5 февраль көнне Килдебәк мәдәният йортында Килдебәк бригадасының еллык хисап җыелышы узды.
Хисап җыелышыннан соң Килдебәк мәдәният йорты, Сабабаш , Туктар авыл клублары хезмәткәрләре һәм Килдебәк урта мәктәбе укучылары көче белән әзерләнгән "Хезмәте барның-хөрмәте бар ", исемле концерт программасы тәкъдим ителде. Концертта катнашучылар бию номерларын, җырларны ,туган як турында шигырьләрне үз эченә алган программа әзерләделәр. . Артистларның чыгышлары тамашачылар тарафыннан зур куаныч һәм җылы алкышлар белән кабул ителде.
5 февральдә Питрәч районында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» Республика күләм конкурсының зона туры узды. Конкурсның максаты-эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә күренекле нәтиҗәләргә ирешкән хатын-кызларны ачыклау һәм бүләкләү иде. Саба муниципаль районының Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М. Әхмәтшина конкурста «Хатын – кыз-мәдәният һәм рухият» номинациясендә катнашты. Г.М. Әхмәтшина сәнгать, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге казанышларын күрсәтте. Үзенең чыгышы белән ул югары һөнәри осталыгын һәм конкурсларда катнашуда бай тәҗрибәсен күрсәтте. Зона туры йомгаклары буенча Г.М.Әхмәтшина зона турында «Хатын – кыз-мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңеп, Саба муниципаль районының горурлыгы булды.
5 февраль көнне Килдебәк мәдәният йортында «Юлбат «АХП " ҖЧҖ Килдебәк бригадасының еллык хисап җыелышы булды. Хисап җыелышыннан соң Килдебәк мәдәният йорты, Сабабаш , Туктар авыл клублары хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән "Хезмәте бар-хөрмәте бар" концерт программасы тәкъдим ителде һәм Килдебәк урта мәктәбе укучылары кабул итте. Концертта катнашучылар бию номерларын, җырларны, туган як турында шигырьләрне үз эченә алган төрле-төрле программа әзерләделәр. Артистларның чыгышлары тамашачылар тарафыннан зур куаныч һәм җылы алкышлар белән кабул ителде.
4 февраль көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Кыш көне күңелле» исемле уен программасы үткәрделәр. Барлык балалар да күңел ачу, уйнау өчен җыелдылар. Өстәвенә, һава торышы бик җылы булды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, Кыш бабайга без салкыннардан курыкмыйбыз, дип исбатладылар. Балалар тизлектә, көчтә, чыдамлылыкта, җитезлектә һәм зирәклектә ярыштылар. Катнашучыларга йөгерү, сикерүләр бик кызык булды, анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Соңыннан барысы да кышны озату турында табышмаклар чиштеләр. Чараны карда хәзинә эзләү белән төгәлләделәр.
Сталинград өчен барган сугышнын тарихи әһәмияте бик зур була. 1942 елнын 17 июлендэ башланган сугыш 200 көн дәвам итеп, 1943 елнын 2 февралендә совет гаскарләренен җиңүе белән тәмамлана. Бу көн хөрмәтенә, 2 февральдә Олы Нырты мәдәният йортында "Сталинградның кайнар карлары"дигән әңгәмә уздырылды. Катнашучылар Сталинград сугышының оборона этабы, совет халкының фашизмга каршы көрәштә ныклыгы һәм батырлыгы турында тарихи фактлар ишеттеләр. Әңгәмә барышында шушы датага багышлап эшләнгән буклетлар, тарихи истәлекләр кулланылды. Соңыннан шәмнәр кабызылды, һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның барысын бер минут тынлык белән искә алдылар.
4 февраль көнне Туктар авыл клубы өлкәннәр белән яхшы кәеф көне уңаеннан әңгәмә үткәрде. Без барыбыз да беләбез, кәеф безнең сәламәтлеккә, әйләнә-тирә мохиткә, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең игътибарына, үзара аңлашуына бәйле. Клуб учреждениесе ул кешеләр очраша, физкультура, кул эшләре, җырлау белән шөгыльләнә һәм аларны борчыган төрле темаларга сөйләшә ала торган урыннарның берсе.
4 нче февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече яшьләр өчен наркоманияне профилактикалау буенча «Общество против наркомании» дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрде. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм наркотик куллануның нәтиҗәләре белән танышуга юнәлдерелгән иде. Башта алып баручы наркотик матдәләрнең зыяны һәм нәтиҗәләре турында сөйләде һәм тест формасында ситуацияле биремнәр белән сораштыру ясады. Аннары барлык укучыларга үзләрен һәм якыннарын наркотиклардан һәм шикле тәкъдимнәрдән ничек сакланырга кирәклеге турында белешмәләр таратылды. Бу мәгълүмат балалар өчен наркоманиянең күңелле әйбертүгел, ә үлемгә китерүче авыру икәнен аңлатты, чөнки аннан чыгу мөмкин түгел. Балалар һәр кешенең тормышы үзенең кулында булуын һәм аның нинди булачагы үзләреннән генә торганың аңладылар.
Бүген, 4 февральдә, Лесхоз мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинары узды. 2025 ел безнең илдә Ватанны саклаучылар елы буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Ватанны саклаучыларның хәрби киемнәре күргәзмәсе һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган театральләштерелгән тамаша әзерләнде. Сәхнә сугыш темасына җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Ярты сәгатьлек бу картинада без, мәдәният хезмәткәрләре, сугыш елларының бөтен авырлыгын, сагышын һәм патриотлык хисләрен чагылдырырга тырыштык.
Семинар мәдәни-ял итү учреждениеләренең кышкы каникулдагы эшенә йомгак ясау, агымдагы проблемаларны тикшерү һәм киләчәк планнарны билгеләү белән дәвам итте. Семинар юбилярларны котлау белән тәмамланды. Гомумән алганда, семинар-киңәшмә эш атмосферасында нәтиҗәле һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре өчен файдалы узды.
3 февраль көнне Саба интернат-мәктәбендә Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме һәм белгече «Дружная сказка» дигән хәйрия концертында катнаштылар. Концертта катнашучылар бию номерларын һәм иҗади чыгышларны үз эченә алган төрле-төрле программа әзерләделәр. Хәйрия концертының максаты сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга шатлык һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итү иде. Артистларның чыгышлары тамашачылар тарафыннан зур куаныч һәм җылы алкышлар белән кабул ителде. Белгеч һәм бию төркеме чараны оештыручыларга мондый мөһим вакыйгада катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр. Бу концерт күңел ачу чарасына гына түгел, ә аеруча ярдәмгә мохтаҗ балаларга карата кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтүгә дә әверелде.
Сталинград сугышы – Бөек Ватан сугышының иң хәлиткеч көрәшләреннән берсе була. 200 көн һәм төн дәвам иткән сугыш совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. 1 февраль көнне үткән “Без тынычлык өчен” хәтер сәгатендә Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче нәкъ тә шул турыда сөйләделәр. Алып баручылар герой – шәһәр Сталинградның батырлыгы белән таныштырдылар. Тематик кинофильм буенча шәһәрне кем, ничек саклавы турында белделәр. Чара сугыш һәм тынычлык турында шигырьләр уку белән тәмамланды.