«Шырпы көне» дип аталган уен программасы

2024 елның 5 марты, сишәмбе

2 март көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре  Халыкара  шырпы көненә багышланган «Шырпы көне» дип аталган уен программасы үткәрделәр. Чара башланыр алдыннан балалар шырпының хуҗалыкта , походта, дачада кирәкле, тик шул ук вакытта бик куркыныч әйбер булуы турында белделәр. Әмма, куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотып эшләгәндә, шырпы иҗат һәм спорт белән шөгыльләнү өчен чиксез мөмкинлекләр бирә.Чарада катнашучылар моңа уенда катнашып инандылар. Ике командага бүленеп, алар төрле конкурсларда ярышты: шырпы тартмасын башларына, җилкәләренә куеп йөгереп, шырпыдан төрле әйберләр төзү, паровозик ясау. Шырпыдан «Шырпы балаларга - уенчык түгел"дигән фразаны төзеделәр .Ике команда да барлык конкурсларда актив катнаштылар, шырпының файдасы турында кызыклы мәгълүмат алдылар һәм шырпы  белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Чара ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International