«Башваткыч» интеллектуаль уен. «Тукай безнең йөрәкләрдә»

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы кысаларында, татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, 25 апрель көнне  Керәнне  авыл клубында, күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган  «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип аталган «Башваткыч» интеллектуаль уены үткәрелде. Уенчылар – лаеклы ялда булган хөрмәтле педагоглар, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сорауларга җавап эзләделәр. Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган чара Г.Тукай сүзләренә язылган «Бәйрәм бүген» җыры белән  башланды. Тамашачылар арасында «Бу юллар кайсы шигырьдән», «Мәкальне дәвам ит» конкурслары уздырылды. Конкурслар арасында катнашучылар һәм җанатарлар шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатле  итеп укыдылар, Тукай сүзләренә җырлар яңгырады. Шулай ук  «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда шагыйрьнең иң танылган әсәрләре куелды. Китапханәче Фирдәүс Ясави кызы Тукай китапларына күзәтү ясады. Ә ахырда барлык катнашучылар  һәм тамашачылар бергәләп татар халкының гимнына әверелгән  «Туган тел» җырын  башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International