«Ватан Геройлары көне» тантаналы очрашу.

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә, Олы Нырты авыл җирлеге территориясендә Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен һәлак булганнар хөрмәтенә, Советлар Союзы Герое , Нырты заводы авылында туган Иван Сергеевич  Башкиров истәлегенә һәм илебез өчен гомерләрен биргән махсус операциядэ  катнашучыларга  хөрмәт йөзеннән Сугышчан дан һәйкәлләренә чәчәкләр салу тантанасы булды. Бу көн үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны саклаучыларны искә алу һәм хөрмәт символына әверелде. "Лесхоз урта мәктәбе" коллективы, 8 класс укучылары һәм Мусин И.Х. җитәкчелегендәге яшь армиячеләр отряды әгъзалары , Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев р. З., Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре обелискка чәчәкләр һәм венок салдылар. Һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салганнан соң бер минут тынлык игълан ителде. Барысы да баш иеп, геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу күңелне нечкәртүче һәм мөһим момент булды, ул безгә тормышның кыйммәте һәм аның никадәр мөһим булуы турында искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International