8 март көнне Курсабаш мәдәният йортында Өчиле авыл клубы һәм китапханәләр белән берлектә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Хатын-кызлар территориясе"дип аталган концерт оештырдылар һәм үткәрделәр.
Бу көнне мәдәният йортының тамаша залы язгы кәеф, елмаю, шатлык атмосферасы белән тулган иде. Концертны алып баручылар шулай ук барлык катнашучыларны яз, мәхәббәт һәм өмет бәйрәме белән котладылар.
Кияү белән каенана -туган кан. 7 мартта Өтернәс авыл клубында "Ай ли замана, Килен белэн Кайнана" - бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмдә өч пар катнашты. Алар гаилә бәхетенең серләре белән уртаклаштылар, үзләренең иҗади сәләтләрен конкурсның җиде этабында күрсәттеләр, үзләренең талантларын гына түгел, ә дуслыкларын, һәр гаиләнең көндәлек тормышында кирәкле юмор хисләрен дә күрсәттеләр. Һәрбер катнашучы уникаль, һәр гаиләнең үз традицияләре һәм гаилә кыйммәтләре бар. Конкурсантлар барысы да оста, тәмле пешерә дә, чигә дә, бии дә, җырлый да беләләр. Конкурслар үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкаруында музыкаль номерлар белән чиратлашты, бәйрәм бик күңелле һәм якты булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңелүчеләр табылмады. Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды.
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, ул кешелекнең матур яртысынын үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул иткән вакыт. Бу бәйрәм уңаеннан Сулэ авыл клубында Курсабаш мэдэният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә "Яраткан,ягымлы, кадерлелэргэ" концерт программасын үткәрделәр.
Концерт программасы иң матур, иң яраткан хатын-кызларга соклану һәм ярату белән тулы иде. Үзләренең күңелгә үтеп керерлек котлауларын аларга артистларыбыз бүләк итте.
Чарада катнашучылар үзләренең талантлары, якты образлары белән балкып тордылар. ПК буенча чара.
7 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Язлар кебек гүзәл хатын-кыз» дигән бәйрәм концерты оештырдылар. Концерт мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме һәм «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең Шәмәрдән филиалында катнашучылары, Мичанбаш клуб мөдире А.Б. Гаврилова, Мичәбаш клуб мөдире А.Б.Нәҗипов тарафыннан әзерләнде. Концертның беренче минутларыннан ук яхшы һәм дәртле атмосфера барлыкка килде. Концерт программасы күңелгә үтеп керерлек җырлар, матур шигырьләр, халык һәм заманча биюләр белән үрелеп барды. Сәхнәдән тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тутыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Бәйрәм кунаклары шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф белән тулды.
Кече Шыңар мәдәният хезмәткәрләре , китапханә, Оет авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре иҗат коллективлары белән берлектә 8 Март Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган район чарасында катнаштылар. Тамашачыларга видео-презентация, "Ел хатын - кызы" республика конкурсы лауреаты Гөлсем Рабгутдинованың иҗади эшчәнлеге, тормыш юлы турында эчтәлекле чыгышы тәкъдим ителде. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы."Саба районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов катнашучыларны бәйрәм белән котлады, рәхмәт белдерде һәм конкурста катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды
6 март көнне Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Яңа Мичән авыл мәдәният йортында балалар өчен котлау открыткасы ясау буенча мастер-класс узды." Мәдәният хезмәткәрләре булачак открытка өчен нигезне алдан әзерләгәннәр, мисал итеп балаларга ясалу процессын аңлатканнар, ә аннары балалар үзләре эшкә керешкәннәр. Алар тырышып кисеп, төсләр сайлаганнар, ябыштырганнар. Дөньядагы иң яраткан һәм туган кешеләр өчен бүләк ясау аларга бик күп рәхәтлек һәм шатлык китерде. Бәйрәмгә әни ,аби яки апа өчен искиткеч бүләк булачак. Бу һөнәр үзенең җанлылыгы белән җылытачак һәм җанның иң нечкә кылларына тәэсир итәчәк. Мастер-класс барышында балалар матур нәрсәләр булдырырга, фантазия күрсәтергә, хисләрен белдерергә һәм хезмәт нәтиҗәләренә шатланырга өйрәнделәр.
6 нчы март көнне Сабабаш авылы клубында Лесхоз мәдәният йорты hәм Сабабаш клуб хезмәткәрләре, үзешчәннәре тарафыннан Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" спектакле сәхнәләштерелде. Уен-көлкегә, җыр-биюгә бай романтик рухтагы спектакльдә вакыйгалар, нигездә, «Мәхәббәт чишмәсе» янында бара. Борыннан килгән гадәт буенча авыл кешеләре изге чишмә буена килеп теләк теләгәннәр, җырлы-биюле уен уйнаганнар, вәгъдә бирешкәннәр. Авылның үз Ләйләсе белән Мәҗнүне — Ләйсән белән Илнарның да саф мәхәббәтләре шунда бөреләнә, һәм алар, гореф-гадәткә тугры калып, Мәхәббәт чишмәсе алдында гомерлеккә вәгъдәләшәләр. Әмма вакыйгалар яшьләр теләмәгән борылыш ала… Премьера уңышлы тәмамланды, халык тарафыннан җылы кабул ителде.
6 март конне Сулэ авыл клубында «табигатьнең әкият дөньясы "дигән экологик викторина үткәрелде, балалар төрле тематик төркемнәргә берләштерелгән сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр:» Агачны бел«," нинди кош, нинди хайван?", "Үсемлекләр җәй һәм көз".Экологик викториналар балаларга Җирнең үсемлек һәм хайваннар дөньясын яхшырак белергә булыша. Шулай ук бу чаралар балаларның табигатькә сакчыл караулары өчен кирәк.
Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү алдыннан, бәйрәм атмосферасын булдыру максатыннан, 6 март көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре уен-ярыш формасында «Ягез әле , кызлар!» үткәрделәр.Бу көн балалар бакчасында кояш нурлары, җылы елмаюлар һәм яхшы кәеф белән җылытылды! Чарада катнашучылар төрле конкурсларда ярыштылар: команда исемен җыегыз, флористлар, кер элү, мода күрсәтү, ярмаларны аеру,уйлау. Кызлар безне үзләренең артистлыклары, тапкырлыклары белән сөендерделәр, һәркемнең кәефен күтәрделәр. Конкурста жюри кызларыбызның иң катлаулы сорауларга бик яхшы җавап бирә һәм һәркайсы ситуациядән чыгу юлын таба алуына инанды.Үзенең артистлык, искиткеч зирәклек, җаваплылык, «Ягез әле ,кызлар! " конкурсындагы барлык киртәләрне лаеклы үтеп,"Салават күпере " һәм "Кояшкай" командалары арасында дуслык җиңде, барлык катнашучылар бүләкләнде.Җанатар малайлар үз дусларына кычкырып ярдәм иттеләр, конкурс биремнәрен оештыруда булыштылар.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Яңа Мичән авыл китапханәсендә "Ак калфак" хатын-кызлар клубы катнашучылары өчен “Язлар матур хатын-кызлар белән!". бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чара барышында хатын -кыз турында шигырьләр, катнашучылардан бәйрәм котлаулары яңгырады.Төрле викториналар, уеннар, конкурслар күңелле, бәйрәм кәефе атмосферасы тудырды. Очрашуның дәвамы бу тема буенча китап күргәзмәсе белән танышу булды. Авылыбыз шагыйрәсе Ибраһимова С.м. шигырьләр укыды. Чара чәй эчү белән тәмамланды.