ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Бүген Кече Шыңар авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә  "Каз каурыеннан майлавыч"туку буенча мастер-класс узды. Чара башында майлавыч белән куллану турында сөйләделәр һәм аның барлыкка килү тарихы турында һәм чүпрәкләр туку серләре дә белделәр. Яшь буын үз халкының гореф-гадәтләрен белергә һәм истә тотарга тиеш. Ахырда барлык майлвычлар үзләренә калды.Бергә утырып чәй эчтеләр. Барысы да канәгать калды.

Тэги: Кече-Шиңар мәдәният клубы

19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Элекке вакытлар турында сөйли башлагач, балалар әкият дөньясына чума.Бүген,19 гыйнварда, Кече Шинар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балаларга татар халык әкиятләре сөйләделәр. Әкият иленә сәяхәт бик күңелле дәвам итте.Балалар үзләренең әкиятләрен сөйләделәр.Алар тормыш авырлыкларын җиңеп була икәненә тагын бер кат инандылар.Аннары бирем бирелде: яраткан әкият геройларын буяу.

Тэги: Кече-Шиңар мәдәният клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International