13 июльдә Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә "цирк дөньясында"күңел ачу программасын үткәрә.Балалар цирк артистларын дәртләндереп, уеннарда һәм ярышларда актив катнаштылар.Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр һәм тәм-томнар алдылар.
13 июль көнне Керәнне авыл клубы балалар арасындагы дуслыкны тагын да ныгытуны, җәйге ялны күңелле һәм файдалы уздыруны күздә тотып «Минем дустым туп» дип исемләнгән уен программасын үткәрде. Программаның төп герое туп булды. Чара башында балаларга тупның нинди спорт төрләрендә кулланылуын искә төшерергә, туп белән уеннарны санап чыгарга тәкъдим ителде. Программа бик күп күңелле уеннар белән тулы иде, ул бер баланы да битараф калдырмады. Футбол уенын волейбол уены алыштырды. Олы балалар кечеләрне “ Ашарга ярый – ашарга ярамый”, “Кайнар бәрәңге”, “Вышибалы”, "Мин биш исем беләм ... » кебек үзләренең яраткан уеннарын уйнарга өйрәттеләр. Шундый гаҗәеп гади һәм шулкадәр мавыктыргыч кечкенә генә тубыбыз, көне буе балаларны сөендерде. Чарада катнашучыларның барысы да бик күп уңай тәэсирләр алдылар. Ә иң мөһиме, сәламәт яшәү һәм дуслык үрнәге күрсәттеләр.
12 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен «Руками вышитое чудо» дигән мастер-класс үткәрделәр. Башта алып баручы чигүнең кайбер серләрен һәм кечкенә хәйләләрен ачты. Балалар һәр үрнәкнең үзендә билгеле бер мәгънә йөртүен белделәр. Аннары эшкә керештеләр, һәркем үзләренең эшләрен чигеп, билгеле бер тегүләр һәм төеннәр үзләштерә алды. Мастер-класс тыгыз дуслык шартларында түгәрәк өстәл артында узды. Чара ахырында мастер-класс катнашучылары үз эшләрен истәлеккә алдылар. Балалар иҗат процессыннан үзләренең соклануларын яшермәделәр. Мастер-класс бары тик уңай эмоцияләр һәм якты тәэсирләр генә калдырып узды!
12 июльдә Эзмэ мәдәният йорты хезмәткәрләре Балыкчы көне уңаеннан балалар белән Мишэ елгасына «Зур һәм кечкенә балык тоту»дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Балык тоту-ачык һавада иң кызыклы чараларның берсе, ул ял итәргә генә түгел, ә табигать белән аралашудан ләззәт алырга да мөмкинлек бирә. Бу барлык проблемалардан һәм мәшәкатьләрдән арынырга, мизгелдән ләззәтләнергә һәм ял итәргә мөмкинлек бирә. Балаларга мондый экскурсия бик ошады, алар бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Лесхоз мәдәният йортында 12 июльдә «К.Насыйри - татар әдәби теленә нигез салучы» китап күргәзмәсе оештырыла. ул татарларны Идел буеның элеккеге Болгар халкына карата этник билгеләмә буларак куллана башлаган беренче галимнәрнең берсе Каюм Насыйри була. Бу аның тормышында тискәре роль уйный һәм гомеренең ахырына кадәр Казан җәмгыятендә аны җәберлиләр. Каюм Насыйров татар мәгърифәтчеләреннән беренче булып татар балаларын мәктәпләрдә рус теленә өйрәтергә ризалаша. Ләкин бу идеядән бернәрсә дә килеп чыкмый, чөнки ул укуга православие курсын кертергә теләми, ә аның рус телен өйрәтү теләге традицион җәмгыять тарафыннан каршылык белән очраша.
12 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Иван-Купала көненә багышланган «Волшебство Купальской ночи» күңел ачу программасын оештырдылар. Иван Купала көне халык йола календаре буенча иң якты һәм серле бәйрәмнәрнең берсе һәм, бәлки, безнең көннәрдә сакланган бердәнбер халык бәйрәме. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Бу көннең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын искә төшерделәр, чәчәкләр җыйдылар һәм таҗлар үрделәр. Бу чарада катнашучыларның барысы да бик яхшы вакыт үткәрделәр!
12 июль конне Елыш клуб модире "Без фантазёрлар" дигэн исем астында балалар белэн асфальтта рэсем конкурсы уздырды. Балалар ирекле темага, узлэре телэгэнчэ асфальтка рэсем тошерделэр. Хэрбер бала да зур тырышлыклар белэн рэсемнэрне буяды, нэрсэ ясауларын курсэтеп, узара фикер алыштылар. Рэсемнэр кызыклы, матур хэм кунелдэгечэ килеп чыктылар. Соныннан балаларга призлар, баллы кучтэнэчлэр таратылды.
Күңелле клоун һәм тылсымчы балаларны искиткеч мәзәкләр һәм тылсымнар, җиңүсез лотерея белән күңеллэрен курделэр. Балалар кызыксынып катнаштылар, экзотик хайваннарны күрделәр һәм программадан соң алар белән фотога төшә алдылар. Программа барысына да ошады, тамашачылар цирк артистлары һәм аларның йорт хайваннары чыгышыннан канәгать калдылар.
Фокусны кем генә яратмый икән? Фокусны барысы да - өлкәннәр дә , балалар да ярата, чөнки фокус — кечкенә тылсым. 12 июль көнне Керәнне авыл клубында балалар фокусчыларга әверелделәр. Малайлар һәм кызлар үзләрен “Тылсымчылар” дип атадылар. “Яшь тылсымчылар” төрле трюклар башкардылар, үзләрен тылсымчы ролендә сынап карадылар, фокус серләрен ачарга тырыштылар. Тик торганда шешәдәге суның төсен үзгәртүен күрдек, бер стакан суны кәгазь битенә әйләндергәндә суның түгелмәвен күзәттек. Акыллы шар үз өстенә кәгазь кисәкләрен җыйганга, энә кадалгач, шарның шартламавына гаҗәпләндек. Фокуслар күңелне күтәрә, шулай ук җитез һәм игътибарлы булырга өйрәтә, хәтерне яхшырта .
12 июльдә Иске Икшермә мәдәният йортында "Табигать дөньясы"дигән экологик күзәтү үткәрелде. Безнең табигатебез матур һәм кабатланмас.Бездә бик күп диңгезләр, елгалар, таулар, күп хайваннар һәм үсемлекләр бар. Болар барысы да безнең зур планетада. Шуңа күрә без кыюлык белән әйтә алабыз, безнең йорт бөтен җир. Безнең йорт-табигать!