«Минем пионер балачагым» - истәлек сәгате

2025 елның 18 мае, якшәмбе

Пионерия көне-1980 елга кадәр туган илебез халкы өчен Балачак бәйрәме. Пионерия-ул якты, бәхетле, өметләр һәм планнар белән тулы, үз иле өчен горурлык хисе белән көчле, ваемсыз, әмма иртәгесе көнгә ышаныч бирә торган балачак. Бу балачак һәм күп буыннар тормышы, бу безнең тарих, аны сакларга кирәк.

 Пионерлар көне кысаларында 18 майда Лесхоз мәдәният йортында «Минем пионер балачагым» исемле истәлекләр сәгате үткәрелде. Чарада өлкәннәр белән бергә яшьләр дә катнашты. Чарага Нәкыя апа Төхфәтуллова чакырылган иде. Ул пионер оешмасының символлары, мәктәптә пионерлыкка багышлауның ничек үтүе, ант итү, пионер законнары, пионерларның нәрсә белән шөгыльләнүе, нинди чаралар үткәрелүе, Тимур хәрәкәте турында сөйләде. Нәкыя апага кушылып, элеккеге пионерларның барысы да балачак елларын, пионер походларына йөрүләрен, агач утыртуларын, макулатура һәм металлолом җыюларын, «Аҗаган» уйнауларын, җәйләрен пионер походларында үткәрүләрен җылы хисләр белән искә алдылар. Нәкыя апа сөйләвеннән без пионер хәрәкәтенең илебез тарихының данлы битләре икәнен белдек.  Чара «Пионер чакыруы - һәрвакыт әзер бул» җырын җырлау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International