23 февраль көнне Сулэ авыл клубы,Курсабаш мәдәният йорты,Түбән Утар авыл клубы һәм Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре ир-атлар өчен " рәхмәт сезгэ егетләр!".Чәй эчү башында ир-атлар адресына бик күп котлаулар яңгырады.Чәй эчкәндә җырлар җырладылар ,күңел ачтылар, кызыклы вакыйгалар сөйләделәр.Бүләкләр тапшырылды.
Иске Мичән мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган" Ягез әле, егетләр!"исемле конкурс үткәрелде . Бәйрәм чарасына «иң яхшы шеф-повар», «противогаз белән дуслык», «иң яхшы артист»конкурслары керде. Егетләргә ничек итеп аяк чолгавын дөрес урарга,бәрәңге белән суганны нечкә итеп чистартырга,токмачны вак итеп турарга тәкъдим иттеләр . Командалар төрле конкурсларда үзләренең осталыкларын һәм белемнәрен күрсәттеләр. Биремнәр спорт тематикасы белән дә, башлангыч хәрби әзерлек өлкәсендә белем һәм эрудицияне тикшерү белән дә бәйле иде. Конкурсларны бик гадел һәм игелекле жюри бәяләде. Очколарны санап, дуслык җиңде.Һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды. Барысы да канәгать, тәэсирләр белән тулы киттеләр.
23 февраль Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу көн-героик гаскәрнең барлык буыннарына гына түгел, Ватаныбызның барлык ир-атларына да хөрмәт. Ватанны саклаучылар көне алдыннан Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Егетләр, алга."исемле күңелле стартлар үткәрделәр. Командаларга бүленеп, катнашучылар конкурсларда көч сынаштылар. Уеннар: «хәрби кеше», «безнең солдат акылга бай», «солдат викторинасы», «Санчасть», «Солдатта булган диләр», «җыр» һ.б.. Ике команда да үзләрен көчле, җитез һәм кыю итеп күрсәттеләр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Чара җанлы узды һәм барлык катнашучылар да теләп катнаштылар,ахырдан барысына да призлар тапшырылды.
23 февраль көнне Корсабаш мәдәният йорты, Сула, Түбән Отар авыл клублары һәм китапханә хезмәткәрләре үзешчән артистлар өчен " рәхмәт сезгэ егетләр!".Чәй эчү башында ир-атлар адресына бик күп котлаулар яңгырады.Чәй эчкәндә җырлар җырладылар ,күңел ачтылар, кызыклы вакыйгалар сөйләделәр.Бүләкләр тапшырылды.
22 февральдә, «Ватанны саклаучылар көне» дип аталган бәйрәм алдыннан,Чабья-Чурчи авыл клубына хәрби хезмәт үткән авылдашла җыелды. Авыл клубы мөдире Шиһабиев Р.Р. егетләргә "Ягез эле, егетләр" конкурс программасында катнашырга тәкъдим итте. Яшьләребезнең иң яхшы вәкилләре ризалашты. Конкурста 2 команда катнашты: 1 – "Бөркетләр"; 2 – "Батырлар". Ә конкурсларны бик гадел һәм яхшы жюри бәяләде.
Бәйрәм чарасына «Иң яхшы шеф-повар», «Иң яхшы татар теле белгече», «Иң яхшы төзүче», «Иң кыю егетләр», «Иң яхшы чәчтараш», «Иң яхшы рәссам» һ. б. конкурслар үткәрелде. Егетләргә шулай ук чыдамлыкларын тикшерергә тәкъдим ителде. Егетләр чираттагы конкурска әзерләнгәндә, җырлар һәм шигырьләр яңгырады.Чарада катнашучыларга бүләкләр алуда ярдәм иткәне өчен иганәчеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Жюри әгъзалары өчен җиңүчене сайлау җиңел булмады һәм, очколар саналганнан соң, дуслык җиңде. Һәр катнашучыга бүләк алу өчен сертификатлар тапшырылды.
Чара азагында дискотека үткәрелде. Бәйрәм чарасыннан барысы да канәгать булып кайтып киттеләр
23 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты Ватанны саклаучылар көне һәм елы уңаеннан «Честь и слава защитникам» флаглары белән автойөреш оештырды. Автоузышның тантаналы старты мәдәният йорты территориясеннән башланды. Машиналар колоннасы Шәмәрдән урамнары буйлап үтте. Автоузышның төп максаты авыл халкына бәйрәм турында искә төшерү, шулай ук патриотик рухны күтәрү иде. Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган обелискка чәчәкләр салынды. Автоузышта катнашулары өчен чик буе гаскәрләренә, Хәрби-Һава Көчләренә, хәрби-диңгез флотына һәм барлык теләүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
23 февраля отмечается как День Защитника Отечества в России. В этот день мы отдаём дань уважения и благодарности тем, кто мужественно защищал родную землю от захватчиков, а так же тем, кто в мирное время несёт нелёгкую и ответственную службу.
22 февраля в Кильдебякском сельском доме культуры совместно с библиотекой провели КВН "Рыцарский турнир", посвященный ко Дню Защитника Отечества. Ребята разделились на команды и участвовали в разных конкурсах, викторинах, выступили концертными номерами. Они показали все свои творческие, интеллектуальные и физические способности в конкурсах. С заданиями все справились на отлично. Участники получили массу положительных эмоции и удовольствие от своих выступлений.
22 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Җиңү утын саклыйбыз!» дигән акциягә кушылдылар. Балалар белән Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында сөйләштек. Алар турында язмалар укылды. Сугыш чоры җырларын тыңлап, катнашучылар гитарада уйнадылар һәм үзләре кушылып җырладылар. Мондый чаралар яшүсмерләрдә патриотик рух, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатында бик яхшы тәрбия чарасы булып тора. Бу акция безне берләштерә. Ул традициягә әверелсен һәм һәркемнең изге бурычы буларак киләсе буыннарга күчсен. Чара азагында махсус операциядә һәлак булган якташыбыз Ренат Гайнетдинов истәлегенә шәмнәр кабызылды. Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
22 февраль көнне Туктар авыл клубында, Сабабаш авыл клубы белән берлектә, булачак солдатлар катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Чара башында бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар. Аннары егетләр армия, хәрби техника һәм истәлекле вакыйгалар турында белемнәрен күрсәттеләр. Уен вакытында алар хәрефләр буенча сүзләрне чиштеләр һәм юнәлешләр буенча сорауларга җавап бирделәр. Конкурс киеренкелегенә карамастан, катнашучылар белемнәрен күрсәтү мөмкинлегенә шатландылар. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды.Сораулар арасында котлаулар һәм җырлар яңгырады . Чарада катнашучыларның барысы да сертификатлар белән бүләкләнде.
Шундый һөнәр бар - Ватанны яклау. 23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Яклаучы булу Россиядә һәрвакыт зур хөрмәт санала иде. Бу көн-героик гаскәрнең барлык буыннарына гына түгел, Ватаныбызның барлык ир-атларына да хөрмәт. Ватанны саклаучылар көне алдыннан Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә " Аты баты, солдат бул!» исеме астында чара уздырдылар. Командаларга бүленеп, катнашучылар конкурсларда көч сынаштылар. Уен «Хәрби кеше», «Безнең солдат акылга бай», «Солдат викторинасы», «Санчасть», «Эрудиция», «Строевая подготовка», «Солдат на отдыхе», «Жыр» һ.б. кебек берничә конкурстан торды. Ике команда да үзләрен көчле, җитез һәм кыю итеп күрсәттеләр. Катнашучыларга белем багажын тулыландырып кына калмыйча, эрудиция, зирәклек, җитезлек һәм тизлек күрсәтергә кирәк иде. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Чара бик җанлы узды һәм анда катнашучыларның барысына да уңай хис-кичерешләр китерде.