4 ноябрьдә Туктар авыл клубы Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Башваткыч" үткәрә.Чарада катнашучылар бу бәйрәм һәм авыл тарихы белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.Бу сорауларга җавап биреп,катнашучылар очко җыялар, һәм иң күп очко җыеп, Хайбиев Данис җиңүче була.Барлык катнашучылар да призлар белән бүләкләнде.
3 ноябрьдә Кече Шинар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Без сезне һәрвакыт күрергә шат»дигән яңа иҗат сезонын ачуга багышланган концерт оештырылды. Мәдәният йорты кунаклар һәм авыл халкы өчен үз ишекләрен ачты. Бәйрәм чарасы "Кияү мунчасы"фольклор йоласы белән башланды. Татар авылларында мондый йола хәзердә саклана, туйдан соң икенче көнне иртән кәләш йортында яңа өйләнешкәннәрне мунчага чакыралар. Гадәттә, мунчаны күршеләрдә ягалар, иң беренче кияү белән кәләшне уфалла арбасына утыртып, гармуннар белән җырлап мунчага озаталар,кияү коймагы һәм кампотлар белән җырлап каршы алалар. Яшьләрдән соң мунчага кияүнең әти-әнисен, башка кунакларны чакыралар. Яңа өйләнешкәннән соң мунчага бару бик хөрмәтле саналган. Мунчадан соң барысын да "Кияү коймагы" белән сыйлыйлар, шаяртулар да, биюләр дә, җырлар да була. Тамашачылар "Мирас" фольклор коллективы, "Зифа" һәм "Туган як" вокаль ансамбльләре чыгышын бик җылы каршы алдылар, алар җирле авторларның безнең авыл турында җырларын җырладылар. халык биюләре бәйрәмне ямьләде.
3 ноябрьдә Туктар авыл клубы яшьләр өчен «Бердәмлектә – көч» темасына әңгәмә үткәрде, газета чыгарды ,бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм ял көне дип игълан ителүе турында сөйләде.
3 ноябрьдә Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбе белән берлектә балалар белән «Имин каникуллар» юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара узды. Чарага «БДД» ДБУ ның Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Г.Н. һәм ОГАИ ЮХИДИ инспекторы Мәҗитов Ф.З. чакырылган иде. Юлдагы җәрәхәтләрдән һәм бәхетсезлек очракларыннан саклану өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре төзелгән. Шунысын да онытмаска кирәк, җәяүлеләр дә катнашучылар. Балалар белән уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча ярышлар узды. Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаска һәм алар турында онытырга ярамый. Чара ахырында балалар кунаклардан бүләкләр алдылар.
3 ноябрьдә Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче һәм яшьләр белән берлектә Халыклар бердәмлеге көне хөрмәтенә стена газетасы чыгаралар. Халыклар бердәмлеге көне-ул көчнең дуслык һәм бердәмлектә булуын искә төшерүче бәйрәм. Биҙәлеш өчен иң якты төсләр, картоналар, кәгазьләр, буяулар, карандашлар кулланылган.
2 ноябрьдә Олы Нырты мәдәният йортында мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм концерты узды. Бәйрәм программасы башында тамашачылар «Солдат озату»халык йоласының театральләштерелгән куелышын карадылар. Әлеге чараның дәвамы булып үзешчән артистларның матур чыгышлары булды. Сәхнәдән Ватан, Россия, мәхәббәт турында җырлар яңгырады. Алар тамашачыларны Ватаныбыз өчен горурлык хисе белән тутырдылар. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты җылы һәм дуслык атмосферасында үтте.
3 ноябрь көнне «Казан-ЭКСПО» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көне кысаларында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ябу тантанасы булды. Кунаклар барлык халык бәйрәмнәрендә берьюлы була алдылар һәм декоратив-кулланма сәнгать осталарының зур күргәзмәсендә була алдылар. Кунакларны декоратив-кулланма сәнгать осталарыннан мастер-класслар һәм «Национальные праздники народов России» IX Бөтенроссия фотоконкурсы җиңүчеләренең эшләре күргәзмәсе көтте. Башта Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М.Әхмәтшина «Большой этнографический диктант 2023» VIII Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясендә катнашты. Аннары Казан-ЭКСПО сәхнәсендә тантаналы бүләкләү булды, анда Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М.Әхмәтшина Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты белән бүләкләнде, шулай ук «Акварель» халык бию төркеме (коллектив җитәкчесе Хуҗин А.И.) «Наш дом – Татарстан. Россия» Республика этномәдәни фестивале лауреаты дипломы белән бүләкләнде.
3 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече К.А.Нигъмәтҗанова балалар өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Когда мы едины, мы непобедимы» дигән тарихи сәгать үткәрде. Бу дәрестә балалар белән чын тарихи фактларны һәм халык бердәмлеге мөһим роль уйнаган вакыйгаларны өйрәнделәр. Үткәннәргә кызыклы сәяхәт укучыларга бердәмлек һәм теләктәшлек, кешеләргә авырлыкларны җиңәргә һәм җиңүләргә ирешергә ярдәм иткән тарихи мисалларны якыннан белергә мөмкинлек бирде. Чарада шулай ук балалар кызыклы интерактив биремнәрдә катнаштылар, бу аларга хезмәттәшлек принципларын яхшырак аңларга ярдәм итте. Тарихи сәгать балаларның игътибарын дөнья тарихында бердәмлек һәм теләктәшлекнең әһәмиятенә җәлеп итте.
Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үз-үзеңне үстерү өчен «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) Бөтендөнья әдәби проекты эшләп килә. Бу проектның максаты: татарча китаплар, әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру. Проект кысаларында 21 көн татарча әдәби әсәр укырга һәм укылган әдәби әсәрләр, өзекне үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, медиафайллар өстәп, контакт челтәренә урнаштырырга кирәк. Әлеге әдәби марафонда Юлбат авыл китапханәсенең китап укучылары да актив катнашып киләләр. 2 ноябрь көнне Юлбат авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, «Китап – якты нур»дип исемләнгән бик мавыктыргыч, эшлекле очрашу –әдәби сәгать үткәрдек.
Марафонда катнашучылар укыган китаплары,шушы китапларның авторлары турында фикер алыштылар.Үзләренә ошаган китапларны бер- берсенә тәкъдим иттеләр, укыган китаплардан иң кызык дип тапкан өлешләрен кычкырып укыдылар.Киләчәктә дә марафоннарда автив катнашырбыз дигән теләктә калдык.
Интеллектуаль уеннар хәтерне, логик фикерләүне, фантазияне үстерә, тырышлык, игътибарлылык, максатчанлык, шулай ук билгесезлек шартларында карарлар кабул итү һәм алар өчен җавап бирү сәләтен, димәк, мөстәкыйльлекне дә үстерә. Шулай ук озак вакыт бер эшчәнлеккә игътибар итү дә мөһим. 2 ноябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенын үткәрделәр.