«Этник пазл» - шәфкатьлелек һәм дуслык дәресе

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

6 июльдә Югары Шытсу мәдәният йортында Бердәм фольклор көненә “Этник пазл” дип аталган  шәфкатьлелек һәм дуслык дәресе үтте. Катнашучыларга башта бу көн турында мәгълүмат бирелде. Халык гореф-гадәтләрне буыннан буынга тапшыра. Балалар халык бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен исләренә төшерделәр, халык авыз иҗаты турында сөйләделәр. “Түгәрәк уен” журналларына күзәтү үткәрделәр. Чараның ахырында татар, башкорт, рус, удмурт халык уеннарын уйнадылар. Мондый дәресләр җәмгыятьтә Россия халыкларының фольклор мирасын саклау, үстерүгә йогынты ясый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International