16 майда Лесхоз бистәсенең дендрология бакчасының "Ябалакта кунакта" паркында Лесхоз мәдәният йорты һәм Сабабаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган "Ябалак янында кунакта" исемле туристик маршрут үз эшен дәвам итте. Кукмара районыннан килгән балалар һәм аларның әти-әниләре әкияти урманга килеп эләккәннәр, анда алар өчен төрле сынаулар һәм уеннар әзерләгән төрле әкият геройлары белән очрашканнар. Шулай ук паркта зур булмаган зоопарк булдырганнар, анда балалар тиен, Эму тәвә кошы, Павлин, фазан, куян,попугайларны күрә алдылар. Балалар, шулай ук аларның әти-әниләре онытылмаслык тәэсирләр алдылар һәм бик канәгать калдылар.