«Все о твоих правах» акциясе

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

10 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре коррупциягә каршы көрәшкә багышланган «Все о твоих правах» акциясе үткәрделәр. Акция Шәмәрдән авылы урамнарында халыкка мәгълүмат бирү форматында узды. Халыкка гражданнар хокуклары һәм коррупциягә каршы тору ысуллары турында мәгълүмати листовкалар тараттылар. Мәдәният йорты белгечләре сорауларга җавап бирделәр һәм гражданнарга хокукый сораулар буенча консультацияләр бирделәр. Акциянең максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм коррупциягә каршы көрәш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International