Мәдәният эшчеләре семинары

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

Бүген, 4 февральдә, Лесхоз мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинары узды. 2025 ел безнең илдә Ватанны саклаучылар елы буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Ватанны саклаучыларның хәрби киемнәре күргәзмәсе һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган театральләштерелгән тамаша әзерләнде. Сәхнә сугыш темасына җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Ярты сәгатьлек бу картинада без, мәдәният хезмәткәрләре, сугыш елларының бөтен авырлыгын, сагышын һәм патриотлык хисләрен чагылдырырга тырыштык.

Семинар мәдәни-ял итү учреждениеләренең кышкы каникулдагы эшенә йомгак ясау, агымдагы проблемаларны тикшерү һәм киләчәк планнарны билгеләү белән дәвам итте. Семинар юбилярларны котлау белән тәмамланды. Гомумән алганда, семинар-киңәшмә эш атмосферасында нәтиҗәле һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре өчен файдалы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International