6 январь көнне Курсабаш мәдәният йорты, Сулэ авыл клубы, Тубэн Утар авыл клубы, Курсабаш китапханәсе белгечләре үзешчәннәр белән бергә Саба районынын үзәк чыршысы янында бәйрәм чыгышы оештырдылар. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай программасын әзерләделәр. Яңа ел кичәсендә бәйрәм һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде.
Яңа ел программасына кызыклы әкият персонажлары җәлеп ителде. Кыш бабай белән Кар кызы барысының да шатлыгына килгәч, чын күңелдән Яңа ел җырлары, биюләре, шигырьләр уку башланды. Кыш бабай белән Кар Кызы бик күп яңа ел бәйгеләре, күңелле уеннар уздырдылар, ә аларга әкият геройлары булышты. Җиңүчеләрне призлар көтте.
4 январь көнне Курсабаш мәдәният йортында Сулэ авыл клубы һәм китапханә белән берлектә балалар Яңа елы оештырылды.Яңа ел-иң яраткан һәм күптән көтелгән бәйрәм, бигрәк тә балалар өчен! Бу-тылсым, әкият һәм бик күп сюрпризлар чоры.Чараның башыннан ук балалар Тылсымлы әкиятләр дөньясына керделәр.Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм матур бизәлгән чыршы бәйрәм һәм могҗиза атмосферасы тудырды.Кыш Бабай, Кар кызы килү белән чын бәйрәм башланды. Балалар рәхәтләнеп яңа ел җырларын җырладылар,әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле бәйгеләрдә катнаштылар. Ә баллы бүләкләр алгач, аларның күзләре бәхеттән балкыды.Әкияти Яңа ел!, Яңа ел тамашасы балаларга онытылмаслык тәэсирләр һәм Яңа ел кәефе бүләк итте. Алар бәйрәм, маҗара һәм Тылсым атмосферасына чумдылар.Ата-аналар шундый искиткеч бәйрәм өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. Чөнки балалар өчен мондый тамашалар – әкияткә ышану, үзеңне Яңа ел могҗизасының бер өлеше итеп тою һәм уңай эмоциялар белән тулылану мөмкинлеге бит.
2 январь көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә балалар өчен Яңа ел чыршысы бәйрәме үткәрелде.
Яңа ел-могҗиза көтү бәйрәме, Кыш Бабай һәм Кар Кызы һәм күп кенә әкият геройлары белән очрашу шатлыгы ул. Алар белэн әйлән-бәйлән уйнау, чыршы янында биюләр, мәзәкләр, җырлар, уеннар һәм елмаюлар.
Кечкенә балалар өчен матур бәйрәм оештырылды. Төрле төстәге утлар белән ялтырап торган яңа ел чыршысы янында балалар күңелле итеп җырладылар, биеделәр, уйнадылар, төрле бәйгеләрдә катнаштылар.Балаларның күңеленә әкият персонажлары : Хоттабыч,Убырлы карчык һәм Ел символы-Елан килде.Балалар Кыш бабайны һәм Кар кызын Яңа ел турында шигырьләре белән сөендерделәр. Чара күңелле һәм кызыклы узды. Барлык катнашучылар да призлар һәм күп бүләкләр алды.Ахырда оттырышсыз лотерея булды.
Күпчелек кеше өчен Яңа ел-иң яраткан бәйрәм . Аны тылсымлы, серле, гаҗәеп, кабатланмас, сихерле дип атыйлар. Кешеләр чираттагы могҗиза, якты әкият, яңа бәхет көтә... Бу бәйрәм һәрвакыт шатлыклы хэм кунелле мәшәкатьләр белән үрелеп бара.
29 декабрь көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре, Түбән Утар авыл клубы белгечләре һәм үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә авыл халкы һәм кунаклары өчен "Яңа ел тылсымы"исемле яңа ел бал-маскарады үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре кызыклы, күңелле бәйрәм программасы әзерләделәр.Башта "Морозко"театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Һәр чыгыш җырлар, шаян биюләр һәм күңелле күренешләр белән үрелеп барды .Алып баручылар җитәкчелегендә төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Беркем дә читтә калмады, барысы да шатланып катнаштылар. Аннары Кыш Бабай, Кар Кызы һәм Убырлы карчык барысының да шатландырып безнен янга бэйрэмгэ килделәр.Хэм алар белән ел символы-Елан да килде.Концерт номерлары арасында яна ел лотереясы уткэрелде.
15 декабрьдә Сулэ авыл клубында "яраткан китабым битләре буйлап "яңа китаплар белән танышу узды.Китап-ул ышанычлы дус. Аңа теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итәргә була. Белешмә әдәбият, төрле сүзләр, энциклопедияләр дә бар бит. Китап кеше тормышында зур роль уйный. Аннан башка мәгариф тә, җәмгыятебезнең мәдәнияте дә мөмкин булмас иде. Китап безнең дөньяга карашыбызны киңәйтә, безне рухи яктан баета, акылга азык бирә, ярдәм итә, үз-үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне аңлый, яшәргә һәм көрәшергә өйрәтә. Китапны укыганда кеше үзенең хыялын үстерә.
Ахырда ошаган китапларны балалар өйләренә укырга алып киттелэр.
14 декабрь көнне Сулэ авыл клубы ,Түбән Утар авыл клублары, Курсабаш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать осталары белән берлектә, Татар Икшермэсе авыл клубында "Ойлэнэсе иде егетләр" исемле күчмә театральләштерелгән программа оештырдылар. Программа җырлар,биюләр һәм шаян күренешләр белән чиратлашып барды.Тамашачылар үзләре белән яхшы кэеф алдылар, рәхмәт йөзеннән артистларга көчле алкышлар бүләк иттеләр.
12 декабрьдә Сулэ авыл клубында "Конституция - тормышыбызның төп законы»дигән тематик сәгать узды. Видеопрезентация аша безнең җәмгыять тормышының вакыт дәвамында ничек үзгәрүен күзәтергэ момкин булды. Балалар гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турындагы видеороликлар карадылар һәм элеге тема турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр. Программаның мөһим нәтиҗәсе үз хокукларыңны гына түгел, лаеклы гражданнар булып үсү өчен бурычларыңны да аңлау булды.
Гаилә елы уңаеннан 11 декабрь көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш авыл китапханәсе Сулэ авылы клубы белән берлектә "Гаилә кыйммәтләре"дигән әдәби кичә үткәрде. Китапханәче укучыларны Ризаэддин Фәхретдиннең "нәсихәт"китабы белән таныштырды. Язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Чарада катнашучылар гаиләгә, ата-аналарга үгет-нәсихәтләр китабын укыдылар, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре турында сөйләделәр. Гаилә темасына шигырьләр, мәкальләр укыдык, табышмакларга җаваплар таптык, "җырыңны дәвам ит"уенында катнаштык. Укучылар үз гаиләләре турында сөйләделәр, бәхетле гаилә серләре белән уртаклаштылар.
10 декабрьдә Сулэ авыл клубында "коррупция турында кычкырып"тематик әңгәмә уздырдылар. Катнашучылар " Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә?", коррупциягә каршы көрәш юлларын һәм ысулларын ачарга тырыштык. Фикер алышу барышында «коррупция» төшенчәсе, коррупция тарихы, коррупция төрләре, коррупция турындагы законнар, коррупциягә каршы көрәш ысуллары каралды.
10 декабрь көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "олы йөрәк"дип исемләнгән концерт программасы оештырылды. ул инвалидлар декадасына багышлап, Курсабаш мәдәният йортында Сулэ авыл клубы,Тубэн Утар авыл клубы,Крэнне авыл клублары белән берлектә оештырылган иде.Кунел жылысы боркелеп торган унай атмосфера астында тамашачылар мәдәният хезмәткәрләренең якты чыгышларына шаһит булды, аларның һәркайсы үз программасына эчкерсез хисләр һәм күңел җылысын салды.