“Табигатьтән сәләмәтлек алабыз!”дип аталган экскурсия

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

19 сентябрь көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар өчен  “Табигатьтән сәләмәтлек алабыз!”дип аталган экскурсия оештырдылар. Бигрәк тә көз көне, урман аеруча матур. Балалар көзге табигатьнең матурлыгына сокланып кына калмадылар, урманны  күзәттеләр:агачларны карадылар, кырмыска оясы янында тукталдылар, кошлар  сайравын тыңладылар. Аларга урманның тере тавышларын ишетү бик кызык булды.Балалар бик теләп үзләренең булачак кул эшләре өчен яфраклар, күркәләр җыйдылар, матур көзге букетлар ясадылар. Урманда үз – үзеңне тоту кагыйдәләре һәм табигатьне чүп-чардан арындырырга кирәклеге, ботакларны сындырырга ярамавы турында әңгәмә корырга да онытмадык. Экскурсиядән барысы да канәгать калдылар, бик күп тәэсирләр алдылар, күтәренке кәеф белән кайттылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International