Россиядә 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәмен билгеләп үтү традициягә әверелде. Шушы бәйрәм уңаеннан 9 июльдә Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп яшендәге балалар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында “Гаилә көне” исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара башында балалар белән бу искиткеч бәйрәм, аның символы, тарихы һәм гореф-гадәтләре турында әңгәмә үткәрелде. Аннары балалар белән стена газетасы чыгарылды. Үзләренең иҗаты өчен балалар татлы бүләкләр алдылар.
Халык мәдәният дөньясы зур һәм күптөрле. Башкаларның мәдәниятен белгәч кенә, тынычлык һәм татулыкны сакларга, башка дин тотучы башка телләрдә сөйләшүче кешеләрнең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын хөрмәт итәргә өйрәнергә мөмкин. 11 июльдә Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче һәм балалар белән берлектә"Син башка халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен беләсеңме" дигән фольклор сәгате үткәрдек. Чара барышында катнашучылар дөнья халыкларының гореф-гадәтләре, һәм мәдәнияте турында белемнәрен күрсәттеләр. Чарада без балалар белән татар халкы сәнгате, Татар уеннары төрләре белән таныштык. Алар белән «Габдулла», «Наза» халык уеннары уйнадык, гармун төрләре турында сөйләнде, төрле халык уеннары турында китап укылды. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
Балачактан ук әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы һәм саклануы өчен җаваплылык хисе тәрбияләү мөһим. Шул максаттан 12 июльдә Туктар авыл китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен «Туган як чишмәләре»дигән экологик сәгать үткәрде. Чара барышында кеше өчен суның роле турында сөйләделәр, аның пычрануының төп факторларын ачтылар, су ресурсларына сакчыл карарга чакырдылар. Шулай ук балалар чишмә тарихы һәм туган як традицияләре белән таныштылар.
11 июль көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Шоколад иленә сәяхәт» - күңел ачу программасы үткәрде. Чара барышында балалар шоколадның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Балалар өчен шоколад белән бәйле конкурслар, уеннар һәм викториналар оештырылды: «Шоколадлы җылыну», «Конфет ал», «Шоколадлы табышмаклар» һ.б. Балалар рәхәтләнеп татлы табышмакларны чиштеләр, шоколад турында шигырьләр укыдылар. Барлык катнашучылар да татлы призлар, шулай ук уңай эмоцияләр алдылар, чөнки шоколад яхшы кәеф тудыра.
Безнең илдә барлык татлы ризыкларның да искиткеч бәйрәме бар . Шоколад көне- 11 июльдә билгеләп үтелә. Без балалар белән мондый вакыйганы читтә калдыра алмадык. 11 июль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кызыклы һәм иң татлы «Тормыш тәме»- шоколад бәйрәмен оештырдылар. Җәйге җиләк-җимешләр муллылыгы, ризыклар ярдәмендә без десерт өстәлен төрлеләндереп, десерт- фондю татып карадык. Әмма иң элек шоколадның ачыш ясаучы Кристофор Колумб турында, шоколадның кайдан барлыкка килүе, аны әзерләү процессы ,аның төрләре турында слайд карадык һәм алып баручылар сөйләде.Балалар шоколад кәнфитләре атамаларына җавап бирделәр, шулай ук "шоколадның зыяны һәм файдасы турында" сөйләштеләр, шоколадның тәме нинди була, дип атадылар, «шоколад» сүзеннән кыска сүзләр төзеделәр һәм сынауның барлык этапларын җиңел генә үттеләр . Мини фабрика оештырдык, балалар белән фондю-шоколадка төреп, җиләк-җимеш ашадык. Катнашучыларга процесс бик ошады, барысы да шоколадның соңгы тамчысына кадәр сыйландылар. Кичә бердәм, күңелле атмосферада узды һәм катнашучыларга якты хисләр , яхшы кәеф бүләк итте.
11 июльдә Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә сөт фермасына экскурсия оештырды һәм "авыл хуҗалыгы һәм без"темасына мәгълүмат сәгате үткәрде.Балалар робот фермасы белән якыннан таныштылар, кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре «Мәхәббәт һәм тугрылык - мәңгегә» ял кичәсе үткәрделәр.
Чара барышында гаилә парлары үзләре өчен әзерләнгән сынауларны үттеләр, гаиләләренең ныклыгын, юмор хисен, энергия запасын һәм зирәклеген тикшерделәр.
Бәйрәм һәркемгә аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте.
8 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме төрки халыкларның традицион халык-ара «Чатыр тауда җыен-2023» дигән халык иҗаты фестивалендә катнашты. Бәйрәмнең максаты яшьләргә халык музыка мирасын һәм милли фольклор традицияләрен саклау һәм тапшыру. Фестивальдә Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән коллективлар чыгыш ясадылар. Фестивальдә төрки телле халыкларның көнкүрешен чагылдырган мәйданчыклар эшләде, аларда төрле милләт вәкилләренең ишегаллары экспозицияләре, шулай ук күргәзмәләр, кул эшләре һәм милли ризыклар ярминкәсе тәкъдим ителде. Коллектив «Горский танец» биюе белән чыгыш ясады һәм фестиваль дипломы, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
7 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме Зеленодольск шәһәрендә узган «Иван Купала» Республика славян мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Иван Купала Көнчыгыш славяннарның җәйге кояш торышына һәм табигатьнең иң югары чәчәк атуына багышланган халык бәйрәме. Бәйрәм традицион су коену йолаларын кабатлый веноклар үрү, күрәзәчелек, учак аша сикерү. Шулай ук бәйрәмдә борынгы рус язуы, беләзекләр, веноклар үрү һәм оберег курчаклары ясау буенча мастер-класслар белән шәһәрчек тәкъдим ителде. «Акварель» коллективы төп сәхнәдә «Горский танец» биюе белән чыгыш ясады. Диплом белән бүләкләнделәр.
7 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Яшьлек» МЦ МБУ Спорт комплексы белән берлектә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Семья – истинное счастье» күңел ачу программасын оештырдылар. Бу якты, шатлыклы бәйрәм туганнарыбызга һәм якыннарыбызга аларны никадәр нык яратуыбыз турында сөйләргә тагын бер сәбәп булды. Котлау сүзе белән чараны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.К. Вәлиев һәм авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л. О.Сергеева ачтылар. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды, бик күп оригиналь мавыктыргыч конкурслар һәм уеннар үткәрелде, аларда авыл халкы зур рәхәтлек белән катнашты. Бәйрәм барлык тамашачыларга аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте.