26 апрель көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында китапханә һәм укучылар белән берлектә күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты буенча «Тукай яше күңелләрдә» интеллектуаль уены үткәрелде. Балалар Былтыр һәм Су анасы командаларына бүленеп көч сынаштылар. Чара «Бәйрәм бүген»җыры белән башланды. Конкурслар арасында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Чара ахырында Г. Тукай әсәрләре сәхнәләштерелде. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды, анда шагыйрьнең иң танылган әсәрләре куелды.