ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2024 ел
чәршәмбе

6 март конне Сулэ авыл клубында «табигатьнең әкият дөньясы "дигән экологик викторина үткәрелде, балалар төрле тематик төркемнәргә берләштерелгән сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр:» Агачны бел«," нинди кош, нинди хайван?", "Үсемлекләр җәй һәм көз".Экологик викториналар балаларга Җирнең үсемлек һәм хайваннар дөньясын яхшырак белергә булыша. Шулай ук бу чаралар балаларның табигатькә сакчыл караулары өчен кирәк.

Тэги: Сулэ авыл клубы

2
март, 2024 ел
шимбә

2 март конне Курсабаш мэдэният йорты, Сулэ авыл клубы, Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Мөбарәкшиннар гаиләсе династиясе белән берлектә Тимершык мэдэният йортында  «Тарихта без эзлебез» Шәҗәрә конкурсында катнаштылар. Мәдәният йорты фойесында Мөбарәкшиннар нәселенең күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда шәҗәрәнең тарихи фактлары күрсәтелде һәм сөйләнелде, истәлекле борынгы әйберләр, милли ризыклар, яуланган бүләкләр, дипломнар, фотокүргәзмә күрсәтелде.Сәхнәдә нәсел тарихы турында чыгыш ясалды.

Тэги: Сулэ авыл клубы

1
март, 2024 ел
җомга

1 март конне, язгы матур кондэ, Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты хезмэткэрлэре, Тубэн Утар авыл клубы,Курсабаш авыл библиотекасы модирлэре узешчэн артистлар белэн Малмыж районы Тат.Комбашы авылына "Ойлэнэсе иде егетлэр!" дип исемлэнгэн кучмэ театраль концерт  оештырдылар.Театраль куренеш концерт номерлары белэн чиратлаштырылып барылды.

Тэги: Сулэ авыл клубы

28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

28 февраль конне Курсабаш мэдэният йорты, Сулэ авыл клубы, Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Мөбарәкшиннар гаиләсе династиясе белән берлектә «Тарихта без эзлебез»республика кулэм Шәҗәрә конкурсының зона турында катнаштылар. Мәдәният йорты фойесында Мөбарәкшиннар нәселенең күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда шәҗәрәнең тарихи фактлары күрсәтелде һәм сөйләнелде, истәлекле борынгы әйберләр, милли ризыклар, яуланган бүләкләр, дипломнар, фотокүргәзмә күрсәтелде.Сәхнәдә нәсел тарихы турында чыгыш ясалды. Мөбарәкшиннар гаиләсе һәм барлык катнашучылар лаеклы чыгыш ясадылар һәм бүләк сертификаты белән бүләкләнделәр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

23
февраль, 2024 ел
җомга

23 февраль конне Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты белгечлэре, Тубэн Утар авыл клубы, Курсабаш библиотекасы модирлэре патриотик акциядэ катнашып, СВО дагы егетлэребезгэ котлау видеосы жибэрделэр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

23 февраль-көч, батырлык һәм Ватанны яклауга багышланган махсус көн. Бу көнне ир-атларны мактыйлар, хөрмәт итәләр. Шуңа бәйле рәвештә Түбән Утар авыл клубында Түбән Утар авыл клубы,Курсабаш мэдэният йорты, Сулэ авыл клубы һәм Курсабаш китапханәсе иҗади коллективы "А ну-ка, парни!" диелгэн чараны үткәрүдә катнаштылар. Бу чара кысаларында СВОда булган ир-егетлэребезне, аларның әти-әниләрен хөрмәтләделәр, шулай ук бильярд буенча турнирга нәтиҗә ясадылар һәм тамашачыларга "Ойлэнэсе иде, егетлер" театраль концертын тәкъдим иттеләр.Театраль концерты бер сулышта узды. Ул һәркемгә яхшы кәеф һәм яхшы елмаю бүләк итте.

Тэги: Сулэ авыл клубы

22
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Инде берничә дистә ел дәвамында 23 февральдә без Ватанны саклаучылар көнен киң һәм бөтен халык алдында бәйрәм итәбез һәм аны лаеклы тантана һәм аеруча җылылык белән билгеләп үтәбез. 23 февраль-сугыш кырларында Россия гаскәрләре яулаган Россиянең Хәрби дан көне. Башта бу көндә Ватанны ярату, хөрмәт итү һәм яклау, ә кирәк булганда, аны лаеклы яклый белү зур мәгънәгә ия. Бәйрәм алдыннан, 2024 елның 22 февралендә Сулэ авыл клубында, Курсабаш мэдэният йорты, Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш китапханәсе белгечләре белән берлектә оештыруда һәм үткәрүдә концерт номерлары белән театральләштерелгән бәйрәм программасы узды. Тамашачыларга концерт номерлары белән чиратлашып барган "Киленнэр" театральләштерелгән постановкасы күрсәтелде. Барлык катнашучылар да бәйрәмнән канәгать калдылар, зур рәхәтлек, көчле энергия һәм күп кенә уңай эмоцияләр алдылар.

Тэги: Сулэ авыл клубы

21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

21 февральдә Ватанны саклаучылар көне алдыннан Курсабаш мэдэният йортында, Курсабаш мэдэният йорты, Сулэ авыл клубы , Тубэн Утар авыл клубы, Курсабаш китапханәсе иҗат коллективы концерт номерлары белән чиратлашып, "Киленнэр" театральләштерелгән бәйрәм программасын оештырдылар һәм үткәрделэр. Концерт программасын алып баручылар 23 февральдән профессиональ хәрбиләрне генә түгел, ә үз илләре файдасына эшләүче, аның мәнфәгатьләре белән яшәүче, аның иминлеге хакына иң тәвәккәл гамәлләргә әзер булган барлык ир-атларны, чын патриотларны да котлауларын ассызыкладылар.

Тэги: Сулэ авыл клубы

15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне, интернационалист сугышчыларны искә алу көне.Бу игълан ителмәгән сугыш 9 ел, 1 ай һәм 19 көн дәвам иткән . Бу көннәрдә без Әфганстан сугышчыларын гына түгел, ә илнең «кайнар нокталарында» — Төньяк Кавказда, Джелалабадта, Кандагарда үз гомерләрен калдырган егетләрне дә искә алабыз.

Сугышлар тәмамлана, ә тарих мәңгелек. Әфган сугышы да тарихка кереп кала. Ләкин кеше хәтерендә ул озак яшәргә тиеш, чөнки аның тарихы солдатлар каны һәм әниләрнең күз яшьләре белән язылган.

  Нәкъ менә аларга багышлап  15 февраль конне Сулэ авыл клубында узган «Әфганстан: безнең авыр хэтер» хәтер сәгате уткэрелде. Алып баручы кунакларга Әфганстандагы хәрби вакыйгаларда катнашкан солдатларыбызның батырлыгы хэм ныклыгы турында сөйләде.

Тэги: Сулэ авыл клубы

15 февраль конне Сулэ авыл клубында Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният, Курсабаш китапханэсе хезмәткәрләре "Кул Гали - татар әдәбиятына нигез салучы"дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Чарада катнашучылар Бөек урта гасыр шагыйре Кул Гали биографиясе, аның әдәби иҗаты белән таныштылар. Кул Гали төрки әдәбиятның күренекле вәкиле һәм "Кыссаи Йосыф"әсәренең авторы. Чарада тыңлаучылар поэманың үзенчәлекләре һәм аның Идел буе татарлары мәдәнияте тарихындагы әһәмияте турында белделәр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International