек ясарга икәнен күрсәтте. Текстиль курчак тегү өчен кирәк булачак әйберләр алдан әзерләнде : тән һәм баш тукымасы өчен калын мамык трикотаж,  бизәнү әйберләре, нечкә кием тегү өчен , нечкә төрле тукымалар әзерләнде. Йөз өлешен тегү өчен, тукыманың тән  төсендә булуы   киңәш ителә; тукыма тонындагы тегү җепләре; бит чигү өчен төсле чүпрәк яки тукыма буенча акрил буяулар; курчак киеме өчен тукымалар; чәч өчен ясалма җепләр, аларны мамык яки йон җеп белән алыштырырга мөмкин; үткен кайчы, энә, кадаклар, тимер чыбыклар курчак т еккән вакытта – барысыда эшкә ярый. Үз кулларың белән ясалган курчакны  гаиләдәге һәркемгә бүләк итеп , сөендерергә мөмкин 

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International