6 март көнне Шәмәрдән мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Мир через объектив» фотосүрәтләр күргәзмәсе оештырылды. Бу чара балаларга фотоаппарат линзасы аша дөньяга матурлыкка карашыңны һәм гаҗәеп мизгелләрне ничек күрсәтергә икәнен күрсәтте. Бу картиналарны күргәч, яшь кунаклар бу эшләрнең колориты һәм таланты белән ләззәтләнә алалар, аларның һәрберсе рәссамның эчке дөньясының уникаль чагылышы булып торды. Күргәзмә балаларга дөньяга уникаль объективлар аша карарга һәм рәссамнарның искиткеч иҗаты белән сокланырга мөмкинлек бирде. Чара җылы һәм дуслык атмосферасында узды.
05 мартта Эзмә мәдәният йортында Талант Фест конкурсының зона этабы узды. Конкурс укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, талантлы балаларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Бу конкурста Шәмәрдән лицее, Иштуган, Евлаштау, Шекше, Эзмә урта мәктәпләре һәм Корсабаш интернат мәктәбе балалары катнашты. Балалар вокал-соло, инструменталь ансамбль, театр һәм сәнгатьле уку номинацияләрендә ярыштылар. Конкурс югары дәрәҗәдә узды һәм ахырда жюри әгъзалары балаларның иҗатын бәяләделәр.
Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә, Оет авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре "Мирас" фольклор коллективы составында "Милләт яме - йола, бәйрәмнәрдә" район фестиваленең бәйрәм, йомгаклау кичәсендә "Кияү мунчасы" белән чыгыш ясадылар. "Наза" балалар фольклор коллективы бәйрәм кунакларын РДК фойесында каршы алды, "Чабата"халык уенын күрсәтте.
5 мартта Туктар авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көне хөрмәтенә 8 мартта К.Тимербаев җитәкчелегендәге "Саба чишмәлере" коллективы катнашында концерт узды.Авылдашларына концерт ошады, моның турында тамашачыларның көчле алкышлары шаһитлык бирә.
Гофр кәгазьдән чәчәкләр-теләсә нинди бәйрәм өчен матур бизәк. Букетлар бүләк итеп кенә калмый, аларны интерьер бизәү һәм бәйрәм өстәлләрен бизәү өчен кулланалар. Гофр кәгазьдән арзан һәм матур чәчәкләр ясап була. 5 март көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Пушкин картасы буенча «Гофр кәгазьдән чәчәкләр”темасына мастер-класс үткәрделәр.Чара барышында сәнгать җитәкчесе Гайнетдинова М.Т. чәчәкләр ясаганда кулланырга мөмкин булган төрле кәгазьләр турында сөйләде, кәгазь белән эшләүнең техник алымнарын күрсәтте- таҗлар ,яфраклар ясау, таҗларны ничек җыярга. Мастер-классның һәр катнашучысы чәчәк ясауның барлык этапларын үтәргә һәм үз куллары белән чәчәк җыярга тырышты. Мастер-класс катнашучыларга үзләренең иҗади активлыкларын күрсәтергә , эмоциональ канәгатьлек хисе кичерергә ярдәм итте. Чәчәкләр матур һәм хәтта хуш исле булып чыкты.
2 март көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре Халыкара шырпы көненә багышланган «Шырпы көне» дип аталган уен программасы үткәрделәр. Чара башланыр алдыннан балалар шырпының хуҗалыкта , походта, дачада кирәкле, тик шул ук вакытта бик куркыныч әйбер булуы турында белделәр. Әмма, куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотып эшләгәндә, шырпы иҗат һәм спорт белән шөгыльләнү өчен чиксез мөмкинлекләр бирә.Чарада катнашучылар моңа уенда катнашып инандылар. Ике командага бүленеп, алар төрле конкурсларда ярышты: шырпы тартмасын башларына, җилкәләренә куеп йөгереп, шырпыдан төрле әйберләр төзү, паровозик ясау. Шырпыдан «Шырпы балаларга - уенчык түгел"дигән фразаны төзеделәр .Ике команда да барлык конкурсларда актив катнаштылар, шырпының файдасы турында кызыклы мәгълүмат алдылар һәм шырпы белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Чара ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар алды.
5 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты сәхнәсендә әтиләр һәм әниләр өчен Ватанны саклаучылар көненә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Салават күпере» балалар бакчасының өлкән, әзерлек төркеме балалары «Для Вас, наши любимые!» концерты узды. Бәйрәмгә әтиләр, әниләр, бабайлар һәм әбиләр чакырылган иде. Балалар зур тырышлык белән чыгыш ясадылар. Шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырлар җырладылар. Балалар әти-әниләренә итеп үз куллары белән ясалган бүләкләр бүләк иттеләр. Музыкаль һәм яктылык буенча Шәмәрдән мәдәният йортының тавыш режиссеры Хузин А.И. катнашты. Бәйрәм җылы, рухи атмосферада узды. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар бик күп тәэсирләр алдылар, уңай эмоцияләр белән тулыландылар.
Яңа Мичән мәдәният йортында 2024 елның 3 мартында «Башваткыч» интеллектуаль уены уздырылды . Әниләр һәм балалар катнашырга чакырылды.Уен концерт номерлары белән аралашып алып барылды . Уен катнашучылары бик тапкыр һәм җитез булдылар. Уен бик күңелле үтте.. Иң күп балл җыйган Катнашучылар , җиңүче дип танылды.Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2 һәм 3 мартта Эзмә авыл җирлегендә "кышкы спартакиада - 2024"узды. Бу ярышларны ачу һәм музыкаль бизәүне Эзмә мәдәният йорты, Отернэм авыл клубы хезмәткәрләре башкарды. Спорт уеннары программасына хоккей, волейбол буенча ярышлар, шулай ук аркан тарту буенча ярышлар кертелгән. 3 мартта чара составына мини футбол уеннары һәм киборг футбол ярышлары беренче тапкыр кертелде. Киборг футбол-киләчәк уены. Балалар һәм өлкәннәр ярышларда бик теләп катнаштылар. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
2 март конне Курсабаш мэдэният йорты, Сулэ авыл клубы, Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Мөбарәкшиннар гаиләсе династиясе белән берлектә Тимершык мэдэният йортында «Тарихта без эзлебез» Шәҗәрә конкурсында катнаштылар. Мәдәният йорты фойесында Мөбарәкшиннар нәселенең күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда шәҗәрәнең тарихи фактлары күрсәтелде һәм сөйләнелде, истәлекле борынгы әйберләр, милли ризыклар, яуланган бүләкләр, дипломнар, фотокүргәзмә күрсәтелде.Сәхнәдә нәсел тарихы турында чыгыш ясалды.