ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

13 февраль көнне, хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, Юлбат төп мәктәбендә Абдуллаҗанов Гапделхәмид Мәннәф улы рәис урынбасары 2нче ранг капитаны Татарстан Республикасының «Хәрби Диңгез флоты» ветераннар оешмасы вәкилләре белән очрашу булды. Кунаклар мәктәп тормышы белән танышып,музей эшчәнлегенә югары бәя бирделәр . Очрашу программасы Юлбат мәдәният йортында дәвам итте. «Экипаж –бер гаилә» Хәрби-Диңгез флоты ветераннары ансамбленең концерт программасы тәкъдим ителде .

Республика Ветераннар берлеге әгъзалары-ТР Диңгез флоты оешмасы һәм Саба районы филиалы әгъзалары Галиев Илдус Усман улы катнашучыларны якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме һәм хәрбиләр өчен истәлекле дата-15 февраль,Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне белән котладылар . Әлеге чара кысаларында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы тантаналы рәвештә Россия гражданнарына, 7 сыйныф укучылары Ганиева Нәзилә һәм Сәйфуллин Миндиярга, паспортлар тапшырды. Марат Рәшит улы укучыларга Ватанын яратырга һәм хөрмәт итәргә, Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары булырга өндәде.

 Хәрби флот оешмасы  геройларның батырлыклары һәм диңгез флоты тарихы турындагы хәтерне саклауга аерым игътибар бирә. Чарада мәктәп укучылары, хәрби-диңгез флоты ветераннары катнашты.Әлеге чарадан авыл халкы да битараф калмады, мәдәният йортының ветеран хезмәткәре-Мансурова Сәрия Самат кызы  җылы теләкләрен шигьри юллар белән җиткерде .

«Экипаж –бер гаилә " Хәрби-Диңгез флоты ветераннары ансамбленең концерт программасы тулы һәм эчтәлекле булды. Очрашу тантанасы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәленә чәчәкләр салу һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

12
февраль, 2023 ел
якшәмбе

Сталинград сугышы — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында иң зур сугышларның берсе. Ул 1942 елның 17 июлендә башланган һәм 1943 елның 2 февралендә тәмамланган.12 февраль көнне Иске Мичән  мәдәният йортында яшүсмерләр белән шәһәрнең әлеге героик оборонасы хөрмәтенә стена газетасы чыгарылды. Стена газетасын чыгару-яшүсмерләрнең үз-үзләренен хис-тойгыларын белдерү чарасы. Газета аларга үз фикерләрен, идеяләрен әйтергә өйрәнергә,үзләрен, әйләнә-тирә дөньяны яхшырак белергә һәм яшүсмерләр  арасында дуслык,  үзара аңлашу мөнәсәбәтләре урнаштырырга ярдәм итә.

Тэги: Иске Мичән Мәдәният йорты

Герой-шагыйрь Муса Җәлил − татар шигърияте түрендә якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. 12 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Муса Җәлил – бөек шагыйрь” дигән әдәби-музыкаль кичә уздырдылар.Укучылар  кичәдә Муса Җәлилнең  -“Ишек төбендә”, “Әтәч”, “Карак песи”, “Куян”, “Маэмай”,  “Күке”, “Сәгать”шигырьләрен  сәнгатьле итеп сөйләделәр, язучының тормыш юлы һәм биографиясе белән таныштылар. Китапханәче балаларга герой- шагыйрь, аның батырлыгы турында киңкырлы мәгълүмат җиткерде. Кичә бик эчтәлекле һәм матур узды

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

12 февральдә Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Тизрәк, югарырак, көчлерәк» уен программасы үткәрделәр. Уен программасы балаларга күңел күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр, шулай ук тынгысыз малайлар һәм кызлар өчен кышкы кәеф тудыру максатыннан юнәлдерелгән иде. Чара барышында балалар  кызыклы һәм күңелле  уеннар уйнадылар. Программада катнашучылар уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

11 февраль көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, авыл фельдшеры  Кәримуллина Алия Рафаэль кызы белән очрашу үткәрделәр.

   Чараның девизы булып  «Сәламәтлек бушлай бирелми, аның өчен көрәшергә кирәк» дигән сүзләр торды. Чыннан да, кеше үз сәламәтлеген үзе төзүче.

   Фельдешер һәр кеше өчен сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында сөйләде.  Чарабыз  җанлы диалог формасында дәвам итеп, анда балалар сәламәт яшәү рәвешенә үзләренең карашларын белдерделәр, спорт төрләре турында сөйләделәр.

  Кеше сәламәтлеге никадәр ныграк булса, ул авыруларга яхшырак каршы торуын ассызыкладылар.

Ә чараның икенче өлешендә «Кызлар– PARTY»  күңел ачу программасы оештырылды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

11 февральдә Сулэ авылы клубында "Алкоголь-мәкерле дус"дигән мәгълүмат сәгате уздырылды.Төп максат-алкоголь куллану сәбәпләре, аның кеше организмына һәм шәхесенә йогынтысы турында фикер алышу, ә иң мөһиме-үз тормышың өчен җаваплылык һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга мотивация формалаштыру. Чара барышында балалар видео-презентация карадылар, сорауларга җавап бирделәр.Балалар алкогольнең кешелекнең мәкерле дошманы икәнен белделәр. Алкоголь тормышыбызның барлык өлкәләренә дә керә: эш, ял, спорт, гаилә, кеше өчен кадерле Һәм изге булган һәр нәрсәгә кул сузып.

Тэги: Сулэ авыл клубы

12 февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында бильярд уенын яратучылар арасында рус бильярды буенча команда турниры үткәрелде. Һәвәскәр турнир-чын уенның нәрсә икәнен сизү, башка уенчыларның сәләтләре белән чагыштырганда үз сәләтләрен бәяләү өчен иң яхшы мөмкинлек. Призлы урыннар алган уенчылар грамоталар һәм бүләк сертификатлары белән бүләкләнде.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

11
февраль, 2023 ел
шимбә

Февраль аенда һәр кеше өчен дә бәхетле гашыйклар көне бар: беренчеләрнең бу көнне мәхәббәт аңлату яки үз хисләрен белдерү өчен  сәбәпләре, ә икенчеләренең үз ярын табарга һәм кадерле сүзләр ишетергә өметләре бар. Бу бәйрәмнең Гашыйклар Көне дип аталуы юкка түгел.11 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Гашыйклар көненә «Гашыйк йөрәкләр клубы»ял кичәсе  үткәрделәр.Катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, бәйрәм традицияләре белән таныштылар. Аннан соң мәхәббәт турында шигырьләр укыдылар, тормышларыннан романтик хикәяләр сөйләделәр. Чарада катнашучылар «Әкияти парлар», «Җыр аукционы», «Экстремаль хәл», «Комплиментлар», «Парны атагыз» һ.б. конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алдылар. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

11 февральдә Курсабаш авылы мәдәният йортында «Әбием сандыгы» (Әби сандыгы) дип исемлэнгэн программасы узды. Кичәнең төп " кунагы», әлбәттә, Әби сандыгы булды, аның эчендә борынгы татар милли киемнәре, чигелгән сөлгеләр һәм бизәнү әйберләре ята иде. Сандыктан алып ,тамашачыларга күрсәтеп, мәдәният хезмәткәрләре бер үк вакытта татар халкының гореф - гадәтләре һәм йолалары, милли фольклор-уеннар, әкиятләр, җырлар, биюләр турында сөйләделәр.

Балалар рәхәтләнеп уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр.

Тэги: Курсабаш авыл мәдәният йорты

Гашыйклар көне – җылы, матур бәйрәмнәрнең берсе. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре “Февральнең якты бәйрәме” дигән күңел ачу кичәсе һәм мастер – класс үткәрделәр. Алып баручы башта бәйрәм белән котлады, Гашыйклар көненең килеп чыгышы турында сөйләде. Катнашучылар “Комплиментлар”, “Бүләк” конкурсларында катнаштылар, мәхәббәт турында шигырьләр, җырлар, әдәби әсәрләрдән өзекләр искә төшерделәр. Чара барышында “валентинка” – открыткалар ясау буенча мастер – класс та оештырылды. Кичә күңелле, күтәренке рухта үтте. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International