8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу бәйрәм хөрмәтенә 6 июль көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Умырзая» фольклор ансамблье белән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Бәйрәмдә котлаулар һәм җырлар яңгырады. Барысы да гармонның шаян һәм дәртле көенә биеделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте, һәм чәй эчү белән тәмамланды.
Цирк тамашасы-балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә зур бәйрәм! Бары тик циркта гына оригиналь жанр артистларын, жонглерларны, өйрәтелгән хайваннарны күрергә, шулай ук күңелле клоуннардан күп уңай яклар алырга мөмкин!
8 июльдә Килдебәк мәдәният йортында Пенза циркы тамашасы узды. Һәр бала циркның нәрсә икәнен белә: көлү, күңел ачу, клоуннар, акыллы хайваннар, тылсымчылар һәм җитез акробатлар. Ләкин өлкәннәрнең кайберләре циркның сәнгать төре буларак нинди үзенчәлекләрен аңлата алмый. Чөнки без аны еш кына мавыктыргыч тамаша, шоу итеп күрсәтәбез. Ә чынлыкта цирк артистлары гомер буе осталыкны гына түгел, ә сәнгатьне үзләштерәләр.
8 июль көнне Олы Кибәче авыл клубы каршында эшләп килуче "Сәрбиназ" ансамбле, Олы Кибәче авыл клубы клуб мөдире һәм Килдебәк мәдәният йорты мөдире белән берлектә Мамадыш районы Югары Кыерлы авылы башлыгы чакыруы нигезендә Югары Кыерлы авыл көнен ачып җибэрү тантанасында катнашты .
8 июль көнне илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханә белән берлектә «Минем гаиләм» исемле рәсем конкурсы үткәрде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашучыларга әлеге көннең ничек барлыкка килү тарихын сөйләде.
Балаларның рәсемнәреннән без, һәр бала өчен аның гаиләсе, иң тату һәм иң яхшысы икәнен күрдек.
Туган якны ярату гына түгел, аның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә кирәк.
4 июль көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә балалар өчен «Кече ватанга-зур мәхәббәт» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чарада кече Ватанның нәрсә аңлатканы, аның алдында нинди җаваплылык булырга тиешлеге, Кече ватан язмышы өчен борчылырга тиешлеге турында фикер алыштылар. Авыл тарихы турында сөйләнде: аның ерак үткәне, бүгенгесе. Балалар белән Бөек Ватан сугышы елларындагы сугышчыларның батырлыкларын искә төшердек. Чара барышында әдәбиятка күзәтү ясалды. Балалар Килдебәк авылы турында китаплар һәм альбомнар белән таныштылар, аларны кызыксынып карадылар.
Казанда 24 июньдә төп Республика Сабантуе узды. Иртәдән үк татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән якыннан танышырга мөмкин иде.Бу Сабантуйда Саба районыннан барлык мәдәният хезмәткәрләре катнашты.Сабантуйда бик күп төрле массер-класслар,фольклор коллективлар республика кунакларына хезмәт итте.Шулай ук Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче дә катнашты. Без «Дуслык» фольклор коллективы, республикабыз кунаклары каршында чыгыш ясадык. Матур жырлар, биюләр мәйданга килүчеләрнең күңелләренә бик ошады.Алар безнең белән җырлап-биеп рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Ел саен 23 июньдә бөтен дөньяда Халыкара Олимпия көне билгеләп үтелә. Бәйрәм датасы очраклы гына сайланмаган. Моның өчен 1894 елда физик тәрбия проблемалары буенча халыкара атлетика конгрессында заманча Олимпия хәрәкәтенә нигез салучы барон Пьер де Кубертенның чыгышы тарихи булды. 126 ел элек ул үзенең докладында үзе эшләгән олимпиаданың оештыру нигезләре турында сөйләде. Ул чакта конгресс баронның Олимпия уеннарын торгызу тәкъдимен хуплады, алар әле дә бөтен дөньяның төп спорт ярышлары булып тора. Шушы көн уңайеннан 23 июнь авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче «Быстрее!Высше!Сильнее!»дип исемләнгән спорт сәгате үткәрделәр. Спорт сәгатендә ачык һәм информацион уен балаларга үзләренең эрудицияләрен һәм зирәклекләрен күрсәтергә генә түгел, ә спорт күзаллауларын да киңәйтергә мөмкинлек бирде. Балалар күңелле уеннарда, спорт ярышларында катнаштылар. Бәйрәм ахырында барысы да бүләкләр, күңел күтәренкелеге һәм бәйрәм кәефе алдылар.
22 июнь - Россиядә хәтер һәм кайгы көне. 1941 нче елның 22 июнендә иртәнге сәгать 4 тә Бөек Ватан сугышы башланып китә. Хәтер – мәңгелек, диләр. Яу кырында ятып калганнарны искә алып, 22 июнь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә һәм мәктәп яны лагеренда ял итүче укучылар катнашында обелиск янына җыелдылар. Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче дәһшәтле сугышның ничек башланып китүе турында мәгълүмәт бирделәр. Шулай ул Дан ордены кавалеры авылдашыбыз Тимергалиев Корбангали Тимергали улы турында сөйләп уздылар.Балалар үз куллары белән ясаган чәчәкләрен обелиск каршына куйдылар.
Яшь ир-егетләр тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе булып армиягә озату тора. Бу чара якын туганнары һәм дуслары белән бәйрәмчә күңел ачу белән үрелеп бара. Бу көнне булачак хәрби хезмәткәргә истәлекле бүләкләр тапшырыла.
21 июнь көнне безнең авылда иң акыллы, тәртипле егетебез Илдарның сөрәне булды. Без дә мәдәният хезмәткәрләре,китапханәче бу чарада катнаштык. Армиягә озату, чыннан да, онытылмаслык булсын өчен, әти-әниләр һәм мәдәният хезмәткәрләре, дуслары аны лаеклы бәйрәм итәргә тырыштылар. Аның өчен саф һавада кичә оештырылды. Кичә уен-көлкеләр, җырлар белән үрелеп барды, Һәркемнең кәефе күтәренке иде.
Барлык авыл халкы Илдарга ныклы сәламәтлек һәм исән-сау хезмәт итеп кайтуын теләделәр.
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 22 июнь-илебез азатлыгы өчен сугышларда һәлак булган геройларны искә алу көне.
Шул уңайдан, 21 июнь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә балалар өчен «Тот самый длинный день в году, нам выдал общую беду» - дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр.
Балаларга Бөек Ватан сугышы башлануның беренче сәгатьләре, безнең халыкның немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә нинди югалтулар кичергәне турында сөйләделәр. Чара ахырында барлык катнашучылар да Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.