ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2023 ел
дүшәмбе

8 май көнне Керәнне авыл клубы каршында Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башын салган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелискны ачу тантанасы булып узды. Сагышлы да, куанычлы да әлеге тантананы Саба муниципаль  районынын мәдәният бүлеге җитәкчесе Захидуллин Рөстәм Фидәил улы ачып җибәрде. Рөстәм Фидәил улының тирән эчтәлекле чыгышыннан сон, Мичән җирле узидарәсе рәисе Айзат Әхмәтгали улы, "Мичән" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Рафик улы үзләренең изге теләкләрен җиткереп бәйрәм белән котладылар. Авылыбызның хәзрәте коръән аятләре укып, яу кырында башын салган hәм  сугыштан сон авыл зиратында җирләнгән бабайларыбыз рухына дога кылынды. Авылдашыбыз  Фәйзрахманов Инсаф Хисаметдин улы җитәкчелеккә авылдашларыбыз исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде. Бәйрәм тантанасы укучы балаларның hэм авылыбыз үзешчәннәренең патриотик  җырлары белән үрелеп барды. Яу кырында ятып калган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алып обелиск алдына чәчәкләр салынды.

Тэги: Керәнне авыл клубы

7
май, 2023 ел
якшәмбе

7 май көнне  балалар Керәнне  авыл клубында аралаштылар, уйнадылар һәм күңелле вакыт үткәрделәр. Нәниләр  өчен «Безнең әле уйнар чак» дип исемләнгән кичке уен программасы узды. Балалар төрле хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар. “Паровоз"," Боулинг","Туп белән сикерү","Йоклама" кебек уеннар балаларга аеруча ошады. Чараның кечкенә кунаклары яшьтәшләренең тату компаниясендә күңелле һәм кызыклы вакыт үткәрделәр. Клуб залында балаларның шат авазы тынып тормады. Ә бит балаларның шатлыгы - оештыручыларга иң яхшы бүләк. Балалар яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.

 

Тэги: Керәнне авыл клубы

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан, 7 май көнне Керәнне авыл клубы «Җиңү флаглары»  Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция - азатлыгыбыз өчен гомерләрен биргән кешеләрнең истәлегенә хөрмәт күрсәтү. Җиңү флаглары Россиянең, аның халкының көчен һәм куәтен, шулай ук геройларның батырлыгын истә калдыру теләген символлаштыра. Җиңү байрагы Хәтер һәм искә төшерү, ата-бабаларга рәхмәт һәм хәзерге буынга үгет-нәсыйхәт. Җиңү байрагы шул коточкыч сугышта җиңгән көчле, күпмилләтле илнең горурлыгы, намусы, дәрәҗәсе һәм халыкларының бердәмлеге символы. Клуб хезмәткәрләре  традиция буенча авыл клубы тәрәзәләренә һәм клуб алдында Җиңүнең төп символларының берсе буларак флаглар урнаштырдылар.

 

Тэги: Керәнне авыл клубы

5
май, 2023 ел
җомга

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2020 елдан бирле үткәрелә. Акциянең төп максаты - ел саен Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр сугышчы хөрмәтенә 27 миллион агач утырту. Бөек Җиңү көне алдыннан, 05 майда, без, Креннин авыл клубы хезмәткәрләре, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштык. Безнең көчләр белән 10 төп кызыл миләш үсентесе утыртылды. Бүген без утырткан агачлар геройларны данласын, аларның истәлеген мәңгеләштерсен. "Хәтер бакчасы" - тынычлык өчен гомерләрен биргән кешеләргә рәхмәт әйтү генә түгел, ә аларның батырлыклары турында истәлек саклау өчен дә искиткеч мөмкинлек. Без бу бик кирәкле акциядән  читтә кала алмадык.

Тэги: Керәнне авыл клубы

Җиңү көне алдыннан Керәнне авыл клубында  «Чын батырлык-Ватанга тугрылык! " дип аталган балалар рәсемнәренә  конкурс уздырылды.  Күргәзмәдә 7-12 яшьлек балаларның рәсемнәре күрсәтелде. Балалар рәсемнәреннән  Ватан сакчыларына карата җылылык, мәхәббәт, ихласлык, тирән хөрмәт бөркелә.  Барлык балалар әлеге  чарага  иҗади якын килделәр. Балаларның рәсемнәрендә җиңү язы, 9 Май хөрмәтенә бәйрәм салюты, тыныч күк йөзе, Бөек Ватан сугышы солдатлары һәм бу мөһим вакыйганың башка күп символлары сурәтләнгән. Мондый чаралар, бабаларыбызның батырлыкларын киләчәк буын  истә тотсын һәм хөрмәт итсен өчен бик мөхим.

Тэги: Керәнне авыл клубы

Җиңү көне алдыннан Керәнне авыл клубында  «Чын батырлык-Ватанга тугрылык! " дип аталган балалар рәсемнәренә  конкурс уздырылды.  Күргәзмәдә 7-12 яшьлек балаларның рәсемнәре күрсәтелде. Балалар рәсемнәреннән  Ватан сакчыларына карата җылылык, мәхәббәт, ихласлык, тирән хөрмәт бөркелә.  Барлык балалар әлеге  чарага  иҗади якын килделәр. Балаларның рәсемнәрендә җиңү язы, 9 Май хөрмәтенә бәйрәм салюты, тыныч күк йөзе, Бөек Ватан сугышы солдатлары һәм бу мөһим вакыйганың башка күп символлары сурәтләнгән. Мондый чаралар, бабаларыбызның батырлыкларын киләчәк буын  истә тотсын һәм хөрмәт итсен өчен бик мөхим.

Тэги: Керәнне авыл клубы

9 Май - илебез, һәр Россия гаиләсе өчен иң изге, иң мөһиме булган бөек халык бәйрәме якынлаша. Бөтен Россия буенча 1 майдан 9 майга кадәр "Җиңү тәрәзәләре"акциясе старт алды."бәйрәм хисе тудыра, сугышчыларыбызга һәм тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәт белдерүдә бердәмлек күрсәтә. Бөтен ил буенча меңләгән тәрәзәләр әлеге акциягә кушылып, "рәхмәт" диләр. 5 май көнне Керәнне авыл клубы"Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылды

 

Тэги: Керәнне авыл клубы

4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

9 Май бәйрәме якынлаша! Җиңү көне тантаналы чаралар белән үрелеп бара, мәсәлән, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар, тематик чыгышлар, концертлар, истәлекле мемориалларга чәчәкләр салу һәм, әлбәттә, 9 майга стена газетасын әзерләү.  Әлеге чаралардан Керәнне авыл клубы да читтә калмый.  Укучылар белән бергәләп 9 майга стена газетасын чыгарылды. Җиңүче халыкның батырлыгын чагылдырган стена газетасындагы тирән эчтәлекле  шигырьләр ветераннарга, фронт һәм тыл хезмәтчәннәренә багышлана.  Әлеге матур традиөия, яшь буынның немец-фашист илбасарлары белән сугышта җиңгән һәм курку белмәс  Совет Армиясенең батырлыгын һәм дәрәҗәсен хәтерләве һәм хөрмәт итүе турында сөйли.

Тэги: Керәнне авыл клубы

1
май, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында 01 май  көнне Керәнне  авыл клубы мөдире «Бәхетле балачак» дип исемләнгән бәйрәм оештырды.​ Без татар халкының борынгы  йоласын яңартырга булдык. Бу йоланың аерым исеме юк. Татар авылларында язның истә калырлык мизгелләренең берсе – төрле матур төсләргә буялган йомырка җыю. Иртән клуб  мөдире балалар һәм әти-әниләре белән бергә авыл урамына  йомырка җыярга чыктылар. Бәйрәм уңаеннан матур киенгән балалар авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек, тыныч күк теләделәр. Ә алдан хәбәрдар булган  хуҗалар һәм хуҗабикәләр балаларга тәм-томнар, бүләкләр һәм буялган йомыркалар әзерләгәннәр. Аннары балалар һәм аларның әти-әниләре күңелле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Балалар да, олылар да канәгать калдылар. Мондый чаралар үсеп килүче буынны татар халкының гореф гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итү өчен яхшы сәбәп булып тора.

Тэги: Керәнне авыл клубы

28
апрель, 2023 ел
җомга

Татарстан республикасында да милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында 28 апрель көнне Керәнне авыл клубында Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә Пушкин картасы буенча «Калфак» милли хатын-кызлар баш киеме чигү буенча дүртенче мастер-класс уздырылды. Мастер-класс  «Калфак - безнең милли бизәк " китап күргәзмәсе янында  узды. Мичән авыл китапханәсе мөдире Фирдәүс Ясави кызы күп еллар татар милли баш киеме калфак ясау һәм чигү белән шөгыльләнә. Оста,  чигү һәм бизәү серләре белән уртаклашты. Кунаклар остазлары  белән бергәләп  калфак өчен бизәкләр сайладылар һәм шул бизәкләрне калфакка күчерделәр.  Мастер-класс һәркемгә ошады, катнашучылар канәгать калдылар.

 

Тэги: Керәнне авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International