«На пути к новым знаниям» интеллектуаль уен

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

6 нчы февраль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече С. М.Фәтхуллина Шәмәрдән лицееның 4 «В» сыйныфы укучылары өчен Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елына багышланган «На пути к новым знаниям» дигән интеллектуаль уен оештырды. Чара уен кагыйдәләре белән танышу белән башланды, алга таба балалар ике командага бүленде һәм программаның төп өлешенә керештеләр. Интеллектуаль уен кызыклы презентация белән үрелеп алып барылды. Балалар командаларда актив эшләделәр, киңәштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Уен бик күңелле барды. Барлык катнашучылар да белемнәрен арттырып кына калмадылар, бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International