Гаилә елы уңаеннан 11 декабрь көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш авыл китапханәсе Сулэ авылы клубы белән берлектә "Гаилә кыйммәтләре"дигән әдәби кичә үткәрде. Китапханәче укучыларны Ризаэддин Фәхретдиннең "нәсихәт"китабы белән таныштырды. Язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Чарада катнашучылар гаиләгә, ата-аналарга үгет-нәсихәтләр китабын укыдылар, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре турында сөйләделәр. Гаилә темасына шигырьләр, мәкальләр укыдык, табышмакларга җаваплар таптык, "җырыңны дәвам ит"уенында катнаштык. Укучылар үз гаиләләре турында сөйләделәр, бәхетле гаилә серләре белән уртаклаштылар.
11 декабрьдә урман Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Кар бабай ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Кар бабай-ул балачактан ук һәркемнең яраткан һәм Яңа Ел бәйрәмнәренең иң популяр персонажларының берсе. Кирәк булган бар нәрсә — кәгазь, кайчы һәм җилем. Балалар бик теләп эшкә чумдылар. Җылы дустанә атмосфера, уртак хезмәт, үзара ярдәмләшү һәм мастер-классның әкияти тематикасы балаларга Яңа ел тылсымлы атмосферасын тоярга ярдәм итте.
Үз куллары белән ясаган кар бабайлар, кагыйдә буларак, бик кызык килеп чыга, менә безнекеләр дә үз характеры белән килеп чыкты. Мастер-класста катнашучыларның барысы да канәгать калды.
11 декабрьдә Шәмәрдән «Рост» лицеенда мәдәният йорты һәм Шәмәрдән лицее хезмәткәрләре белән берлектә Ватан Геройлары көненә багышланган «Гордимся славою героев» патриотик сәгате оештырылды. Балаларга патриотизм һәм гражданлык җаваплылыгы атмосферасы тудырып, Россия геройларының батырлыклары турында сөйләделәр. Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы «Акварель» халык бию төркеме патриотик рухны чагылдырган бию номерлары белән чыгыш ясады. Коллективның чыгышлары укучыларда ил геройларына карата горурлык һәм хөрмәт хисе уятты. Чарага мәртәбәле кунаклар чакырылган иде. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.
10 декабрьдә Сулэ авыл клубында "коррупция турында кычкырып"тематик әңгәмә уздырдылар. Катнашучылар " Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә?", коррупциягә каршы көрәш юлларын һәм ысулларын ачарга тырыштык. Фикер алышу барышында «коррупция» төшенчәсе, коррупция тарихы, коррупция төрләре, коррупция турындагы законнар, коррупциягә каршы көрәш ысуллары каралды.
10 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә Кар бабай ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Кирәк булган бар нәрсә — кәгазь, кайчы һәм җилем. Балалар бик теләп эшкә чумдылар. Җылы дустанә атмосфера, уртак хезмәт, үзара ярдәмләшү һәм мастер-классның әкияти тематикасы балаларга Яңа елның тылсымлы атмосферасын тоярга ярдәм итте. Үз куллары белән ясаган кар бабайлар, кагыйдә буларак, бик кызык килеп чыга, менә безнекеләр дә үз характеры белән килеп чыкты.Мастер-класста катнашучыларның барысы да канәгать калды.
9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә, Олы Нырты авыл җирлеге территориясендә Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен һәлак булганнар хөрмәтенә, Советлар Союзы Герое , Нырты заводы авылында туган Иван Сергеевич Башкиров истәлегенә һәм илебез өчен гомерләрен биргән махсус операциядэ катнашучыларга хөрмәт йөзеннән Сугышчан дан һәйкәлләренә чәчәкләр салу тантанасы булды. Бу көн үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны саклаучыларны искә алу һәм хөрмәт символына әверелде. "Лесхоз урта мәктәбе" коллективы, 8 класс укучылары һәм Мусин И.Х. җитәкчелегендәге яшь армиячеләр отряды әгъзалары , Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев р. З., Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре обелискка чәчәкләр һәм венок салдылар. Һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салганнан соң бер минут тынлык игълан ителде. Барысы да баш иеп, геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу күңелне нечкәртүче һәм мөһим момент булды, ул безгә тормышның кыйммәте һәм аның никадәр мөһим булуы турында искә төшерде.
10 декабрь көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "олы йөрәк"дип исемләнгән концерт программасы оештырылды. ул инвалидлар декадасына багышлап Корсабаш мәдәният йортында Сулинский,Н.Отарский,Креннинский авыл клублары белән берлектә оештырылган иде.Җылылык һәм ярдәм атмосферасында тамашачылар мәдәният хезмәткәрләренең якты чыгышларына шаһит булды, аларның һәркайсы үз программасына эчкерсез хисләр һәм күңел җылысын салды.
Чигү-кул эшләренең иң яраткан һәм киң таралган төрләренең берсе. Ул иҗади сәләтләтне үстерә. Кул эшләренең бу уникаль төре, аны һәркем диярлек башкара ала. 10 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында «Оста куллар» клуб берләшмәсенең осталары сөлге чигүне дәвам иттеләр. Бүгенге дәрестә һәркем үзенә ошаган бизәкне сайлап алды һәм аны сөлге тукымасына күчерде. Шулай ук төсләр гаммасы буенча җепләр сайланды. Кул эшләре осталары бик рәхәтләнеп чигү дөньясына чумдылар.
10 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында балалар өчен «Секреты идеального слайма» дигән мастер-класс үткәрелде. Белгечләр җитәкчелегендә алар ачык һәм төрле лизуналар ясап, слайдлар ясауның төрле техникасын үзләштергәннәр. Иҗат процессында балалар вак моторика һәм фантазия үстерделәр. Мастер-класс кулдан ясалган шедеврлар белән күңелле алмашу белән тәмамланды. Барлык катнашучылар да яхшы кәеф һәм үз куллары белән ясалган лаймнар белән өйләренә кайтып киттеләр.
10 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре коррупциягә каршы көрәшкә багышланган «Все о твоих правах» акциясе үткәрделәр. Акция Шәмәрдән авылы урамнарында халыкка мәгълүмат бирү форматында узды. Халыкка гражданнар хокуклары һәм коррупциягә каршы тору ысуллары турында мәгълүмати листовкалар тараттылар. Мәдәният йорты белгечләре сорауларга җавап бирделәр һәм гражданнарга хокукый сораулар буенча консультацияләр бирделәр. Акциянең максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм коррупциягә каршы көрәш.