ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2024 ел
шимбә

21 сентябрь көнне Иске Мичән мәдәният йорты, Яңа Мичән мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Кабак бәйрәме - 2024" район иҗат фестивалендә катнашып, "Иң матур фотозона" номинациясендә 1 урын өчен Диплом һәм кызыксындыру призы белән бүләкләнделәр . Күргәзмәдә табигый материаллардан матур фотозона ясалды..Кунакларны күңелле такмаклар белән сәламләделәр.Күргәзмәдә шулай ук "Джуттан эшләнмәләр"декоратив – гамәли иҗаты тәкъдим ителде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән һәр экспонат күңел, мәхәббәт һәм курку кисәкчәләрен йөртә.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

21 сентябрьдә Байлар Сабасы үзәгендә 21 нче тапкыр үткәрелә торган "Кабак-24" зур бәйрәме узды. Быел бу зур бәйрәм-конкурста Корсабаш авыл клублары, Сула авыл клублары, Түбән Отар авыл клублары һәм Корсабаш китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Һәрвакыт бу конкурста катнашып, без гадәти булмаган эшләнмәләр-фигуралар уйлап табарга тырышабыз.Бу юлы саламнан зур гына ат алып кайттык.Ул безнең бәйрәм кунакларын иң төп ишектә каршы алды.  Кабак белән төрле ашамлыклардан күргәзмә ясадык.Өстәлнең нәкъ уртасында кабактан ясалган зур самовар тора иде.Кунакларны, безнең өстәл янына килүчеләрне сыйладылар.Фән һәм технологияләр елына оригиналь күргәзмә әзерләнгән иде: робот-пылесос, робот сам, карусель, радио FM, Пушкин картасы һәм болар барысы да Кабактан эшләнгән иде. Кунакларны икмәк, шигырьләр белән каршы алдылар.Шулай ук фотозона да ясалды, анда теләгән кунаклар рәхәтләнеп фотога төшә алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл мәдәният йорты

21 сентябрьдә Байлар Сабасы үзәгендә 21 нче тапкыр үткәрелә торган "Кабак-24" зур бәйрәме узды. Быел бу зур бәйрәм-конкурста Корсабаш авыл клублары, Сула авыл клублары, Түбән Отар авыл клублары һәм Корсабаш китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Һәрвакыт бу конкурста катнашып, без гадәти булмаган эшләнмәләр-фигуралар уйлап табарга тырышабыз.Бу юлы саламнан зур гына ат алып кайттык.Ул безнең бәйрәм кунакларын иң төп ишектә каршы алды.  Кабак белән төрле ашамлыклардан күргәзмә ясадык.Өстәлнең нәкъ уртасында кабактан ясалган зур самовар тора иде.Кунакларны, безнең өстәл янына килүчеләрне сыйладылар.Фән һәм технологияләр елына оригиналь күргәзмә әзерләнгән иде: робот-пылесос, робот сам, карусель, радио FM, Пушкин картасы һәм болар барысы да Кабактан эшләнгән иде. Кунакларны икмәк, шигырьләр белән каршы алдылар.Шулай ук фотозона да ясалды, анда теләгән кунаклар рәхәтләнеп фотога төшә алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл мәдәният йорты

21 сентябрьдә Байлар Сабасының үзәк мәйданында 21 нче тапкыр үткәрелә торган «Кабак бәйрәме – 2024» традицион иҗат бәйрәме узды. Бәйрәмдә Шәмәрдән авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты. Конкурсны оештыручылар: Саба муниципаль районы Башкарма комитеты, Саба районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге, «Татмедиа» филиалы, «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе. Бәйрәмнең төп объекты булып кабак һәм аның белән бәйле барлык эшләр – ашаудан алып бу яшелчә рәвешендә кулдан эшләнгән әйберләргә кадәр булды. Бәйрәмдә иң зур кабак, иң матур фотозона, кабактан иң матур композиция, кабактан иң оригиналь ризык бирү, агитбригада чыгышы номинацияләрендә катнашырга мөмкин иде. Бәйрәмдә Шәмәрдән авыл җирлеге Иң матур композиция номинациясендә һәм агитбригаданың актив чыгышы өчен 1 нче дәрәҗә дипломнар һәм кызыксындыру призлары белән бүләкләнде.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

21 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре "Ябалакта кунакта"дип исемләнгән чираттагы театральләштерелгән экскурсия оештырдылар. Бүген Кукмара шәһәренең 4 сыйныф укучылары кабул ителде. Балалар һәм аларның әти-әниләре әкияти урманга эләктеләр, анда алар төрле әкияти геройларны очраттылар һәм тылсымлы сандыкны табу өчен каршылыклар үттеләр. Барысы да бик күп якты һәм уңай хис-кичерешләр алды.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

Кече Шыңр мәдәният йорты каршындагы  эшләп килүче  "Рәшә" иҗат коллективы "Кабак бәйрәме - 2024"район иҗат фестивалендә катнашты. Коллективта катнашучылар фестиваль кунакларын капка төбендә каршы алдылар, бәйрәм белән котладылар, такмаклар җырладылар, аннары сәхнәдә "агитбригада чыгышлары"номинациясендә чыгыш ясадылар. Коллектив грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнде

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

21 сентябрьдә Байлар Сабасы үзәгендә 21 нче тапкыр үткәрелә торган "Кабак-24" зур бәйрәме узды. Быел бу зур бәйрәм-конкурста Курсабаш мәдәният йорты, Сулэ авыл клубы, Түбән Утар авыл клубы һәм Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Һәрвакыт бу конкурста катнашып, без гадәти булмаган эшләнмәләр-фигуралар уйлап табарга тырышабыз.Бу юлы саламнан зур гына ат алып килдек.Ул безнең бәйрәм кунакларын иң төп ишектә каршы алды. Кабак белән төрле ашамлыклардан күргәзмә ясадык.Өстәлнең нәкъ уртасында кабактан ясалган зур самовар тора иде.Кунакларны, безнең өстәл янына килүчеләрне тэмле ризыклар белэн сыйладык.Фән һәм технологияләр елына оригиналь күргәзмә әзерләнгән иде: робот-пылесос, робот узе, карусель, радио FM, Пушкин картасы һәм болар барысы да Кабактан эшләнгән иде. Кунакларны икмәк, шигырьләр белән каршы алдылар.Шулай ук фотозона да ясалды, анда теләгән кунаклар рәхәтләнеп фотога төшә алдылар.

Тэги: Сулэ авыл клубы

20
сентябрь, 2024 ел
җомга

20 сентябрь көнне Эзмә мәдәният йортында Хөснулла һәм Аллахияр. Вәлиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбенен Шәмәрдән филиалы мөгаллимнәренең концерты булды."Укытучыг-исем түгел, укытучы-сәләт " исеме астында Эзмә урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен.  Концертта педагоглар-музыкантлар, хореографлар, рәссамнар һәм аларның укучылары чыгыш ясады. Чит ил классиклары, Совет, татар композиторлары әсәрләре яңгырады, биюләр башкарылды. Тамашачылар һәр чыгышны бик җылы каршыладылар һәм көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

20 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары Лесхоз мәдәният йортында урнашкан "Кыңгыраулар” музеена керделәр. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер класс, гыйбрәтле фильм карау күңелгә хуш килде. Балалар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, вакытны бик яхшы үткәрделәр.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

19 сентябрь көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар өчен  “Табигатьтән сәләмәтлек алабыз!”дип аталган экскурсия оештырдылар. Бигрәк тә көз көне, урман аеруча матур. Балалар көзге табигатьнең матурлыгына сокланып кына калмадылар, урманны  күзәттеләр:агачларны карадылар, кырмыска оясы янында тукталдылар, кошлар  сайравын тыңладылар. Аларга урманның тере тавышларын ишетү бик кызык булды.Балалар бик теләп үзләренең булачак кул эшләре өчен яфраклар, күркәләр җыйдылар, матур көзге букетлар ясадылар. Урманда үз – үзеңне тоту кагыйдәләре һәм табигатьне чүп-чардан арындырырга кирәклеге, ботакларны сындырырга ярамавы турында әңгәмә корырга да онытмадык. Экскурсиядән барысы да канәгать калдылар, бик күп тәэсирләр алдылар, күтәренке кәеф белән кайттылар

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International