ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

26 апрель көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында китапханә һәм укучылар белән берлектә күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты буенча «Тукай яше күңелләрдә»  интеллектуаль уены үткәрелде. Балалар  Былтыр һәм Су анасы командаларына бүленеп көч сынаштылар. Чара «Бәйрәм бүген»җыры белән башланды. Конкурслар арасында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен  сөйләделәр. Чара ахырында Г. Тукай әсәрләре сәхнәләштерелде. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды, анда шагыйрьнең иң танылган әсәрләре куелды.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәният йорты

22
апрель, 2023 ел
шимбә

22 апрельдә Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләр өчен «Закон һәм тәртип»дигән сораулар һәм җаваплар кичәсе үткәрделәр. Балаларга хокук бозулар һәм алар өчен җәза чаралары турында сөйләделәр. Укучыларга берничә ситуация тәкъдим ителде, анда катнашучылар реаль тормышта мондый ситуацияләр килеп чыккан очракта үзләренең алга таба гамәлләрен күз алдына китерделәр. Чара яшьләрдә  җаваплылык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәният йорты

22 апрельдә Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләр өчен «Закон һәм тәртип»дигән сораулар һәм җаваплар кичәсе үткәрделәр. Балаларга хокук бозулар һәм алар өчен җәза чаралары турында сөйләделәр. Укучыларга берничә ситуация тәкъдим ителде, анда катнашучылар реаль тормышта мондый ситуацияләр килеп чыккан очракта үзләренең алга таба гамәлләрен күз алдына китерделәр. Чара яшьләрдә  җаваплылык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәният йорты

18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

18 апрельдә Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Саба мәктәп-интернаты укучылары өчен «Шаяртып һәм җитди рәвештә әкиятләр турында» дигән танып белү-уен программасын үткәрделәр . Үзара Чукмар һәм Тукмар  командалары  ярышты. Балалар төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар. Алар үзләренең күп әкиятләр белүен  күрсәттеләр. Аларның җавапларын катгый жюри бәяли. Нәтиҗәдә, балаларның шатлыгына, “дуслык " җиңде, әкиятләрдә яхшылык җиңгән кебек. Барлык катнашучылар да күтәренкелек һәм яхшы кәеф алдылар .

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәният йорты

12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Ел саен 12 апрельдә бөтен дөнья кешелек өчен истәлекле көнне – кешенең космоска беренче очышы булган көнне билгеләп үтә. Аның хөрмәтенә Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Космоста беренче"дигән исем астында  мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Ул 1961 елда ук безнең ватандашыбыз Юрий Гагарин тарафыннан кеше космоска беренче очышына багышланган. Балаларга бергәләп хыялланырга тәкъдим ителде: безнең космоска очуыбыз нинди булыр иде, безне башка галактикаларда нәрсә көтә, без космоста кем белән дуслашачакбыз. Балалар беренче космонавт биографиясендәге төп вакыйгаларны искә төшерделә. Космос турында китаплар белән таныштылар.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәният йорты

8
апрель, 2023 ел
шимбә

Үсеп килүче буында  патриотик хис  тәрбияләү максатыннан Кызыл Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Ил иргә, ир илгә таяна! "- дигән чара уздырдылар. Чарага  кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операция сугышчысы Миннебаев Ринат чакырылды. Ринат балаларга  Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук армиядә хезмәт итү кирәклеге турында сүз барды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм җитди сораулар бирделәр. Балалар конкрет мисалда чын геройларның янәшә яшәвен  күрделәр. Әңгәмә ахырында чараны оештыручылар нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуны теләделәр. Шулай ук әзерләнгән бүләкне    тапшырдылар . Кичә музыкаль номерлар белән үрелеп барды. 

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәният йорты

31
март, 2023 ел
җомга

31 мартта Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Спорт һәм мин -аерылгысыз дуслар!»– уен программасын үткәрделәр. Чара бик күңелле  узды, ә аның катнашучылары, күңелле спорт конкурсларында ярыштылар, зирәклек, көч,җитезлек һәм чыдамлык күрсәттеләр.  Ярышларны балалар бик җитез, бердәм булып үтәделәр. Әлеге чара барлык катнашучылар күңеленә дә хуш килде. Балалар күтәренке күңел белән таралыштылар. 

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәният йорты

23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

23 мартта Кызыл Мишә мәдәният йортында «Алты кыллы гитара һәм анда уйнауның төп алымнары белән танышу»мастер-классы уздырыла. Мастер-классның актуальлеге шунда ки, ул барлык чикләүләрне бетерә һәм алты яшьтән өлкәнрәк булган һәркемгә гитарада уйнарга өйрәнергә мөмкинлек бирә. Балалар гитара дөньясына чумдылар. Сәнгать җитәкчесенең гитара турында сөйләгәннен кызыксынып тыңладылар һәм матур җырларны яратып тыңладылар.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәният йорты

19
март, 2023 ел
якшәмбе

19 мартта Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Рәхим ит, Нәүрүз!»- дип исемләнгән бәйрәм чарасы уткәрделәр. Бу көнне  мәдәният йортында бик күп кеше җыелды. Бу бәйрәмгә эчтәлекле программа әзерләнде. Бәйрәмгә Наурузбика килә, ә Кыш бабай үз биләмәләрен Наурузбикага бирергә теләми.  Чарада катнашучылар җырладылар, биеделәр, яз турында табышмаклар чиштеләр, тәмле чәй эчтеләр, камыр ризыклары һәм камыр бәйрәм боткасы белән сыйландылар. Кыш һәм яз ике командага бүленеп, барысы бергә уен - ярышларда катнашалар һәм бүләкләргә лаек булалар. Чара бәйрәм атмосферасы һәм тамашачыларның искиткеч кәефен тудырды. "Нәүрүз бәйрәме" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәният йорты

10
март, 2023 ел
җомга

"Язлар матур хатын-кызлар белан..."шундый исем астында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт 5 март көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында  булдып узды. Бик күп матур сүзләр, чын күңелдән котлаулар һәм теләкләр тамашачылар күңеленә хуш килде. Мәхәббәт, яз, әни турында җырлар яңгырады. Концерт бер сулышта узды, тамашачылар алкышлары һәм елмаюлары белән сөендерде, ә Кызыл Мишә, Мишабаш, Тимершык, Эзмә, Иске Мичән мәдәният йорты, Сәрдә, Иләбәр, Түбән Симет авылы хезмәткәрләре матур номерлары белән сөендерде. Концерт бик күңелле һәм кызыклы үтте. Көчле алкышлар бу бәйрәм чарасында катнашучылар өчен иң яхшы бүләк булды.

Тэги: Кызыл-Мишә мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International