25 апрель көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Безнең Тукай» әдәби– шигъри сәгате үткәрделәр. Китапханәче шагыйрьнең авыр балачагы, иҗат юлы турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Шагыйрьнең тормышы турындагы фактларны белү буенча викторина уздырдык. Аннары балалар иҗади рәвештә шигырьләр сөйләделәр, туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәтне данладылар, Г.Тукай сүзләренә җырлар башкардылар. Шулай ук күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Талантлы балачак» IV район балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсына әзерлек кысаларында шагыйрь әсәрләре буенча ясаган үзләренең рәсемнәрен күрсәтеп үттеләр катнашучылар. «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар» исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе һәм Саба районы мәдәният бүлеге белән берлектә үткәрелгән конкурсының нәтиҗәләре буенча хөрмәтләү тантанасында катнаша алмау сәбәпле ,Габдулла Тукай исемендәге паркта узган чарада катнашучыларыбызга дипломнар тапшырдык.
Чара паркта хәрәкәтчән уеннар белән тәмамланды. Балалар бүгенге бай программага сөенделәр һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.
19-20 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә Олыяз, Кече Шыңар, Түбән Шытсу, Оет һәм Сабай авыл мәдәният йорты мөдирләре, Олыяз һәм Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдирләре «Түбәтәй»- татар милли баш киемен булдыру квалификациясен күтәрү буенча уникаль программада катнаштылар.
Курс кысаларында традицияләргә тулысынча чумып уку һәм түбәтәйләрне бизәүнең заманча тенденцияләрен өйрәнү булды. Курсларның теоретик өлешен сәнгать фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Гүзәл Фуадовна Вәлиева-Сөләйманова үткәрде. Тәҗрибәле мастер - алтын чигү реставраторы, Казан чигү мәктәбе җитәкчесе Аглая Валерьевна Липина җитәкчелегендәге практик дәресләр вакытында әлеге баш киемен төзүнең барлык төп этапларын: кисүдән һәм билгеләүдән башлап, эшләнмәне җыюга һәм ясауга кадәр башкарып чыктык. Уку "Түбәтәй" татар милли баш киемен булдыру" программасы буенча «Таткультресурсцентр” ДБУнең өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча таныклык тапшыру белән тәмамланды.
12 апрель көнне безнең ил Космонавтика көнен билгеләп үтә. Без бу датаны хәтерлибез һәм горурланабыз, нәкъ менә безнең ил беренче тапкыр космосны яулады. Әлеге истәлекле датаның 65 еллыгы кысаларында Олыяз мәдәният йорты мөдире «Тылсымлы пумала» рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде. Катнашучылар космосны үзләштерү тарихы, кешенең космоска беренче очышы турында таныштылар. Космонавтика белән бәйле күп кенә яңа фактлар белде катнашучылар, инде булган белемнәрен ныгыттылар. Рәсем буенча дәрес "Космос турында минем фонтазия" шигаре астында узды. Балаларның космос темасына рәсем ясарга яратуы - бу бәхәссез факт. Космос - шундый мавыктыргыч һәм серле!
Балалар, үзләрен чын рәссамнар итеп күз алдына китереп, кул чуклары һәм буяуларга тотындылар. Бу көнне катнашучыларның фантазияләре кәгазьдә җанланып китте, ә кыю ракеталар моңарчы күрелмәгән галактикаларга каршы омтылдылар, бөтен эшләр искиткеч якты булып чыкты. Бу космос, сәнгать һәм фантазия дөньясына чын сәяхәт иде!
8 апрель көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре өлкән буын өчен «Икенче сулыш» исем астында утырыш оештырдылар.Әлбәттә, барысы да кызыклы һәм күңелле булган яшьлекне, тормыш озын-озын булып тоелганын, ә картлык ниндидер ерак – ерак булып тоелганганын искә төшерделәр. Шуңададыр бөтен кешенең күзләрендә берьюлы ялтыравык күзяшъләре дә күренде. Сөйләшүләр арасында өлкәннәребез викториналарда, конкурсларда актив катнаштылар, яшьлек җырларын җырладылар. Ә кунакларга -клуб формированиеләренең иҗади катнашучыларына IV Халыкара фестиваль-конкурста катнашкан өчен 2 дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырылу зур шатлык булды. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре, кунакларга бу бәйрәмне тагын да матурырак, кызыклырак һәм яктырак итәргә тырыштылар. Катнашучылар күңелле истәлекләр хисе һәм дипломнар белән кайтып киттеләр.
28 марттан бүгенге көнгә кадәр укучыларның язгы каникуллары булды, алар аны түземсезлек белән көттеләр, чөнки бу дәресләрдән һәм өй эшләреннән ял итәргә мөмкин булган вакыт, ләкин ул да бик тиз үтеп китте. Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре укучыларның каникулларын кызыклы һәм истә калырлык итеп оештырырга тырыштылар. 5 апрельдә, язгы каникулларның соңгы көнендә «Бергә күңелле атларга» уен программасы үткәрелде. Чараны үткәрүнең төп бурычы, барыннан да элек, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, әхлакый-ихтыяр сыйфатлары, коллективизм хисе тәрбияләү, актив һәм уңай тормыш позициясен формалаштырудан гыйбарәт иде. Ярыш элементлары балаларны ярышырга һәм җиңүгә ирешергә өйрәтте.
2 апрель көнне, Халыкара китап көне кысаларында, Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Чәчкә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Китап белән күңелле атларга»дип исемләнгән балалар китабы көне үткәрделәр. Очрашу кысаларында балалар язучыларның үз талантларын иң кечкенә укучыларга багышлаган әсәрләре белән таныштылар. Балалар әкиятләре буенча әдәби сәяхәт ясадык. Аннары чарада катнашучылар «авыру» китаплар таптылар, аннары бөгелгән битләрне карадылар һәм төзәттеләр, карандаш тамгаларын бетергеч белән юдылар, битләрне скотч һәм кәгазь белән ябыштырдылар. Балалар зур кызыксыну һәм җаваплылык белән дусларын «дәвалауга» килделәр. Китаплар төзекләндерү белән шөгыльләнеп, балалар яңа, чын мәгънәсендә файдалы эш белән мавыгып киттеләр, теләк һәм кызыксыну белән эшкә керештеләр.
16 ноябрь көнне Олыяз мәдәният йорты мөдире Юлбат мәдәният йортында «уйлап чыгарып, иҗат итәбез,» дигән иҗат сәгате үткәрде.Иҗат сәгатен төрле иҗат өчен кулланылырга мөмкин һәм без аны бүген «Кулинария сәнгате» өчен кулландык, «Шоколадлы кекс» көненә багышладык.Чара башында Шоколадлы кекс төрләре белән таныштылар һәм катнашучылар үзләре "Брауни"кексын пешерделәр. Безнең кекслар пешкән арада, балалар шулай ук кызыклы эш барышында-мини кексларны бизәүгә кушылдылар.Иҗат сәгатендә һәр катнашучы үзенең илһамын тапты, ,фантазияләрен ачты һәм эш барышында канәгатьләнү генә түгел, үзләренә охшаган бизәкле кекслар да ясый алдылар. Бу эш ахырына "брауни"да әзер иде.Барысы да утырышып, кайнар кекс һәм туңдырма ашадылар.
Октябрь — кар көткән яңгырлы ай,
Хезмәт, мәхәббәт, җәйге күңелле көннәр нәтиҗәсе.
Кеше тормышы алдында баш иеп тору билгесе итеп
Көз өлкәннәр бәйрәмен бүләк итә.
Көзге календарьда йөрәк тирән рәхмәт хисләре белән тулган, рәхмәт сүзләре әйтәсе, кешеләргә аеруча игътибарлы буласы килгән гадәти булмаган дата бар - бу 1 октябрь, Халыкара өлкәннәр көне. Россиядә 10 көн дәвамында билгеләп үтелә торган бәйрәмне-зирәклек, игелелек һәм хөрмәт итү көне дисәк , матурырак, яхшырак яңгырый. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, 7 октябрь көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Иң мөһиме - күңел белән картаймаска» исемле әдәби – музыкаль ял кичәсе оештырдылар. Чал чәчләр, җыерчык пәрәвезләренең күз төпләренә ятуы куркыныч түгел. Иң мөһиме, кеше күңелендә яшь булырга тиеш. Һәр заманның үз шатлыклары, үз төсләре бар бит. Елның һәр фасылы үзенчә матур булган кебек, тормышыбызның яшь «заманалары» да кабатланмас.
Чара башында мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре кадерле кунакларны бәйрәм белән котладылар. Бәйрәмне гаиләләрчә, чәй эчеп, җылы дустанә атмосферада билгеләп үттеләр, анда авылдашлар ял итәргә, тормыштан сөенергә, бер-берсен котларга һәм, әлбәттә, үзләренең яраткан җырларын концерт мәйданчыгында түгел, үзләренең яраткан иптәшләре, авылдашлары өчен җырларга җыелдылар. Синең өчен дустың җырласа, тагын да ни кадерлерәге бар!
Хуш исле чәй янында катнашучылар лаеклы ялдагы шөгелләре турында , үз тормышларыннан кызыклы вакыйгалар сөйләделәр. Кичә буе котлау сүзләре яңгырады. Кунактагы әби-бабайлары өчен балалардан концерт номерлары да яңгырады. Күңелле җырлар, шаян тарихлар, шигырьләр һәркемгә ошады.
Кичәбез бик күңелле истәлекләр һәм бердәмлек тойгысы гына калдырып, бер сулышта узып китте.
Инде күп еллар 23 февральдә без Ватанны саклаучылар Көнен тантаналы төстә бәйрәм итәбез. 23 февраль көнне Олыяз мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Солдатта Булган диләр» дигән күңел ачу чарасы булып узды. Программада бәйрәмдә катнашучылар өчен конкурс биремнәре ,музыкаль номерлар, котлаулар булды. Катнашучылар кызыклы биремнәр һәм төрле конкурслар үткәрделәр. Үткәрелгән конкурс программалары бәяләнде һәм лаеклы призлар белән бүләкләнде. Кич ахырында бәйрәм дискотекасы үткәрелде.
Инде күп еллар 23 февральдә без Ватанны саклаучылар Көнен тантаналы төстә бәйрәм итәбез. 23 февраль көнне Олыяз мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Солдатта Булган диләр» дигән күңел ачу чарасы булып узды. Программада бәйрәмдә катнашучылар өчен конкурс биремнәре ,музыкаль номерлар, котлаулар булды. Катнашучылар кызыклы биремнәр һәм төрле конкурслар үткәрделәр. Үткәрелгән конкурс программалары бәяләнде һәм лаеклы призлар белән бүләкләнде. Кич ахырында бәйрәм дискотекасы үткәрелде.