ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2025 ел
җомга

10 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче Балтач гимназиясенең 1 класс укучылары өчен "Ябалак янында кунакта" дигән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Кунаклар төрле әкият геройлары белән очраштылар, мини-зоопаркта булдылар, Убырлы карчыкның төрле биремнәрен үтәделәр. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды һәм сәяхәттән бик канәгать калдылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

9
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

9 октябрь көнне Балтач районы Кушкетбаш урта мәктәбенең укучылары «Тылсымлы кыңгырау» туристлык маршруты буенча Лесхоз мәдәният йортында булдылар. Кунакларны Убырлы карчык үзенең биремнәре һәм уеннары белән каршы алды. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар тавышы гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды, шуннан соң балалар мультфильм карадылар. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда балалар агач кыңгырауларны рәхәтләнеп бизәделәр.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

8
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

8 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханәче хезмәткәрләре Саба районыннан килгән кунаклар өчен "Ябалакта кунакта" дигән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Кунаклар төрле әкият геройлары белән очраштылар, мини-зоопаркта булдылар, Убырлы карчыкның төрле биремнәрен үтәделәр. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды һәм сәяхәттән бик канәгать калдылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

7
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

7 октябрь көнне Балтач урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары «Тылсымлы кыңгырау» туристлык маршруты буенча Лесхоз мәдәният йортында булдылар. Кунакларны Убырлы карчык үзенең биремнәре һәм уеннары белән каршы алды. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар тавышы гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды, шуннан соң балалар мультфильм карадылар. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда балалар агач кыңгырауларны рәхәтләнеп бизәделәр.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

5
октябрь, 2025 ел
якшәмбе

5 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханәче хезмәткәрләре Саба районыннан килгән кунаклар өчен "Ябалакта кунакта" дигән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Кунаклар төрле әкият геройлары белән очраштылар, мини-зоопаркта булдылар, Убырлы карчыкның төрле биремнәрен үтәделәр. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды һәм сәяхәттән бик канәгать калдылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортында "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар", "Хәтер китабына төренеп"... дип исемләнгән бик матур концерт оештырылды. Әлеге чарага Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бистәбезнең өлкән буын кешеләрен тамаша кылырга алып барды. Концерт искиткеч дәрәҗәдә югары әзерлекле, зәвыклы, һәр кешенең күңелендә тирән эз калдырырлык булды. Өлкәннәребез һәм үзебез исеменнән җитәкчеләребезгә дә, артистларыбызга да зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

1 октябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Бу олы яшьтәгеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү көнендә, Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә үзешчәннәре, волонтерлар чыгыш ясады. Картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр безнең мәхәббәткә, кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ. Программа дәвамында социаль хезмәт алучылар халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Л.Н., «ТР Инвалидлар җәмгыяте» Саба районы оешмасы рәисе Миңнегулов А. И., Казан шәһәре волонтерлары, директор Равилин Р. Р. һәм үзешчәннәрдән үз адресларына чын күңелдән нык сәламәтлек һәм актив озын гомер, ышаныч, өмет теләкләрен ишеттеләр.

Яшьлеккә багышланган җырлар һәм биюләр залны энергия һәм шатлык белән тутырды. Концерт ике буынның очрашу урыны булды, анда һәркем ярдәм һәм аңлау тоя алды. Картлар йортындагы концерт - буыннар арасындагы бәйләнешнең нык һәм әһәмиятле булуына ачык дәлил. Бу күркәм мизгелләр музыка һәм иҗатның безне яшькә карамастан берләштерүен раслый.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

Мишә авыл җирлегендә өлкәннәр көнен бәйрәм итү һәрвакыт Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә, Сабабаш авыл җирлеге, авыл җирлеге хакимияте бердәмлегендә уза. Уртак көч белән 1 октябрьдә " Яшәгез сез мәңге яшь булып " диелгән бәйрәм концерты оештырылды. Бай итеп әзерләнгән өстәл безнең иң якын һәм кадерле кешеләребез, әти — әниләребез, әби-бабайларыбыз - иң ягымлы, рәхмәт сүзләренә лаек булган өлкән буыныбызны каршы алды.

Кунаклар өчен Лесхоз урта мәктәбе укучылары, "Ләйсән" мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм үзешчәннәр чыгыш ясады. Концертта бик күп матур һәм өлкәннәр яраткан җырлар яңгырады. Якты концерт номерлары беркемне дә битараф калдырмады.

Котлау сүзе белән Мишә җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. һәм "Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы" директоры Фәйзрахманов Х. И. барлык өлкәннәрне һәм шул уңайдан 50 ел бергә яшәгән алтын юбилярларны котладылар.

Бу көнне уздырыла торган бәйрәм чарасы өлкән буынга программа белән ләззәтләнергә, күңелле ял итәргә һәм аралашырга мөмкинлек бирде. Бу бәйрәм - өлкәннәргә еллар гына түгел, бай тормыш тәҗрибәсе дә алып килүен искә төшерү. Ул һәрвакыт шатлыклы булсын, ә янәшәдә балаларының һәм оныкларының елмаюлары булсын.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

27
сентябрь, 2025 ел
шимбә

Ел саен 27 сентябрьдә Бөтендөнья туризм көне билгеләп үтелә. Турист булу-яңа белем алу, дөньяга карашны киңәйтү, сәламәт һәм актив булу дигән сүз.

Бу көнне Лесхоз мәдәният йорты, Сабабаш авыл мәдәният йорты һәм китапханәче хезмәткәрләре Кукмара шәһәренең күп профильле лицее укучылары өчен "Ябалакта кунакта" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша үткәрделәр. Балалар әкият геройлары белән очраштылар, мини-зоопаркта булдылар, Убырлы карчыкның төрле биремнәрен үтәделәр. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды һәм сәяхәттән бик канәгать калдылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

24
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Россиядә диңгез көнен сентябрьнең соңгы пәнҗешәмбесендә билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм 1978 елда гамәлгә куелган. Диңгез көне пычрану куркынычы, Җирнең су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү турында искә төшерергә тиеш. 24 сентябрьдә диңгез көне Лесхоз мәдәният йортында экологик сәгать буларак билгеләп үтелде.

Чара башында балалар безнең планетаны ни өчен зәңгәр дип атаулары, җирдә ничә океан һәм диңгез исәпләнүе, планета тормышында диңгезләрнең нинди мөһим роль уйнавы, климатка һәм экологиягә ничек йогынты ясавы турында белделәр. Ә балалардан кайсысы диңгезгә барып кайткан, аның турында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Шулай ук сулык ярларында чүп-чарны җыю кирәклеге турында аңлату эшләре башкарылды.

Һәм чараның иң мавыктыргыч өлеше-«Зәңгәр планета» исемле презентация-викторина. Викторина мәсьәләләре диңгез тереклегенең төрле өлкәләренә кагыла: диңгез тереклегеннән алып диңгездә йөзү өлкәсенә кадәр. Балалар үзләренең белемнәрен бик теләп күрсәттеләр һәм, әлбәттә, бик күп яңалыклар белделәр. Чара кызыклы һәм танып белүчән булды.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International