"Тылсымлы кыңгырау" - туристлык маршруты

2025 елның 16 мае, җомга

16 майда Лесхоз мәдәният йортында «Тылсымлы кыңгырау» туристлык маршруты буенча Балтач урта мәктәбенең 2 класс укучылары булды. Балаларны Маша белән Ябалак, Убырлы карчык үзенең биремнәре һәм уеннары белән каршы алды. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар тавышы гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда балалар бик теләп сәйләннәрдән беләзекләр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International