15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.
Гаилә көне-гаиләнең мөһимлеген, буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуны һәм гореф-гадәтләрне саклауны искә төшерүче бәйрәм.
15 майда Лесхоз бистәсе гаиләләре өчен "Гаилә белән музейга" исеме астында мәдәният йорты каршындагы "Кыңгырау" музеена экскурсия оештырылды.
Музейга бөтен гаиләнең килүе бер-берсен яхшырак белергә, эчтәлекле әңгәмәләр алып барырга һәм уртак хисләрне уртаклашырга мөмкинлек бирә, болар барысы да гаилә бәйләнешләрен ныгытуга ярдәм итә.
Музейларга килеп, ата-аналар балалар белән элемтәләрне ныгытып кына калмыйлар, ә бәлки аларның дөнья карашын киңәйтәләр, тарихка һәм мәдәнияткә мәхәббәтне үз үрнәкләре белән тәрбиялиләр. Бүгенге чара гаилә тарихына яңа битләр өстәү өчен менә дигән мөмкинлек булды.