22 апрельдә Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләр өчен «Закон һәм тәртип»дигән сораулар һәм җаваплар кичәсе үткәрделәр. Балаларга хокук бозулар һәм алар өчен җәза чаралары турында сөйләделәр. Укучыларга берничә ситуация тәкъдим ителде, анда катнашучылар реаль тормышта мондый ситуацияләр килеп чыккан очракта үзләренең алга таба гамәлләрен күз алдына китерделәр. Чара яшьләрдә җаваплылык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.