7 май көнне балалар Керәнне авыл клубында аралаштылар, уйнадылар һәм күңелле вакыт үткәрделәр. Нәниләр өчен «Безнең әле уйнар чак» дип исемләнгән кичке уен программасы узды. Балалар төрле хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар. “Паровоз"," Боулинг","Туп белән сикерү","Йоклама" кебек уеннар балаларга аеруча ошады. Чараның кечкенә кунаклары яшьтәшләренең тату компаниясендә күңелле һәм кызыклы вакыт үткәрделәр. Клуб залында балаларның шат авазы тынып тормады. Ә бит балаларның шатлыгы - оештыручыларга иң яхшы бүләк. Балалар яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан, 7 май көнне Керәнне авыл клубы «Җиңү флаглары» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция - азатлыгыбыз өчен гомерләрен биргән кешеләрнең истәлегенә хөрмәт күрсәтү. Җиңү флаглары Россиянең, аның халкының көчен һәм куәтен, шулай ук геройларның батырлыгын истә калдыру теләген символлаштыра. Җиңү байрагы Хәтер һәм искә төшерү, ата-бабаларга рәхмәт һәм хәзерге буынга үгет-нәсыйхәт. Җиңү байрагы шул коточкыч сугышта җиңгән көчле, күпмилләтле илнең горурлыгы, намусы, дәрәҗәсе һәм халыкларының бердәмлеге символы. Клуб хезмәткәрләре традиция буенча авыл клубы тәрәзәләренә һәм клуб алдында Җиңүнең төп символларының берсе буларак флаглар урнаштырдылар.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2020 елдан бирле үткәрелә. Акциянең төп максаты - ел саен Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр сугышчы хөрмәтенә 27 миллион агач утырту. Бөек Җиңү көне алдыннан, 05 майда, без, Креннин авыл клубы хезмәткәрләре, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштык. Безнең көчләр белән 10 төп кызыл миләш үсентесе утыртылды. Бүген без утырткан агачлар геройларны данласын, аларның истәлеген мәңгеләштерсен. "Хәтер бакчасы" - тынычлык өчен гомерләрен биргән кешеләргә рәхмәт әйтү генә түгел, ә аларның батырлыклары турында истәлек саклау өчен дә искиткеч мөмкинлек. Без бу бик кирәкле акциядән читтә кала алмадык.
Җиңү көне алдыннан Керәнне авыл клубында «Чын батырлык-Ватанга тугрылык! " дип аталган балалар рәсемнәренә конкурс уздырылды. Күргәзмәдә 7-12 яшьлек балаларның рәсемнәре күрсәтелде. Балалар рәсемнәреннән Ватан сакчыларына карата җылылык, мәхәббәт, ихласлык, тирән хөрмәт бөркелә. Барлык балалар әлеге чарага иҗади якын килделәр. Балаларның рәсемнәрендә җиңү язы, 9 Май хөрмәтенә бәйрәм салюты, тыныч күк йөзе, Бөек Ватан сугышы солдатлары һәм бу мөһим вакыйганың башка күп символлары сурәтләнгән. Мондый чаралар, бабаларыбызның батырлыкларын киләчәк буын истә тотсын һәм хөрмәт итсен өчен бик мөхим.
Җиңү көне алдыннан Керәнне авыл клубында «Чын батырлык-Ватанга тугрылык! " дип аталган балалар рәсемнәренә конкурс уздырылды. Күргәзмәдә 7-12 яшьлек балаларның рәсемнәре күрсәтелде. Балалар рәсемнәреннән Ватан сакчыларына карата җылылык, мәхәббәт, ихласлык, тирән хөрмәт бөркелә. Барлык балалар әлеге чарага иҗади якын килделәр. Балаларның рәсемнәрендә җиңү язы, 9 Май хөрмәтенә бәйрәм салюты, тыныч күк йөзе, Бөек Ватан сугышы солдатлары һәм бу мөһим вакыйганың башка күп символлары сурәтләнгән. Мондый чаралар, бабаларыбызның батырлыкларын киләчәк буын истә тотсын һәм хөрмәт итсен өчен бик мөхим.
9 Май - илебез, һәр Россия гаиләсе өчен иң изге, иң мөһиме булган бөек халык бәйрәме якынлаша. Бөтен Россия буенча 1 майдан 9 майга кадәр "Җиңү тәрәзәләре"акциясе старт алды."бәйрәм хисе тудыра, сугышчыларыбызга һәм тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәт белдерүдә бердәмлек күрсәтә. Бөтен ил буенча меңләгән тәрәзәләр әлеге акциягә кушылып, "рәхмәт" диләр. 5 май көнне Керәнне авыл клубы"Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылды
9 Май бәйрәме якынлаша! Җиңү көне тантаналы чаралар белән үрелеп бара, мәсәлән, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар, тематик чыгышлар, концертлар, истәлекле мемориалларга чәчәкләр салу һәм, әлбәттә, 9 майга стена газетасын әзерләү. Әлеге чаралардан Керәнне авыл клубы да читтә калмый. Укучылар белән бергәләп 9 майга стена газетасын чыгарылды. Җиңүче халыкның батырлыгын чагылдырган стена газетасындагы тирән эчтәлекле шигырьләр ветераннарга, фронт һәм тыл хезмәтчәннәренә багышлана. Әлеге матур традиөия, яшь буынның немец-фашист илбасарлары белән сугышта җиңгән һәм курку белмәс Совет Армиясенең батырлыгын һәм дәрәҗәсен хәтерләве һәм хөрмәт итүе турында сөйли.
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында 01 май көнне Керәнне авыл клубы мөдире «Бәхетле балачак» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. Без татар халкының борынгы йоласын яңартырга булдык. Бу йоланың аерым исеме юк. Татар авылларында язның истә калырлык мизгелләренең берсе – төрле матур төсләргә буялган йомырка җыю. Иртән клуб мөдире балалар һәм әти-әниләре белән бергә авыл урамына йомырка җыярга чыктылар. Бәйрәм уңаеннан матур киенгән балалар авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек, тыныч күк теләделәр. Ә алдан хәбәрдар булган хуҗалар һәм хуҗабикәләр балаларга тәм-томнар, бүләкләр һәм буялган йомыркалар әзерләгәннәр. Аннары балалар һәм аларның әти-әниләре күңелле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Балалар да, олылар да канәгать калдылар. Мондый чаралар үсеп килүче буынны татар халкының гореф гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итү өчен яхшы сәбәп булып тора.
Татарстан республикасында да милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында 28 апрель көнне Керәнне авыл клубында Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә Пушкин картасы буенча «Калфак» милли хатын-кызлар баш киеме чигү буенча дүртенче мастер-класс уздырылды. Мастер-класс «Калфак - безнең милли бизәк " китап күргәзмәсе янында узды. Мичән авыл китапханәсе мөдире Фирдәүс Ясави кызы күп еллар татар милли баш киеме калфак ясау һәм чигү белән шөгыльләнә. Оста, чигү һәм бизәү серләре белән уртаклашты. Кунаклар остазлары белән бергәләп калфак өчен бизәкләр сайладылар һәм шул бизәкләрне калфакка күчерделәр. Мастер-класс һәркемгә ошады, катнашучылар канәгать калдылар.
Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы кысаларында, татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, 25 апрель көнне Керәнне авыл клубында, күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип аталган «Башваткыч» интеллектуаль уены үткәрелде. Уенчылар – лаеклы ялда булган хөрмәтле педагоглар, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сорауларга җавап эзләделәр. Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган чара Г.Тукай сүзләренә язылган «Бәйрәм бүген» җыры белән башланды. Тамашачылар арасында «Бу юллар кайсы шигырьдән», «Мәкальне дәвам ит» конкурслары уздырылды. Конкурслар арасында катнашучылар һәм җанатарлар шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатле итеп укыдылар, Тукай сүзләренә җырлар яңгырады. Шулай ук «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда шагыйрьнең иң танылган әсәрләре куелды. Китапханәче Фирдәүс Ясави кызы Тукай китапларына күзәтү ясады. Ә ахырда барлык катнашучылар һәм тамашачылар бергәләп татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкардылар.