ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

22 февраль көнне Тимершык мәдәният йортында 23 февральгә багышланган "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең “Әтиләр белән бергәләп” дип исемләнгэн бәйрәм программасы узды. Әтиләр командаларга бүленеп төрле биремнәр үтәделәр, җырлар җырладылар, йөгерделәр һәм биеделәр. Бәйрәм ахырында балалар әтиләренә үзләре ясаган открыткалар бүләк иттеләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмне музыкаль яктан бизәлеш белән тәимин иттеләр.

Тэги: Тимершык мәдәният йорты

23 нче февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Служу Отчизне!» дигән автойөреш оештырды. Автойөрешнең тантаналы старты мәдәният йорты территориясеннән башланды. Машина колоннасы Фрунзе, Фатих Кәрим, Азин, Лермонтов урамнары буйлап үтте. Автойөрешнең төп максаты авыл халкына бәйрәм турында искә төшерү, шулай ук патриотик рухны күтәрү иде. Чик буе гаскәрләренә, Хәрби-һава көчләренә, Хәрби-диңгез флотына автойөреш оештырган һәм катнашкан өчен зур рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

      23 февраль - Россиядә Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә.

     23 февраль көнне Килдебәк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Безнең егетләр - лачын кебеклар"  исемле КВН үткәрелде. Катнашучылар ике командага бүленеп төрле конкурсларда, викториналарда катнаштылар, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Алар конкурсларда үзләренең барлык иҗади, интеллектуаль һәм физик сәләтләрен күрсәттеләр. Биремнәрне барысы да яхшы башкардылар. Тамашачылар алкышларга күмделәр.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

Ватанны саклаучылар көнендә 23 нче февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре авыл җирлеге башлыгы Гайнетдинов Д. М. белән берлектә мобилизацияләнгән Караморкин Николайның әбисенә котлау акциясе үткәрделәр. Нина Петровна бик сөенде, оныгы Николайның безнең илнең чын герое булуын сөйләде. "Мин оныгым белән горурланам! Исән-сау кайтсын!"-дип ул үз тәэсирләре белән уртаклашты. Килүебез өчен рәхмәт белдерде. Очрашу ахырында Нина Петровнага азык-төлек җыелмалары һәм бүләкләр тапшырылды. Батыр яклаучы өчен рәхмәт белдердек, мөһим мәсьәләләрдә ярдәм тәкъдим иттек.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Ел саен 23 февральдә Россиядә һәм башка илләрдә мөһим халыкара бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Ул Ватанга хезмәт итүчеләргә яки хезмәт итүчеләргә багышланган. Ел саен төрле шәһәрләрдә бу бәйрәмгә багышланган чаралар үткәрелә.Бу бәйрәм уңаеннан 22 февраль көнне Сулэ авылы клубында Курсабаш мәдәният йорты белгечләре белән берлектә "Солдат һәрвакыт солдат"дигән бәйрәм программасы үткәрелде.Ир-атлар адресына бәйрәм белән котлаулар, иң изге теләкләр һәм концерт номерлары яңгырады. Үзешчән сәнгать артистлары аларга үзләренең җырларын, биюләрен бүләк итте.

Тэги: Сулэ авыл клубы

22 февраль көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан,"Ягез  әле, егетләр!»исемле конкурс-уен программасы үткәрделәр. Очрашу Ватанны саклаучылар көне бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында сөйләүдән башланды. Уен барышында егетләр үзләренен көчләрен,зирәклекләрен күрсәттеләр,   «Хәрби тематикага викторина”  , “Рота, күтәрел”, “Төз атучылар”, “Парикмахеры” ,”Кухня короле,«Иң җитезе» , ”Конструкторы”,  «Мыеклы бала караучы» конкурсларында катнаштылар. Конкурс-уен программасының барлык этаплары концерт номерлары,җырлар ,биюләр белән үрелеп барды.Дәрт һәм җиңүгә ирешү теләге катнашучыларны шулкадәр мавыктырды ки, алар тирә-юньдәге хәлләрне сизмәделәр. Ахырда катнашучылар кызыксындыру бүләкләре алды.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

22 нче февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Слава тебе, солдат!» Ватанны саклаучылар көненә багышланган күңел ачу программасын уздырдылар. Әлеге чараның максаты-патриотизм һәм гражданлык җаваплылыгы хисе тәрбияләү иде. Очрашу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләүдән башланды һәм видео язма күрсәтелде. Чарада «Юнармия» җирле ВВПОД штабы җитәкчесе Вәлиуллин Делюс Миндел улы чыгыш ясады. Аннары балалар «Прорыв» һәм «Команда 8 Г» командаларына бүленеп, «Минное поле», «Затуши огонь», «Лётчики» конкурсларында зирәклек һәм җитезлек күрсәтеп көч сынаштылар. Шулай ук кызлар үзләренең классташ егетләре өчен котлау видеосы һәм концерт номерларын әзерләделәр. Программа ахырында җиңүчеләр ачыкланды, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

22 февраль конне Елыш һәм Теләче районы Урта Мишә авыл клублары белән бергәләп мобилизациядәге егетләребезгә багышлап "Исән сау кайтыгыз, егетләр!",- дип исемләнгән концерт программасы уздырылды. Җыр-бию һәм нәфис сүзләр аша бәйрәмдә катнашучылар тирән кичерешләр белән концертны бик яратып карадылар. Зал тутырып җыелган халык һәм сәхнәдәге үзешчәннәрнең барысының да изге теләге, исән сау гына кайтсыннар егетләребез дигән изге теләкләр иде.

Тэги: Елыш авыл клубы

23 февральдә Россиядә мөһим халыкара бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Ул Ватанга хезмәт итүчеләргә багышланган. Үз Ватанын, үз йортын саклау – һәркемнең намус эше һәм  беренче бурычы. Бу бәйрәм әтиләребезнең һәм бабаларыбызның батырлыгы, аларның данлы сугышчан батырлыклары турындагы  истәлекләрне саклый. Алар безнең барыбыз өчен дә батырлык, һәм үз җиребезгә мәхәббәт тәрбияләүчеләр буларак, үрнәк булып калачак. Ватан төшенчәсенә күп нәрсә керә: әти-әниләр йорты  гаилә, туган авыл, үзең яши торган  туган илең, кадерле кешеләр, туган җир һәм син яшәгән авыл яки шәһәр.Боларның барысын саклау– чын ир-атның бурычы. Бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарына иң җылы рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Алар һаман да сафта, Шушы уңайдан, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре , Саба район мәдәният йортында узган “Солдатта булган диләр” исеме астында әзерләнгән концерт программасын карарга ,авылыбызның солдат әниләрен алып бардылар. Әлеге концерт һәркемнең йөрәгенә үтеп керде.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

21 февраль көнне Шекше авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре наркотикларның зыяны турында «Граммнар белән еллар үлчәнә " дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр. Чараның максаты-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның нәтиҗәләре белән таныштыру, наркотик матдәләр кулланган һәм башкаларны наркотиклар белән мавыктырырга тырышучы затлар карата, наркотик чараларына һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләрен сынауга тискәре караш формалаштыру. Агарту чарасын үткәргәндә оештыручылар эшнең диалог формасын кулландылар. Чара ахырында катнашучылар үзләренең начар гадәтләргә мөнәсәбәтен характерлый торган аноним анкета тутырдылар.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International