ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2023 ел
шимбә

25 февраль конне Елыш авылы клубында "Ин кунелле бэйрэм - Туган кон" дип исемлэнгэн туган кон кичэсе уздырылды. Бэйрэмнен топ сэбэпчесе Узлова Негина хэм жыелган балалар бергэлэп аниматор ярдэмендэ кызыклы уеннар уйнадылар. Негинага бик куп котлаулар янгырады, мультфильм геройлары белэн бергэлэп ике командага буленеп кызыклы уеннар уйналды, биеделэр, жырладылар. Бэйрэм соныннан торт белэн чэй эчу белэн тэмамланды.

Тэги: Елыш авыл клубы

25 февраль көнне Татар.Икшермә авыл клубында Гарипов Мөхәммәтгали Хәнип улы истәлегенә зурлар һәм балалар арасында рус бильярды буенча турнир узды.
Гарипов Мөхәммәтгали Хәнип улы 1975-1978 елларда Кызыл Байрак Балтия флотында өлкән матрос булып хезмәт итә. Туган авылында ул клуб мөдире, комбайнчы, механизатор булып эшли. Ә соңгы елларда чәчү һәм урып - җыю вакытында ул ашлык киптерү элеваторларында эшләде.
Турнирны ачу тантанасында Саба районы Хәрби Диңгез флоты ветераннары чыгыш ясады.
Ярышта призлы урыннар яулаучыларга Мөхәмәтгали Хәниф улының якыннары, туганнары тарафыннан әзерләнгән мактау кәгазьләре, медальләр, кубок һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Татар Икшермәсе авыл клубы

Һәр кешенең туып - үскән матур туган җире бар. Ватанга мәхәббәт нәкъ менә аңа хөрмәттән башлана, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләнә. 24 февраль көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре яшүсмерләр һәм яшьләр өчен «Туган ягым-минем тарихым» дип исемләнгән сәяхәт- кичә үткәрделәр. Алып баручылар яшь буынга төбәкнең тарихы, аның барлыкка килүе һәм үсеше, сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы елларда авылдагы мөһим һәм әһәмиятле вакыйгалар, күренекле кешеләр турында сөйләделәр. Балалар бик күп еллар дәвамында җыелган зур тарихи материаллар белән танышты. Үзләренең, әти-әниләре, туганнары һәм якыннарының зур тарихның бер өлеше булуын аңлап куандылар. Оештыручылар шулай ук балаларга үз нәсел тарихларын барларга кирәклеген дә аңлатты.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

Милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатыннан 25 февральдә Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Кичке утыру"фольклор кичәсе оештырдылар. Чөнки кич утыру-ул безгә мирас итеп бирелгән халык традицияләренең берсе. Фольклор кичәсендә һшркем үзе яраткан башкарган эш белән шөгыльләнделәр: кем эретеп ябыштыру артында, кем чигү, кем бәйли, кем уенчыклар ясый. Шулай ук җон оекбаш буенча мастер-класс үтте. Катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, кызыклы бәйләү комбинацияләре уйлап таптылар, җеп сайлау буенча киңәшләштеләр. Фольклор кичәләр халык иҗатына, гореф-гадәтләренә һәм гореф-гадәтләренә кызыксыну уята

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

    Гармунчылары белән данлы Шекше ягы, алар  җирлекнең хәзинәсе, куанычы, шатлыгы. Авыл мәдәнияте тарихында якты эз калдырып, бакыйлыкка күчкәннәрен һәм бүгенге көндә иҗат итүче гармунчыларны бергә кушып санасаң, гомуми сан җитмештән артып китә. 23нче февраль кичендә Шекше мәдәният йортында оештырылган “Гармун-гомер юлдашым” дип исемләнгән кичә нәкъ менә йөзек кашына тиң асыл затлар, кадерле гармунчыларга багышланды. Тормышка ямь өстәүче, күңелләрне яктыртып яшәүче оста абруйлы Кадыйр Җиһангир улы Таҗиев һәм Рәкыйп Нәҗип улы Шәрипов авылдышлары, якташлары, туганнары каршында хөрмәтләнде, матур ихлас теләкләр, бүләкләр, Рәхмәт хатлары, әле канат ярып кына килүче яшь гармунчылар Аяз Галимов һәм Рәйхан Гыйльмановтан да музыкаль бүләк кабул итте алар.

 Асыл ир-егетләр илен-җирен саклап яуга киткәндә дә, аулак өйләрдә, жәйге кич утыруларда, авыл клубларында, яшь егетләрне армия сафларына озатканда уйналган һәм уйнала торган “Авыл көе” белән ачылган кичә, гармунчыларның тормыш һәм иҗат юлы буйлап сәяхәтне хәтерләтте.

    Рәкыйп Шәриповның иске генә хромка табып, аның төймәләренә энә белән кырып ноталар язып уйнарга өйрәнгән тәүге көе -“Сыерчык”. Күршесе Марсель Мирасов белән чиратлашып уйный алар. Шекше мәктәбенең 8нче сыйныфында укыганда тагын да остарып, озын тәнәфестә иске сайгаклардан тузаннар күтәрелерлек итеп укучыларны биетә башлыйлар, концертларда һәм башка чараларда катнашалар. Училищеда укып механизатор һөнәрен үзләштергәч, армия сафларына китә, анда да гармуннан аерылмый яшь солдат Рәкыйп. Хәрби хезмәтен тәмамлап туган авылына әйләнеп кайта, төпләнеп эшли, гаилә кора, балалар үстерә һәм гомерлек юлдашына әверелгән моңлы дустыннан аерылмый. Шекше мәдәният йортының да алыштыргысыз оста гармунчысына, артистына, актерына әверелә, күпсанлы спектакльләрдә уйный, бәйрәмнәрдә төп рольләрне башкара.

   Кадыйр Таҗиев 1970нче елда Шекше сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, парторг Рәүф Демидов тәкъдиме белән Казан шәһәренә баянчылар әзерләү курсларына укырга китә, анда тугыз ай белем алганнан соң, Шекше авыл клубына баянчы һәм сәнгать җитәкчесе булып эшкә кайта. Директор Гөлнур Нотфуллина белән бергәләп, зур чаралар оештыра алар. «Ромашка» агитбригадасы бик көчле эшли ул елларда. Совет Армиясе сафларына алынып, хәрби хезмәтен тәмамлап кайкач та яңадан Шекше мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып килә егет. Бу вакытта инде директор вазыйфаларын Флера Шакирова башкара. Кадыйр Таҗиевның мәдәният тармагында эш стажы унсигез елга җыела, 1978нче елда Шекше мәдәният йорты директоры эшенә дә алына ул.  Гаилә корып җибәргәч, аның тормышы да, иҗаты да тулылына, байый, җырчы хатыны Әлфирәне һәм балаларын да сәнгатькә тартып Таҗиевларның “Гаилә ансамблен” булдыра. Алар районкүләм бәйгедә чыгыш ясый,  Арчада зона турын  үтеп, республика дәрәҗәсенә чыга, Казанга кадәр барып җитәләр, төрле смотр-конкурсларда катнашып Лауреат исемнәренә лаек булалар. Шөкер, бүгенге көндә дә Кадыйр абыйның тормышы иҗат һәм татар музыка сәнгате белән үрелеп бара. Чын талант иясе Тайфә апа белән икесенең юллары бергә кушылып матур гына гомер кичерә һәм халкыбызга хезмәт итә алар.

    Кадыйр Таҗиев һәм Рәкыйп Шәриповның осталыгы, таланты авылда гына түгел, районда, республикада югары бәяләнә. Алар Шекше мәдәният йорты каршында эшләп килүче гармунчылар ансамбле составында да, “Зиләйлүк” өлкәннәр  һәм “Бөрлегән” балалар фольклор коллективлары белән дә күптөрле иҗади фестиваль-конкурсларда катнаша, башкалабызның мәшһүр сәхнәләрендә дә үз моңнарын калдыралар.

   Кадыйр абый һәм Рәкыйп абый кебек милли уен коралларыбызда өздереп уйнаучы кешеләребез булганда яши әле гармун! Шушы рухи хәзинәбезне күз карасыдай саклый алсак, буыннар чылбыры өзелмәс, милләтебез, авылларыбыз да яшәр. Рәхмәт сезгә Шекше гармунчылары!

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

      25 февраль  көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Достойный труд – достойное будущее» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш сәгате үткәрделәр.  Балаларга һөнәр сайлауның ни дәрәҗәдә мөһим булуы, тормышта иң җаваплы адымнарның берсе булуы турында сөйләделәр.

     Аннан соң балалар уен формасында,  һөнәрләр белән танышуны дәвам иттеләр. «Эрудит» конкурсында катнашып, балалар яңа төрле һөнәрләр турында белделәр, хезмәт турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, ата-аналарының һөнәрләре турында сөйләделәр.

    Һөнәрне дөрес сайлау-тормышта уңышның нигезе. Ата-аналар, укытучылар һәм, әлбәттә, мәдәният хезмәткәрләренең ярдәме, белемнең төп хәзинәсе буларак булып тора.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

Районыңа, авылыңа мәхәббәт тәрбияләү, мәдәни гореф-гадәтләрне белү туган якның тарихын өйрәнүдән башлана. Туган җиргә, аның кешеләренә, милли мәдәниятенә хөрмәт уяту максатыннан 25 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Ватан нәрсәдән башлана?” дигән әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрделәр. Чара “Ватан нәрсәдән башлана?” дигән җырны тыңлаудан башланды. Балалар белән “Ватан” төшенчәсеннән аларның нәрсә аңлаулары турында әңгәмә корылды, туган як турындагы китаплар белән таныштылар, татар халкының көнкүреше буенча сорауларга җаваплар бирделәр. Аннан туган як турындагы уй-фикерләрен күзаллап, кәгазьгә төшерделәр. Әңгәмә музыкаль инструментларда татар халык көйләрен башкару белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

24 февраль көнне Иштуган мәдәният йортында" Саба чишмәләре "иҗат берләшмәсенең" Серле гармун телләре " концерт программасы узды. Тамашачыларны төрле программа көтә иде. Артистлар тамашачыларны җырлар, биюләр, шулай ук үзләре иҗат иткән әсәрләре, шигырьләре белән сөендерде. Тамашачылар барлык чыгыш ясаучыларны бик җылы кабул иттеләр, яхшы энергия алдылаар, уңай эмоцияләр һәм кәеф тупладылар. Чыгыш ясаучылар данга тырыштылар һәм катнашучыларга кызыклы иҗади программа бүләк иттеләр. Соңгы җыр вакытында зал алкышлады. Концерт җылы һәм дустанә шартларда узды. Ул матур чыгышлары белән истә калды һәм барлык катнашучыларга яхшы кәеф бирде.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

24 февраль көнне Курсабаш мәдәният йортында Сулэ авылы клубы модире, Курсабаш китапханәсе мөдире һәм үзешчән сәнгать катнашучылары тарафыннан Н. Гаетбайның "Ничек кыяугэ чыгарга" пьесасы сэхнэлэштерелеп куелды. Кызыклы сюжетлар белән тулы спектакль, тамашачыларны үзешчән сәнгать актерларының матур уены белән сөендерде. Тамашачылар алкышларга саран булмады . Спектакльдән соң кешеләр спектакльне караудан килгән ләззәтләре өчен катнашучыларга рэхмэтлэрен житкерделэр, аларга сокландылар.

Тэги: Сулэ авыл клубы

24
февраль, 2023 ел
җомга

23 февральдә Югары Шытсу мәдәният йортында “Батыр егет – ил күрке” дигән Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте. Кичә авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М.ның котлавы белән башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Чара бильярд турнирының йомгаклау этабы белән дәвам итте һәм җиңүчеләргә, катнашучыларга истәлекле бүләкләр бирү белән тәмамланды.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International