ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2 ноябрьдә Лесхоз мәдәният йортында балалар белән өстәл уеннары уздырылды. Өстәл уеннарын һәрвакыт күңелле һәм мавыктыргыч дип беләләр. Ләкин бу шулай ук кайбер осталыкларын яхшырту һәм озак еллар акылны ачык тоту өчен яхшы ысул икәнен һәркем белми. Катнашучылар өстәл артында бер генә максат белән җыелалар кебек тоела – күңел ачу, ләкин, асылда, уен процессы сәламәтлеккә төрле аспектларда һәм теләсә кайсы яшьтә уңай йогынты ясый.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

2 нче ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече балалар өчен ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Живая старина сегодня» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Чара милли мәдәниятләрнең мәдәни мирасы буенча кызыклы сәяхәттән башланды, анда балалар бүгенге җәмгыятьтә булган традицияләр һәм гореф-гадәтләр белән таныштылар. Бу танып белү сәгатендә балаларга республиканың бай мәдәни мирасы һәм бүгенге көнгә кадәр саклана торган һәм буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләр турында җентекләп сөйләделәр. Шулай ук мәдәният йорты фойесында балалар өчен күргәзмә оештырылды, анда милли костюмнар, кул эшләре, көнкүреш әйберләре һәм мәдәни мирасны чагылдырган артефактлар тәкъдим ителде. Бу танып белү сәгате балаларның игътибарын туган якның милли мәдәниятләренә һәм традицияләренә җәлеп итте, аларга мәдәни мирасның күптөрлелеген яхшырак аңларга мөмкинлек бирде.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

Коз фасылында барлык табигать танымаслык булып узгэрэ. Сары-кызыл яфраклар агачлардан коела. Козге кояш, жилэс жил болар барысы да кознен билгелэре.2 ноябрь конне Елыш авыл клубында рэсем конкурсы "Безгэ коз нэрсэ алып килде?" дигэн исем астында уткэрелде. Балалар ин беренче кознен сыйфатларын барлап чыктылар. Соныннан кем ничек кузалдына китерэ, шуны ак битлэргэ тошерделэр. Барысы да бик тырышты, вакыт бик кунелле узды.

Тэги: Елыш авыл клубы

3 ноябрьдә Яңа Мичән мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә "Татлы шашка турниры"узды. Бу татлыуен кагыйдәләре классик варианттан бары тик тактада шашка урынына төрле төстәге төргәкләрдә конфетлар торуы белән генә аерыла. Уенчылар парларга бүленгән . Бүләк булып, әгәр уенчы җиңсә, көндәшенең конфетын үзенә ала һәм башка пардан җиңүче белән уенны дәвам итә. Әй, залда дәрт бар иде! Барысы да җиңәргә генә тырышкан! Уен бик  «татлы»килеп чыкты. Татлы ярышларда катнашучыларның барысы да бик канәгать калдылар, чөнки өйләренә җиңгән конфетлар белән кайттылар.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

Яна Мичэн мэдэният йортында Шынар авыл жирлегенэ кергэн мэдэният хезмэткэрлэре тарафыннан Абдулла Алишнын «Сертотмас урдэк» экият - тамашасы курсэтелде. Барлыгы  -28 бала карады. Билет бэясе -100 сум(250 сум аренда).

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

1 ноябрь конне Елыш авыл клубында милли мэдэният хэм гореф гадэтлэр елы унаеннан "Яулыкларда халкыбызнын уткэне хэм бугенгесе" дигэн исем астында мэгълумэт сэгате узды. Кичэ барышында балалар белэн борынгы мэдэни мирасыбыз буенча белемнэрне тулыландырдык. Балалар узлэренен эби-бабайларында булган тегелгэн, чигелгэн эйберлэрне искэ алдылар. Хэзерге вакытта сэхнэлэрдэ курсэтелуче милли йолаларнын узлэренен гаилэлэрендэ хэзер дэ сакланып калганнарын бергэлэп искэ тошердек.

Тэги: Елыш авыл клубы

1 ноябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Күңелле каникуллар" проекты кысаларында балалар өчен «Кулга кул тотынышып»дип исемләнгән танып белү программасы үткәрделәр. Чараның беренче өлешендә бердәмлек көненә багышланган викторина үткәрелде. Викторина барышында балалар төрле сорауларга җавап бирделәр, дуслык һәм бердәмлек турында әңгәмә кордылар, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәре белән уртаклаштылар. Чараның икенче өлешендә уеннар үткәрелде. Балалар зур теләк һәм кызыксыну белән уеннарда катнаштылар. Халыклар бердәмлеге көне -россиялеләр өчен мөһим, чөнки бары тик халыкның бердәмлеге нәтиҗәсендә генә безнең ил күпмилләтле,тату, бердәм булды.

Тэги: Олы Нырты мәдәният йорты

1 ноябрьдә Туктар авыл клубында"имин интернет "темасына мәгълүмат сәгате үткәрелде. Яшьләр интернетның уңай һәм тискәре яклары турында белделәр.

Тэги: Туктар авыл клубы

   1 ноябрь көнне  Килдебәк авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә укытучы һәм остаз елы уңаеннан «Укытучылар хөрмәтенә әдәби микс» исемле библиомикс  үткәрделәр.  

Тормыш-ул зур мәктәп,  кайвакыт, безгә дәресләр бирә һәм төрле укытучыларны җибәрә. Балалар һәр кешенең тормышында укытучының мөһим роле турында белделәр, язучы булып киткән укытучылар турында кызыклы фактлар  җыелмасы белән таныштылар. Чара ахырында, укытучы герое булган әдәби әсәрләр буенча викторина үткәрделәр.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

1 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М.Фатхуллина көзге каникуллар вакытында балалар өчен Халыкара толерантлык көненә багышланган «Толерантность – путь к миру» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарада балаларны толерантлык темасы һәм аның төп принциплары белән таныштырдылар, шулай ук кешеләр арасында гармонияле мөнәсәбәтләрне ничек төзергә кирәклеген аңлаттылар. Программа барышында балаларга аермаларны хөрмәт итүнең мөһимлеге һәм аларны көндәлек тормышта дөрес куллану турында җентекләп сөйләделәр. Шулай ук балаларга яхшы мөнәсәбәтләр төзү турында эчтәлекле презентация тәкъдим ителде. Мәгълүмат сәгате укучыларның игътибарын толерантлыкка һәм тыныч җәмгыять төзүгә җәлеп итте. Бу чара үсеп килүче буынга толерантлыкны аңлауны һәм куллануны ныгытты.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International