«Гордимся славою героев» патриотик сәгать

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

11 декабрьдә Шәмәрдән «Рост» лицеенда мәдәният йорты һәм Шәмәрдән лицее хезмәткәрләре белән берлектә Ватан Геройлары көненә багышланган «Гордимся славою героев» патриотик сәгате оештырылды. Балаларга патриотизм һәм гражданлык җаваплылыгы атмосферасы тудырып, Россия геройларының батырлыклары турында сөйләделәр. Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы «Акварель» халык бию төркеме патриотик рухны чагылдырган бию номерлары белән чыгыш ясады. Коллективның чыгышлары укучыларда ил геройларына карата горурлык һәм хөрмәт хисе уятты. Чарага мәртәбәле кунаклар чакырылган иде. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International