ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды белән бергә Дөньякүләм проект- әдәби марафон эшләп килә. Бу проектның максаты: татарча китаплар, әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру. Проект кысаларында 21 көн  татарча әдәби әсәр укырга һәм укылган әдәби әсәрләр, өзекне үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, медиафайллар өстәп, контакт челтәренә урнаштырырга кирәк. Әлеге әдәби марафонда Юлбат авыл китапханәсенең китап укучылары да актив катнашып киләләр. 7 февраль көнне Юлбат авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Китап – якты нур”дип исемләнгән  бик мавыктыргыч, эшлекле очрашу –әдәби сәгать үткәрдек.

Марафонда катнашучылар укыган китаплары,шушы китапларның авторлары турында фикер алыштылар.Үзләренә ошаган китапларны бер- берсенә тәкъдим иттеләр,  укыган китаплардан иң кызык дип тапкан өлешләрен кычкырып укыдылар.Киләчәктә дә   марафоннарда автив катнашырбыз дигән теләктә калдык.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

7 февраль – Татарстан гербы көне. Шул уңайдан, Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Овеянные славою» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.  Дәүләт символлары-дәүләтчелекнең аерым билгеләре, турында сөйләделәр. Шулай ук,  канатлы барс турындагы легендаларны зур игътибар белән тыңладылар,  һәм Гербта сүрәтләнгән, һәр символның әһәмиятен белделәр. Шулай ук гербны кабул итү, аның тарихы, безнең республикабыз  турында  белә алдылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

  5 февраль көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында Кызыл Мишә, Тимершык авыл мәдәният йортлары, китапханә, Көек авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән Сәмига Сәүбәнованың "Күңелем сине эзли" дип исемләнгән спектакль күрсәтелде. Тамашачы актерларның матур уеныннан, сәхнәләштерелгән спектакльдән бик канәгать калдылар. Спектакль югары дәрәҗәдә узды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

6 нчы февраль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече С. М.Фәтхуллина Шәмәрдән лицееның 4 «В» сыйныфы укучылары өчен Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елына багышланган «На пути к новым знаниям» дигән интеллектуаль уен оештырды. Чара уен кагыйдәләре белән танышу белән башланды, алга таба балалар ике командага бүленде һәм программаның төп өлешенә керештеләр. Интеллектуаль уен кызыклы презентация белән үрелеп алып барылды. Балалар командаларда актив эшләделәр, киңәштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Уен бик күңелле барды. Барлык катнашучылар да белемнәрен арттырып кына калмадылар, бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

5
февраль, 2023 ел
якшәмбе

Белгечләр фикеренчә, бильярд — кешегә комплекслы үсеш бирә торган уен. Бер партиядә уенчы ике-өч километр уза, бу табибларның физик форманы саклау күрсәтмәләренә туры килә. Уен җиңәргә, игътибарны тупларга, ихтыяр көчен үстерергә, эмоцияләрне тигезләргә, дошманның каршылыгын җиңәргә, үз-үзеңә ышанычны югалтмаска өйрәтә.5 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре бистәдә яшәүчеләр өчен «Җиңүле шар» бильярд буенча турнир оештырдылар. Башта катнашучыларга бильярд уенының барлыкка килү тарихы, аның төрләре,уен кагыйдәләре турында сөйләделәр. Турнир кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Катнашучылар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар. Киеренке көрәштә җиңүчеләр билгеләнде.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

5 февраль көнне Сулэ авыл клубында укытучы һәм остаз елына багышланган Укытучы һөнәре "искитмәле һөнәр дөньяда юк" дигән чара уздырылды. Укытучы һөнәре һәрвакыт иң хөрмәтле,данлыклы һәм җаваплы саналды. Укытучы балаларны укытып кына калмый, ул илебезнең киләчәк буынын тәрбияли.Безнең чарада башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучы Сальманова Гүзәл катнашты. Ул үз һөнәрен яратып, укучыларга укытучы һөнәренең уникаль булуы турында сөйләде. Укытучы булу-мактаулы һәм затлы.Балалар белән "Умницы и умники" викторинасын үткәрде, уеннар уйнады.

Тэги: Сулэ авыл клубы

5 февраль конне Елыш авыл клубында наркомания хэм токсикоманияга багышланган "Яктылык яки карангылык? Син кайсын сайлыйсын?",- дип исемлэнгэн мэгълумэти чара уздырылды. Чара барышында клуб модире наркотикларнын тарихы белэн таныштырды. Элеге препаратларны уйлап табучы галимнэр кеше язмышына нинди дэрэжэдэге куркыныч китерэчэклэрен кузалдына да китермэгэннэр. Балалар наркотикларнын кешенен баш миенэ хэм тормышына нинди зур узгэрешлэр китергэнен анладылар, фикер алыштылар, хэм килэчэктэ сау-сэламэт тормыш алып барачакларына ышандырдылар.

Тэги: Елыш авыл клубы

    5 февральдә Олы-Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Күңелле эстафета»спорт ярышлары уздырдылар. Барлык балалар да күңел ачу, уйнарга җыелдылар! Бигрәк тә һава торышы бик җылы булды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, Кышкы суыклардан курыкмавыбызны расладык! Балалар тизлек, көч, чыдамлык, җитезлек һәм төгәллек белән көч сынашты. Катнашучыларга йөгерү, сикерү белән мавыктыргыч, бик катлаулы конкурслар тәкъдим ителде, алар анда үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алдылар. Аннары барысы да Яңа ел һәм кыш турындагы табышмакларны бергәләп чиштеләр, чараны карда хәзинә эзләү белән тәмамладык

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

4
февраль, 2023 ел
шимбә

4 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча «Экстремизм һәм терроризм нәрсә белән аерылалар ?” темасына әңгәмә үткәрделәр.Чараның максаты: балаларга терроризм һәм экстремизмның нәрсә икәнен аңлату, үсеп килүче буынның иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру, теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү. Чара вакытында бик җитди һәм актуаль тема: экстремизмның куркынычы, бер-берсенә толерант мөнәсәбәт, милләтара мөнәсәбәтләрдә экстремизм һәм терроризмга юл куймау турында сөйләштеләр. Балаларга теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм соңгы еллардагы иң зур террорчылык актларының кечкенә статистикасын китерделәр. Катнашучылар «Россия – бу сүздә Ут Һәм Көч»видеоролигын карадылар. "Балаларга террор турында" кулланылган слайд презентациясе чараны тагын да ачыграк итте. Аннары балалар «Ладошки добра за мир без зла» плакаты ясадылар.Чарада катнашучылар толерантлык, үзара ихтирам һәм уяулык кына терроризмны кисәтергә, җинаятьчеләрне җәмгыятьтә ярдәмгә өметтән мәхрүм итәргә мөмкинлек бирәчәк, дигән нәтиҗә ясадылар.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

4 февраль көнне Курсабаш мәдәният йорты,Сулэ авылы клубы,Курсабаш китапханәсе артистлары белэн берлектэ концерт программасы белән килделәр. Үзешчән сәнгать артистлары тамашачыларга йөрәк җылысын, яхшы кәефне һәм тонналы уңай эмоцияләрне җиткерә алдылар. Авыл халкына  Безнең һәр чыгышыбыз  күңеленә хуш килде . Концерт ике сәгать ярым дәвам итте, ул бер сулышта үтте. Авылның көндәлек тормышына җанлылык һәм күптөрлелек китергән артистларны җибәрергә теләмәделәр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International