«Общество против наркомании» тематик әңгәмә

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

4 нче февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече яшьләр өчен наркоманияне профилактикалау буенча «Общество против наркомании» дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрде. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм наркотик куллануның нәтиҗәләре белән танышуга юнәлдерелгән иде. Башта алып баручы наркотик матдәләрнең зыяны һәм нәтиҗәләре турында сөйләде һәм тест формасында ситуацияле биремнәр белән сораштыру ясады. Аннары барлык укучыларга үзләрен һәм якыннарын наркотиклардан һәм шикле тәкъдимнәрдән ничек сакланырга кирәклеге турында белешмәләр таратылды. Бу мәгълүмат балалар өчен наркоманиянең күңелле әйбертүгел, ә үлемгә китерүче авыру икәнен аңлатты, чөнки аннан чыгу мөмкин түгел. Балалар һәр кешенең тормышы үзенең кулында булуын һәм аның нинди булачагы үзләреннән генә торганың  аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International