13 январьдан 14 нә каршы төндә һәр елны Искечә Яңа ел исеме астында кабаттан Яңа ел ишек кага. Бу бәйрәмгә Югары Шытсу мәдәният йортында китапханәче белән берлектә 13 январь көнне “Искечә Яңа ел ритмында” дигән ял кичәсе үтте. Кичә авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. котлавы белән башланып китте. Чарада катнашучылар белән биюләр, конкурслар оештырылды, Искечә Яңа ел тарихы белән таныштырылды. Шулай ук Яңа ел җырлары, шигырьләре яңгырады. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да килде. Алар уеннар, бүләкләр алып килделәр. Һәркем уеннарда бик теләп катнашып, Кыш бабайдан бүләкләр алдылар. Чара дискотека белән тәмамланды.
16 гыйнварда Шәмәрдән «Үсеш» лицеенда «Саба дулкыннары» - «Мәктәп-TV» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре булды. Бу төшерүгә Шәмәрдән авылының төрле түгәрәкләренә йөрүче егетләр чакырылган иде. Шулай ук төшерүдә Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме катнашты. Анда алар «Юри гена» дигән татар биюе белән чыгыш ясады. Һәр катнашучы үз талантларын күрсәтә алды.
13 гыйнварда Шәмәрдән авылының үзәк мәйданында «Яңа ел иске буламы...?» дигән чыршы ябылу тантанасы булып узды. Бәйрәм программасын Шәмәрдән авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм «Акварель» халык бию төркеме катнашты. Чарада шулай ук Мичәнбаш клубы мөдире А.Б.Гаврилова катнашты. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланды. Аннан соң авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев котлау сүзе белән чыгыш ясады. Аннары 2022 ел нәтиҗәләре буенча волейбол җиңүчеләрен һәм Шәмәрдән мәдәният йорты тормышында актив катнашкан оешмаларны бүләкләделәр. Чара концерт программасы, кызыклы уеннар һәм конкурслар белән дәвам итте. Өлкәннәр дә, балалар да бик теләп катнашкан биюләр, күңелле җырлары, уеннар, әлбәттә, әйлән-бәйлән бәйрәмне озатып йөрде.
Кыш-елның иң тылсымлы һәм гадәти булмаган вакыты, анда күк суык бизәкле кар бөртекләренә әверелә, ә кешеләрнең йөзләрендә алсу кызару барлыкка килә. Кыш күпләрнең иң яраткан ел фасылы . 15 гыйнварда Олы Нырты мәдәният йорты белгечләре ,балалар өчен ,ачык һавада «Әбәкле», «Кем тизрәк», «Флаглы » дигән хәрәкәтле уеннар белән «Янәшәдә дуслар булганда» дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Дуслар белән уйнау-балаларның яраткан эше. Мәдәният хезмәткәрләре балаларны дуслары белән аралашырга, бергәләп күңел ачуга чакырдылар. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, бер-берсе белән җитезлектә ярыштылар, уеннар уйнадылар. Чара барышында балалар активлык, мөстәкыйльлек күрсәттеләр. Кышкы салкын көндә саф һавада уйнау бик кызыклы булды Уен ахырында балалар татлы бүләкләр алдылар.
Укытучы хонэре дэрэжэле хэм хэр вакыт кирэкле хонэр. 2023 ел Россиядэ укытучылар хэм остазлар елы дип игълан ителде. Элеге унайдан 15 гыйнвар конне Елыш авыл клубында "Барысы да алар турында" дигэн исем астында мэгълумэт сэгате уздырылды. Клуб модире балаларга укытучыларнын хезмэте турында тирэн эчтэлекле чыгыш ясады. Балалар узлэрен кызыксындырган сорауларга жаваплар таптылар, узлэренен фикерлэрен житкерделэр. Кичэ соныннан укытучыларга багышланган жыр башкару белэн тэмамланды.
14 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре искечә Яңа ел бәйрәменә багышланган "Эх, машина отсам иде..." дип исемләнгән тематик кичә һәм лотерея билетлары уйнату оештырдылар. Бу матур бәйрәм кичәсендә ике йөз лотерея билетлары уйнатудан тыш, күңелле уеннар һәм конкурслар үткәрелде, мәсәлән: "Ритмны той", "Мәкерле тартма", "Үз бүләгеңне табып ал". Тамашачылар кызыклы программада катнаштылар, аларның һәрберсе үз бүләген алды, ә аеруча уңышка ирешүчеләргә термопот, мантоварка, стремянка, кием киптергеч, блендер, чәйнек, әтәч һәм ел символы куян кебек төп призлар бирелде. Сюрпризлы тартмаларда тамашачыны спонсорларыбыз биргән бүләкләр көтә иде. Спонсорларыбыз: "Игенче" ҖЧҖ, СССПК “Азамат”, теш табибы кабинеты хуҗасы В.З. Хатыйпова, татар эстрадасы йолдызлары Зинира һәм Ризат Рамазановлар, "СтильНяшки" балалар киеме кибете, Фәтхуллиннар гаиләләре, Таҗиевлар гаиләләре һәм Мирзегалямовлар гаиләләре. Чара үзешчән артистлар башкаруындагы музыкаль номерлар белән үрелеп барды
Яңа ел үзенчәлекле бәйрәм - тирә-юньдә әкияти дөнья. Әлеге бәйрәм безгә сөенеч, шатлык өләшә, бүләкләр тарата һәм киләчәкнең яхшы булачагына өметләр уята. Шушы бәйрәм уңаеннан 14 нче гыйнвар көнне Елыш авыл клубында "Могҗизалар кыры" уены уздырылды. Әлеге уенның төп темасы Яңа ел иде. Тамашачылар бу уенда Яңа ел бәйрәме иң беренче кайда уздырылган, Кыш бабай каян килеп чыккан, чыршыны Россияда кайчан куя башлаганнар, беренче чыршы уенчыклары кебек кызыклы сорауларга җаваплар таптылар. Уен көлке белән бер рәттән бәйрәм ахыры бию кичәсе белән тәмамланды.
13 гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Иске Яңа ел»ны бәйрәм итү хөрмәтенә Яңа ел лотереясы оештырдылар һәм үткәрделәр. Яңа ел - тылсымлы вакыт, олылар да, балалар да бик көтәләр. Яңа ел лотереясы бигрәк тә. Бүләкләрне һәркем ярата бит. Чара алып баручыны Иске Яңа ел белән котлаудан башланды. Аннары мәдәният белгечләре борылды барабан һәм лотерея башланды....Бәйрәм суперпризлары - электр ит тарткыч, бәрәннәр, өлкәннәр өчен трубка, тимер, мантоварка, һәм башка бик күп яхшы бүләкләр. Кунаклар бик шат иде,ә без аларның кәефеннән канәгать.
13 гыйнварда Кече Шинар мәдәният йортында өлкәннәр өчен «Яңа ел күтермәсе»ял кичәсе узды. Кыш Бабай, Кар кызы кунакларны иске Яңа ел белән котладылар. Шуннан соң барысы бергә яңа ел җырлары җырладылар, чыршы янында биеделәр, конкурсларда катнаштылар һәм аралаштылар. Чарада катнашучылар рәхәтләнеп «Син нинди герой» конкурсында катнаштылар, Яңа ел җиңелмәс лотереясында катнаштылар, чыршы янында әйлән-бәйлән йөрделәр. Барысы да канәгать һәм бәхетле!
Искечә Яңа елны каршы алу- Яңа Ел бәйрәмнәренең матур дәвамы, һәрвакыт дулкынландыргыч һәм шатлыклы.
2023 елның 13 гыйнварында Елыш авыл клубында авылдашлар өчен «Бәйрәм безгә килә»дигән бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәм киче җылы, җанлы атмосфера белән тулды. Күңелле викториналар, кызыклы уеннар, шаяртулар һәм күңелле җырлар халыкка бер минутка да күңелсезләнергә мөмкинлек бирмәде. Барлык катнашучылар да актив катнаштылар, уйнадылар һәм биеделәр. Кичәдә катнашучылар чыршы тирәли әйләнеп жырладылар һәм кичә дискотека белән тәмамланды. Авылдашларның барысының да йөзләрендә бәхетле елмаюларны күрү, матур теләкләр ишетү күңелгә бик рәхәт, бу алга таба чаралар үткәрү өчен стимул бирә.