ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2024 ел
дүшәмбе

20 июнь көнне Гаилә елы уңаеннан, Хантимерләр нәселе мәдәният йорты белән берлектә, "Үткәннәрдән-киләчәккә" дигән исем астында нәсел очрашуы үткәрделәр. Хантимер нәселе - "Без тарихта эзлебез" республика конкурсы җиңүчеләре. Әлеге бәйрәмнең максаты да туганлык җепләрен ныгыту, туган җанлылыкны, туганлык хисләрен арттыру максатыннан оештырылды. Бәйрәм барсының күңеленә дә хуш килде. Эчкерсез сөйләшүләр, уеннар, җырлар, биюләр барсыда булды бәйрәмдә. Очрашудан һәркем күтәренке рухта, аралашып, очрашып туганлыкның кадереп белеп яшәргә кирәк дип таралыштылар

Тэги: Тимершык мәдәният йорты

23
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

22 февраль көнне Тимершык мәдәният йортында 23 февральгә багышланган "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең “Әтиләр белән бергәләп” дип исемләнгэн бәйрәм программасы узды. Әтиләр командаларга бүленеп төрле биремнәр үтәделәр, җырлар җырладылар, йөгерделәр һәм биеделәр. Бәйрәм ахырында балалар әтиләренә үзләре ясаган открыткалар бүләк иттеләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмне музыкаль яктан бизәлеш белән тәимин иттеләр.

Тэги: Тимершык мәдәният йорты

29
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

Тимершык мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Татар халкы мәдәниятенең күпкырлылыгы»дип аталган танып белү сәгате узды. Чарада катнашучылар татар халкының килеп чыгышы тарихы һәм аның мәдәнияте, татар кунакчыллыгы, Ватангахөрмәт белән карау, татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар турында белделәр. Экраннан электрон презентация слайдлары, халык җырлары, милли биюләр яңгыраган видеоклиплар, халык костюмнары һәм «Чәк-чәк» милли татлылыкны әзерләү серләре ачык һәм матур итеп күрсәтелде. Күргәзмәдә татар язучыларының туган телләрендә язучы һәм риваятьләргә әверелгән әсәрләре, татар мәдәнияте, тарихи вакыйгалар, гореф-гадәтләр турында китаплар тәкъдим ителде.

Тэги: Тимершык мәдәният йорты

27 гыйнварда Ике Басу Арташ мәдәният йортында, Кызыл Мишә, Тимершык авыл мәдәният йортлары, китапханәләр, Көек авыл клубы үзешчәннәре һәм белгечләре катнашында "Күңелем сине эзли" спектакле сәхнәләштерелде. Спектакль югары дәрәҗәдә узды.Тамашачылар спектакльне бер сулышта карадылар. Актерларның матур уены, музыка атмосферы тамашачыларда соклану уятты. Тамашачылар артистларны көчле алкыларга күмделәр.

Тэги: Тимершык мәдәният йорты

26
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

25 гыйнварда Тимершык мәдәният йортында «Мин Ватанны яратам»дигән патриотик сәгать узды. Ватан нәрсә ул? Һәр кеше бу төшенчәгә үз мәгънәсен сала. Ватан ул -туган җир. Тар төшенчә - бу конкрет яшәгән йорт, урам, шәһәр. Ата – анаңы, апаны, балаларны ярату аңлашыла. Ләкин Ватанны ярату нәрсә аңлата? Патриотик сәгать барышында балалар бу сорауларга җавап бирделәр. Ватан турындагы мәкальләр белән таныштылар, презентация карадылар.

Тэги: Тимершык мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International