7 июльдә мөдир. Туктар авыл клубы "Туган ягым табигате"балалары белән экскурсия оештырды.Табигать матурлыгы,дару үләннәре һәм "Шарлама"янындагы чиста һава турында сөйләшү булды.,Табышмаклар чиштеләр.Балаларга Экскурсия ошады.
7 июль конне Елыш авыл клубында пожарга каршы корэш чараларын таныштыру максатыннан балалар белэн "Пожар вакытында узенне тоту кагыйдэлэре" дигэн исем астында куркынычсызлык сэгате уздырылды. Чарада катнашучы балалар ойдэн чыгучы пожарнын сэбэплэре, аны булдырмау чаралары хэм пожарны сундеру приборлары белэн эш иту тэртибе белэн таныштылар. Соныннан балаларга "Ойдэ пожарны булдырмау кагыйдэлэре" дигэн буклетлар таратылды. Саклык чараларын утэгэн очракта узеннен хэм иптэшеннен тормышын саклап калу момкин икэнлеге анлатылды.
7 июль көнне Керәнне авыл клубы мөдире балалар белән "Имин җәй"темасына аңлату әңгәмәсе үткәрде. Балалар белән бергә "Исәнме ямьле җәй - куркынычсыз җәй! ". Эш барышында сөйләшү тиеш булмаган урыннарда учак кабызу, шырпы белән уйнау бик күңелсез китерергә мөмкинлеге турында барды. Клуб мөдире сулыклар янында үзеңне ничек тотарга, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта нинди телефон аша шалтыратырга кирәклеген искәртте. Алга таба әңгәмә экологик культура һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелде. Сүз, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга, кеше әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясый һәм планетабызны саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында барды. Чарада катнашучылар алган белемнәрен "Табигатьне сакла" кисәтү билгеләре рәсемнәре ясап ныгыттылар. Җәйге каникулларның тагын бер көне файдалы узды
Чишмә-безгә табигать биргән кыйммәтле байлык, ул җирдә тормыш символы. Чишмә ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ. Борынгы заманда җир асты чишмәсеннән су эчүгә кеше үзенә көч ала дигән ышаныч бар иде. 7 июль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авыл чишмәләре буйлап « Яшә чишмә!» исемле сәяхәт оештырдылар . Балаларга чишмә суының чыгышы, файдасы һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеге турында аңлатылды. Алар шулай ук чишмәнең ничек агуын, җирле халыкның суны ничек җыюын да күзәттеләр. Балалар табигатьне ничек сакларга кирәклеге турында уйланырга тиеш. . Мондый максатчан йөрүләрне һәм экскурсияләрне оештыру су чыганакларына һәм туган якның табигатенә сакчыл мөнәсәбәт күрсәтергә мөмкинлек бирә, ә табигатьнең матурлыгын һәм күптөрлелеген ел дәвамында күзәтү балаларда танышырга, сорарга, фикер йөртергә, сөйләргә теләк тудыра.
Чара яңа китаплар белән танышу һәм табигатьтә уку белән тулыландырылды. Чараның икенче өлешендә бергә хәрәкәтчән уеннар уйнап күңелле ял иттеләр .Чара ахырында чишмәдән су эчеп , пикник оештырылды.
6 июльдә Югары Шытсу мәдәният йортында Бердәм фольклор көненә “Этник пазл” дип аталган шәфкатьлелек һәм дуслык дәресе үтте. Катнашучыларга башта бу көн турында мәгълүмат бирелде. Халык гореф-гадәтләрне буыннан буынга тапшыра. Балалар халык бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен исләренә төшерделәр, халык авыз иҗаты турында сөйләделәр. “Түгәрәк уен” журналларына күзәтү үткәрделәр. Чараның ахырында татар, башкорт, рус, удмурт халык уеннарын уйнадылар. Мондый дәресләр җәмгыятьтә Россия халыкларының фольклор мирасын саклау, үстерүгә йогынты ясый.
6 июльдә имам һәм Лесхоз СДК хезмәткәрләре оештырган «Нургали» мәчете янындагы лагерь эшен дәвам итә. Лагерьны ачу намаз белән башланды, балалар «толерантлык» темасына мөселман мультфильмын карадылар, алфавит өйрәнделәр, шулай ук урамда төрле кызыклы уеннар оештырылды. «Әл - Ихлас» сүрәсен өйрәтү өчен өй эше куелды
2023 елның 6 июлендә Яңа Мичән мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре Яңа Мичән авылы халкы өчен “Капка янында кич утыру» һәм"Кешеләргә шатлык өчен иҗат итәргә яратам"иҗади күргәзмәсе оештырды.Кичке утырышлар-безнең көннәргә кадәр килеп җиткән халык йолаларының берсе. Авыл халкы аралашырга һәм кичне Сабирҗановлар капкасы янында мәдәни үткәрергә җыелды. Чара барышында катнашучылар тормышның көлкеле тарихларын, яшьлекләрен искә төшерделәр, уен җырлары һәм частушкалар башкарылды . Кичәнең тагын да матурлыгын Айдар Нургалиевның гармун белән килүе һәм барыбызны да үзенең җырлары белән дәртләндереп торуы өстәде. Нинди генә уеннар уйналмаган,нинди генә җырлар җырланмаган. Кич һәркемгә ошады, уңай эмоцияләр белән таралыштылар!
6 июльдә Туктар авыл клубында "терроризм - җәмгыятькә куркыныч" дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. Чара барышында терроризм проблемалары , гадәттән тыш хәлләрдәге Иминлек нигезләре , теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар . Әгәр син тоткынлыкта булсаң , үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр ; шартлаткычны тапканда нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр .
6 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече «Сочная пора» дип исемләнгән асфальтта рәсем ясау чарасы уздырды. Башта балаларга акбурның кайда чыгарылуы һәм акбур тауларының нәрсә икәне турында сөйләде. Эксперимент үткәрделәр һәм акбурның суда эремәвен, ә аның белән кушылуын ачыкладылар. Кешеләр аның нәрсә өчен кулланылуы һәм нинди төрләре турында сөйләштеләр. Аннары балаларга чын сихерче булырга тәкъдим ителде, анда алар җәйнең барлык төсләрен чагылдырырга тырыштылар.
"Уен - Фест"-күпмилләтле халыкның бердәмлеген ныгытырга чакырылган традицион халык уеннарын, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү аша үткәрелә торган масштаблы проект. Балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итү , үсеп килүче буынның тәрбия процессында уенның мөһимлеген искә төшерү максатыннан Яңа Мичән авыл мәдәният йортында " Уен-Фест" халыкара фестивале кысаларында татар халык уены "Түбәтәй" уены оештырылды.(катнашучы.-17)