20 сентябрь көнне Эзмә мәдәният йортында Хөснулла һәм Аллахияр. Вәлиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбенен Шәмәрдән филиалы мөгаллимнәренең концерты булды."Укытучыг-исем түгел, укытучы-сәләт " исеме астында Эзмә урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен. Концертта педагоглар-музыкантлар, хореографлар, рәссамнар һәм аларның укучылары чыгыш ясады. Чит ил классиклары, Совет, татар композиторлары әсәрләре яңгырады, биюләр башкарылды. Тамашачылар һәр чыгышны бик җылы каршыладылар һәм көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.